16+

Россиядә көтелгән гомер озынлыгы 72,4 яшькә җиткән\

2023 ел нәтиҗәләре буенча бу күрсәткеч 72,4 яшькә җиткән.

2023 ел нәтиҗәләре буенча бу күрсәткеч 72,4 яшькә җиткән.

Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Россиядәге вәкиле Батыр Бердыклычев «Ведомости» басмасына биргән әңгәмәсендә белдергән.\

Аның сүзләренә караганда, 2000 елда Россиядә көтелгән гомер озынлыгы 65,2 яшь тәшкил иткән. Шулай итеп, 23 ел эчендә күрсәткеч 7,2 яшькә арткан.

Моннан тыш, 30 яшьтән 70 яшькә кадәрге кешеләр арасында йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, яман шештән, диабеттан һәм хроник сулыш юллары авыруларыннан үлү ихтималы да кимегән. 2002 елда ул 38 процент булса, 2021 елга 22 процентка кадәр төшкән.

Батыр Бердыклычев фикеренчә, халыкның сәламәтлеген саклау һәм гомер озынлыгын арттыру өчен авыруларны профилактикалауга, сәламәт картаюга ярдәм итүгә һәм бу юнәлештә тотрыклы финанслауны тәэмин итүгә аерым игътибар бирү мөһим.

БСО вәкиле Россиядә гамәлгә ашырыла торган «Озак һәм актив тормыш» милли проектын да уңай бәяләгән. Ул илдә профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансер күзәтүе системасының үсешен билгеләп үткән.

Бердыклычев ассызыклаганча, авыруларны вакытында ачыклау һәм аларны булдырмауга юнәлдерелгән чаралар күп очракта соңрак дәвалауга караганда нәтиҗәлерәк.

пенсия. фото ти

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading