16+

Казанда 26 сентябрьдә «Илкүләм кросс» була

Татарстан башкаласында 68 процент халык спорт белән шөгыльләнә.

Казанда 26 сентябрьдә «Илкүләм кросс» була

Татарстан башкаласында 68 процент халык спорт белән шөгыльләнә.

Бөтенроссия йөгерү көненә багышлап, Казанда 26 сентябрьдә «Илкүләм кросс» үткәрелә. 

Син дә бас стартка

Казан шәһәре Башкарма комитетының физкультура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә таныштырганча, йөгерүләр өчен шәһәр эчендә ике мәйданчык билгеләнгән. Төп урын — «Урам» экстрим-паркы. Кремль яр буенда исә, массакүләм йөгерү планлаштырылган.

Чара 10.00 сәгатьтә гомумшәһәр физкультура күнегүләре белән башлана. Көн дәвамында 1000 метрга ветераннар йөгерүе, «Игелекле Казан» гаилә йөгерүе һәм хәйрия йөгерүе оештырыла. Массакүләм төстә 2000 метрга йөгерү 12 сәгать 45 минутка билгеләнгән. 

Юдинода — профессионаллар

Юдино бистәсендәге Локомотив стадионында да йөгерү була. Йөгерү урман-парк буенча 2 чакрымнан 12 чакрым арага кадәр. 

Казан — спорт шәһәре

— Татарстан һәм Казан җитәкчелеге тырышлыгында Казанда хәзер 650 спорт корылмасы исәпләнә, быел гына да халыкара дәрәҗәдәге 6 корылма ачылды. Казанлыларның 68 проценты спорт белән шөгыльләнә. «Илкүләм кросс» — буыннарны берләштерүче гаҗәеп старт. Ул мәктәпкәчә яшьтәгеләрдән башлап ветераннарны, һәвәскәрләрдән башлап профессиональ спортчыларны колачлый, — диде Линар Гарипов.

Медицина белешмәсе зарур

Йөгерештә катнашу өчен Дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталы аша заявка бирергә кирәк. Теркәлү 24 сентябрьнең 12.00 сәгатенә кадәр ачык. Онлайн-заявка биргәннән соң мандат комиссиясе узу сорала. Ул Үзәк стадионның (Ташаяк урамы, 2а) матбугат үзәгендә 21-25 сентябрьләрдә 10.00 — 19.00 сәгатьләрдә эшли. Үзең белән паспорт һәм ярышларда катнашу рөхсәте турында медицина белешмәсе таләп ителә.

— Йөгерүгә инде 11 меңнән артык кеше теркәлде. Медецина белешмәсе булмаган кеше йөгерүдә катнаштырылмый, — дип искәртте Линар Гарипов.

Хәйрия йөгерүе

— Профессиональ спортчылар, эшкуарлар хәйрия йөгерүе мәйданындагы махсус тартмага акча сала. Җыелган барлык акчалар спорт чараларына тотыла, — диде Казан шәһәр Думасы депутаты, «Игелекле Казан» фонды директоры Татьяна Мерзлякова.

«Актив кешеләр территориясе» спорт җәмгыяте җитәкчесе Рөстәм Баһаветдинов гаиләләрне стартка чакырды. «Җиңүчеләргә бүләкләр каралган», — диде ул.

Кросс. фото: ТИ

Кросс. фото: ТИ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading