16+

Кая барырга һәм анда нәрсә күрергә була? «ШК» күзәтүе

Абхазия, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан һәм Көньяк Осетиягә бару өчен чит ил паспорты кирәкми.

Кая барырга һәм анда нәрсә күрергә була? «ШК» күзәтүе

Абхазия, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан һәм Көньяк Осетиягә бару өчен чит ил паспорты кирәкми.

Җәйге ялны планлаштырганда, Россиядән читкә чыгу теләге булганда, иң беренче чиратта чит ил паспорты булу-булмау, булган очракта да вакыты чыгу-чыкмау турында уйлый башлыйбыз. Әмма чит ил паспорты документларны үзара тану турындагы халыкара килешүләр төзегән илләрдә кирәк түгел. Анда Россия паспортын күрсәтү дә җитә. Кайвакыт ил чигендә үк анкета тутырырга кирәк. Күпчелек очракта кайбер илләрдә 90 көнгә кадәр чит ил паспортыннан бшка яшәү рөхсәт ителә, дип искәртә туриндустрия экспертлары.

Кая барырга һәм анда нәрсә күрергә була? Без шуларга күзәтү ясадык.
Абхазия
Бу илдә 90 көнгә кадәр визасыз да яшәргә була. Әмма килгәннән соң өч тәүлек эчендә хокук саклау органнарында теркәлергә кирәк. Кунакханәдә яшәүче туристлар өчен моны отель хезмәткәрләре эшли. Балалар илгә туу турында таныклык белән керә.

Нинди истәлекле урыннар бар?
Ак кыялар пляжы
Сталин дачалары 
Гагра коллонадасы

Рица күле
Новоафон мәгарәсе
Сухум ботаника бакчасы

Ләм белән дәвалау үзлегенә ия булган Кындыг чыганагы
Пицундадагы храм 
Әрмәнстан

Әрмәнстанга Россия паспорты белән самолетта гына барып була. Калган очракларда, ягъни автобус яки машина белән булсагыз, чит ил паспорты таләп ителә.

Нинди истәлекле урыннар бар?
Севан күле
Гарни храмы
Гегард монастыре
Коньяк заводы

"Крылья Татева" канат юлы (планетада иң озын канат юлы (5752 метр)
"Цицернакаберд" мемориаль комплексы  (1915 елгы әрмән халкының геноциды корбаннары истәлегенә багышланган)
«Вернисаж» хәерче базары 

Беларусь
Беларуссиягә дә Россия паспорты белән барып кайтырга була. Балаларга туу турында таныклык та җитә. Әмма визасыз өч айдан да артык торырга ярамый. Бу вакыттан артса, рөхсәт кирәк булачак.
Нинди истәлекле урыннар бар?
Брест крепосте
Несвиж замогы
Милли китапханә

«Дудутки» музей комплексы
«Хатынь» мемориаль комплексы
«Линия Сталина» тарихи-мәдәни комплексы
«Беловежская пуща» илкүләм паркы
Казахстан

Россия паспорты белән Казахстанга да кертәләр, балалар – туу турында таныклык белән. Анда алты ай дәвамында 90 көн торырга рөхсәт ителә. Аннан да озакка тукталсагыз, рөхсәт алырга кирәк. Килүгә өч тәүлек дәвамында миграция хезмәтендә теркәлү сорала.

Нинди истәлекле урыннар бар?
Чарын каньоны
Каинды күле
Коныр Аулие мәгарәсе
«Астана Байтерек» монументы
Хәзрәт Солтан мәчете
Әхмәд Ясәви мавзолее
Бекет-ата җир асты мәчете

Кыргызстан
Кыргызстанда теркәлмичә генә утыз көн яшәргә була. Озакка тукталганда, илдә теркәлү таләп ителә. Моннан тыш, яңа кагыйдәләр буенча, илдә ике айдан артык булганда яшәү кәгазе рәсмиләштерергә кирәк.

Нинди истәлекле урыннар бар?
Иссык күл
Ош базары
“Ала-Арча” илкүләм паркы
Чолпон ата тавы
“Әкият” тарлавыгы
Көньяк Осетия

Россия паспорты гына да җитә. Балалар Көньяк Осетиягә туу турында таныклык белән керәләр. 

Нинди истәлекле урыннар бар?
Халаца тавы
Кудар тарлавыгы. Эрцо күле
"Багиата" чыганагы
Зылды Масыг крепосте
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading