Урта диңгез яр буенда, ягъни Төркиядә күргәннәрем.
Кечкенә вакытта берәр кая барыйк, берәр нәрсә алыйк дип киреләнеп елаганда, әти-әни: “зур үскәч, киявең алып бирер, алып барыр!”, – дип кабатлый иде. Ниһаять, җитте ул көн! Бу җәйдә каһвә, мәчеләр һәм татлы ризыклар иленә сәяхәт кылдык!
Төп максат – диңгез ярында арт якны кыздырып яту, туйганчы су коену вә эш-мәшәкатьләрне уйламыйча ял итү иде. Барысын да тиешле дәрәҗәдә эшләдек, җәмәгать. Шулай ук Манавгат, Аланья шәһәрләренә, яшел каньонга экскурсиядә булдык һәм Төркиянең шаккаттырган якларын күңел дәфтәренә теркәдек.
Бернигә дә карамастан ватанпарвәр халык
Төрек халкы бик ватанпарвәр! Бу илгә беренче тапкыр килгән кеше сату-алу нокталарында, базарларда, офис биналарында, гап-гади фатирларда һәм йортларда эленеп торган Төркия байрагына игътибарын юнәлтми калмас, һичшиксез. Кызык, илдә бәяләрнең югары булуы, кризис һәм инфляция дә төрекләрнең туган якларына карата мәхәббәтен берничек тә үзгәртә алмый кебек. Алар өчен иң тәмле ризык, иң сыйфатлы товар, иң матур җирләр нәкъ менә Төркиядә! Моның белән сатулашуы кыен, сүз дә юк...
Мәчеләр “почет”та
Мәчеләргә биредә аерым хөрмәт һәм “уважение”, җәмәгать. Алар бөтен җирдә: урамда, кафе-рестораннарда, кибет-базарларда... Гаҗәп тә түгел, ислам динендә мәчеләргә карата аерым мөнәсәбәт икәнен барыбыз да белә. Шуны искәртеп узасым килә, мәче халкы биредә үзгә. Төрек песиләре ябык һәм озын. Кешеләргә артык исләре китми, алар үз бәяләрен белеп, горур йөрүчеләр рәтендә.
Хатын-кызлары шаккаттырды...
Безне шаккатырган тагын бер фактор – күп кенә гүзәл затларның ир-атлар белән беррәттән тәмәке тартуы. Яулык, пәрәнҗә япкан хатын-кызларның тәмәке көйрәтеп торуы бераз сәер күренеш булып тоелды. Җәмәгать урыннарында тарту тыелса да, төтен исенә чыдашлы түгел... Аңа өстәп хуш буй исләре дә кушылса, бөтенләй егыл да үл инде, малай. Искәртеп узарга кирәк, исле майны исә төрекләр жәлләмичә сибә!
Юллар турында гына түгел
Юллар биредә аерым игътибарга лаек. Төркиядәге тип-тигез, шоп-шома асфальт без, Россия кешеләрен шаккаттырмый кала алмады. Шулай ук биредә ел буе эссе һава торышы булганлыктан, һәр автобуста кондиционер эшләп тора, монысы өчен аерым “респект”.
Юл кырыйларында исә аерым бер манзара хөкем сөрә: карбыз, кукуруз басулары, парниклардан яфраклары чыгып торган банан агачлары, рәт-рәт тезелеп киткән инҗир, зәйтүн, әфлисүн, сәер формадагы нарат агачлары һәм ал, сары, ак чәчкәләре белән кызыктырып торган агулы, әмма искиткеч гүзәл олеандр куаклары!
Ашау – байдан...
Бу сәяхәттән соң төрек ризыкларына минем аерым мәхәббәт уянды. Төрек халкы бөтнек, лимон, зәйтүн, кызыл борычны үз кухнясында бик яратып куллана, дигән нәтиҗәгә килдек.
Шулай ук ризыклар биредә бездәгегә караганда тозлырак һәм ачырак булып тоелды (мөгаен, эссе һава торышы шартларында бозылмасын өчен шулай әзерләнәдер). Бездәге сап-сары, үтәкүренмәле шулпада пешкән токмачлы ашны да биредә табып булмый, ашлар куе, боламыкка охшаган. Яшелчә, җиләк-җимеш һәм яшеллек исә төрекләрнең өстәлендә алыштыргысыз азык. Ассызыклап узасым килә, Төркия халкы баллы ашарга да ай-хай ярата, җәмәгать. Сүзем гап-гади тортлар турында, аларны баллы сиропта берничә көн тотканнар дип белерсең.
Оятсызларча талашу рөхсәт ителә
Бу илнең сәүдә эшенә аерым туктап узмый мөмкин түгел. Төрекләр ачык йөзле һәм мөлаем халык: һәрвакыт “Хуш килдегез!” дип каршы алалар (бездә бу ят күренеш. Миңа калса, Россиядә “зур” кунакларны гына шулай сәламлиләр). Шушы җылы мөнәсәбәт сатып алучы һәм сатучы арасында бер басмачык булып торадыр да инде, чөнки төрекләр бик оста сатучы. Әгәр ак тәнле, әле кызынырга өлгермәгән турист кибет вә базарга керә икән, биредәге “ерткыч” сатучылар өчен ул “корбан” ролендә булачак.
Төрекләр белән сатулашу, сүз уңаеннан, гадәти күренеш. Базарларда бәяләрне югарырак куялар, шуңа күрә аларны бераз булса да төшертүдән оялмаска һәм курыкмаска кирәк. Кыскасы, биредә оятсызларча талашу рөхсәт ителә! Шулай ук берәр нәрсә сатып алган вакытта акчаның курсына игътибарлырак булырга киңәш итәр идем. Мәсәлән, доллардан лирага күчергән вакытта безне “дагаларга” өлгерделәр. Тагын нәрсәгә игътибар иттем, биредәге сатучылар валютага талымланып тормый: лира, доллар, евро, рубльләр дә кабул итә.
Чәйлекләрнең супер-көче
Базардагы сату-алу тормышы турында сүз куерткач, хезмәт күрсәтүче персоналга кагылмый китү гөнаһ булыр, миңа калса. Оста төрекләр отельләрдә дә өстәмә акча эшләү ягын сагалап кына тора. Безнең баштан үткән хәл, мәсәлән: берничә метр ара узып, сумка-чемоданнарны бүлмәгә кертеп биргән өчен чәйлек акчаны каерып алып чыгып киттеләр.
Ял дәвамында исә бүлмәңдә чисталык булсын дисәң, шулай ук чәйлек калдырырга киңәш ителә. Монда сумма мөһим роль уйный. Күбрәк акча калдырган саен, сиңа күбрәк ярарга тырышалар. Әгәр күңелләренә хуш килсәң, хәтта сөлгедән аккош, маймыл һәм башка “сыннар” да бүләк итеп ясап калдырырга мөмкиннәр. Искәртеп узасым килә, дүрт йолдызлы отельдә артык искитәрлек шартлар булмаса да, ашау бик шәп иде! Төрекләргә бу яктан дәгъвалар юк.
Десертка – табигать!
Җәмәгать, гафу, әмма Төркиянең табигате турында да берничә сүз әйтеп китми булдыра алмыйм. Ул – искиткеч! Бигрәк тә диңгез ярындагы кояш баешы минем йөрәкне мең кисәккә бүлде. Гаҗәеп биек таулар, үзенчәлекле формадагы кактус, куак һәм агачлар әкияттәге сыман. Яшел каньонда зөбәрҗәт төсендәге төче су шулай ук аерым игътибарга лаек!
Сүз уңаеннан, Кичке якта су сөт сыман җылына. Су коену өчен иң рәхәт вакыт кичке җиде белән тугызынчы яртылар тирәсе дип таптык. Урта диңгез яр буенда июль-август иң эссе, коры айлар булып санала. Термометр баганасы буенча 40-45 градус биредә гадәти күренеш. Сезон исә майдан алып октябрьгә кадәр дәвам итә. Кыскасы, биредәге гүзәллекне һәм рәхәтлекне үз күзләрегез белән килеп күрергә киңәш итәм!
Бөтен җирдә үсүче агулы, әмма матур олеандр

Мәчеләрнең туристларга артык исләре китми

Яшел каньон

Төркиянең байракларын һәр җирдә очратырга мөмкин

Аланья шәһәренең тар урамнары

Комментарийлар