16+

Казанда 40 урында бушлай кайнар ризык өләшенә

Башкаланың Ильич урамы 21 йортта хәйрия пункты эшли башлады.

Казанда 40 урында бушлай кайнар ризык өләшенә

Башкаланың Ильич урамы 21 йортта хәйрия пункты эшли башлады.

Казан шәһәренең Юдино микрорайонында “Приют человека” хәйрия фондының 40 нчы пункты ачылды. Биредә якшәмбедән тыш, көн саен 11 дән 13 сәгатькә кадәр аз керемле кешеләр өчен кайнар ризык өләшенәчәк. Ачылу көнендә әлеге үзәккәт150 дән артык кеше килгән. Алар пенсионерлар, күп балалы гаиләләр, инвалидлар, аз керемлеләр, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр. Ачылыш тантанасына килүчеләргә кайнар ризыклардан тыш ярма, токмач, үсемлек мае, суган, тавык ите кебек азык-төлек җыелмасы һәм косметик чаралар да бирелгән. 

Әлеге проект Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте һәм Рус Православие Чиркәве (Татарстан метрополиясе), Казан шәһәре башкарма комитетына белән берлектә гамәлгә ашырыла һәм халыкка ярдәм күрсәтелә. Хәйрия проекты эшли башлаганнан бирле, 3 миллионнан артык ризык порциясе таратылган, 78 меңнән артык кешегә яшәп торырга урын бирелган, 850дән артык кеше бәйлелектән котылу максаты белән дәвалау курсы узган. 12 мең кеше эшкә урнаштырылган. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, туклану нокталарына иң күп килүчеләр ялгыз пенсионерлар, әбиләр һәм бабайлар. Алар төрле сәбәпләр белән картлык көннәрендә ялгызлары калганнар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading