16+

Kазанда 76 илнең цифрлы технологияләре бер мәйданга җыела: форумда яңалыклар көтелә

Казанда 29-31 октябрьләрдә Kazan Digital Week-2026 халыкара форумы үткәрелә.

Kазанда 76 илнең цифрлы технологияләре бер мәйданга җыела: форумда яңалыклар көтелә

Казанда 29-31 октябрьләрдә Kazan Digital Week-2026 халыкара форумы үткәрелә.

“Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге цифрлы технологияләрне ясаучыларның һәм кулланучыларның фәнни-эшлекле хезмәттәшлеге мәйданына әверелә.

Танышабыз һәм эшлибез

– Форумда Россиянең цифрлы үсеш министры Максут Шадаев, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнаша. Дәүләт идарәсендә, сәнәгатьтә, транспортта, мәгарифтә, мәдәнияттә, авыл хуҗалыгында, медицинада һәм башка тармакларда цифрлы технологияләрне куллану, ясалма фәһемне файдалану турында сөйләшүләр була. Форум – дөньяның тәҗрибә уртаклашу, танышу һәм уртак хезмәттәшлек мәйданы.

Алдынгы технологияләр республикабызга да җәлеп ителә. Форум кысаларындагы күргәзмәдә республика предприятиеләре үзләренең мөмкинлекләрен күрсәтә, хезмәтәшлек килешүләре кабул итә. Татарстанның цифрлы технологиясе Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә дә кулланышка кертелде, – диде Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов Хөкүмәт йортында уздырылган брифингта.

“Цифрлы атна” форумы үзенең эчтәлеге белән “Халыкара кооперация һәм экспорт”, “Нәтиҗәле транспорт системасы”, шулай ук “Очучысыз авиация системалары” илкүләм проектлары максатларына җавап бирә.

форум. фото автора

Роботлар ярыша

Россия Президенты Владимир Путин илнең интеллектуаль системалар һәм технологияләр мөстәкыйльлегенә ирешү бурычы куйды.

– Цифрлы технологияләр буенча студентлар һәм укучылар арасында хакатон-бәйгеләр үткәрелә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хуплавында дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр арасында да хакатоннар оештырыла. Форум көннәрендә V нче Бөтенроссия студентларның киберкөрәше, шулай ук махсус хәрби операция ветераннарының II нче киберкөрәше була.

Татарстан Рәисе призына укучылар катнашында кече роботлар турниры да үткәрелә. Мәскәүдән кала, илнең башка шәһәрләрендә цифрлы технологияләргә кагылышлы Казандагы кебек колачлы форум юк, – диде республиканың дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин.

60 проект үсешкә өметләнә

Форум кысаларында цифрлы технологияләр күргәзмәсе дә эшли. Анда төрле илләрдән 250 компания үзенең экспозициясен тәкъдим итә. Күргәзмәдә кече һәм урта предприятиеләргә дә урын бирелгән. Хезмәт ярминкәсе оештырыла.

– Стартаплар аллеясына Россиядән һәм чит илләрдән 60 проект куела. Әлеге әһәмиятле проектларның кайсылары инде гамәлгә ашырыла. Эре компанияләр игътибар биреп, теге яки бу проект җанландырылып та җибәрелергә бик мөмкин. Форум вакытында килешенеп, яңа проектларның гамәлгә ашырыла башлануына уңай мисаллар бар. Күргәзмә инде 7 нче мәртәбә оештырыла, чарада катнашучы илләр саны елдан-ел арта. Форум кысаларында 30 октябрьдә  18.30 сәгатьтә Спорт сараенда хоккей матчы да була, – диде Татарстанның Цифрлы үсешкә теләктәшлек ассоциациясе директоры Артем Сафин.

форум. фото автора

Хәйрия аукционы

“Казан Экспо”да 29 октябрьдә 13.30 сәгатьтә һәм 30 октябрьдә 16.00 сәгатьтә хәйрия аукционы үткәрелә.

– Россиянең Мәскәү, Чиләбе һәм башка шәһәрләре, шулай ук Татарстан рәссамнары иҗат иткән 60 картина сатуга куела. Килгән акча авыру балаларны дәвалау фондына күчерелә, – диде Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева.

Россиянең 19 шәһәреннән килгән вәкилләр катнашында “Мәдәниятта цифрлы технологияләр” темасына сессия үткәрелә. Сессия мәгариф темасына да була. Казан Ратушасында 31 октябрьдә FASHION WEEK мода чарасы тәкъдим ителә. 

– Форумда катнашучылар өчен зур мәдәни программа әзерләнде, – диде Роза Әхмәдиева. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading