Шәһәр башлыгы әйткәнчә, 1 февральдә эшкә рекордлы санда техника җәлеп ителгән: урамнарга 1 354 берәмлек махсус техника чыккан. Гадәттә, кышкы көннәрдә урамнарны җыештыруда 160–170 машина гына эшли.
Шәһәр башлыгы Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм ЮХИДИ хезмәткәрләренең ярдәмен дә аерым билгеләп үтте. Автоинспекторлар коммуналь машиналар эшли алсын өчен, урам юлларын автомобильләрдән арындырып торган.
Вакытлы кар таулары
Гыйнвар аенда Казан урамнарыннан 474 мең тонна кар чыгарылган. Бу – әлеге кышның узган биш аендагы күрсәткечтән ике тапкыр күбрәк. Кыш башыннан бирле шәһәрдән 593 мең тонна кар чыгарылган. Кар эретү пунктлары ике тапкыр зуррак көчәнештә эшли. Урам юлларын чистартуны тизләтү максатыннан 17 урында кар туплау өчен вакытлы мәйданчыклар булдырылган.
Юл читенә “кунаклама”
– Урам юллары читләренә куеп калдырылган автомобильләр коммуналь тармак эшчеләренә комачаулый. Шуның аркасында юл читләрендәге 200 автомобиль штраф мәйданчыгына алып кителде. Автомобильләрне башка урынга күчерүне сорап, социаль челтәрләр аша да хәбәрләр урнаштырыла, – диде Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.
Комментарийлар