16+

«Хәләл» тамгасы артында ни бар? Татарстанда ризыкны тикшерәчәкләр

Кибет киштәсендәге ризыкка «хәләл» дип язылган. Ә аның чималы, составы тиешле таләпләргә туры киләме?

«Хәләл» тамгасы артында ни бар? Татарстанда ризыкны тикшерәчәкләр

Кибет киштәсендәге ризыкка «хәләл» дип язылган. Ә аның чималы, составы тиешле таләпләргә туры киләме?

  • Татарстанда киләсе елда ачарга ниятләнгән лаборатория хәләл продукцияне тикшерү һәм сынау белән шөгыльләнәчәк. Бу эштә республикага Ислам хезмәттәшлеге оешмасының стандартлаштыру һәм метрология институты (SMIIC) ярдәм итәргә әзер. Сүз лабораторияне эшләтеп җибәрү һәм анда эшләячәк белгечләрне укыту турында бара.

смиис. фото ТИ

Сертификатны чит илләрдә дә таныячаклармы?

SMIIC генераль секретаре Ихсан Овют сүзләренчә, лаборатория тиешле аккредитацияне узганнан соң, анда биреләчәк сертификатлар халыкара дәрәҗәдә танылачак.

«Лабораториядә биреләчәк сертификатлар сыйфат билгесе булачак», — дип белдерде ул. Бу Татарстан җитештерүчеләре өчен дә әһәмиятле: республикадан хәләл продукция чит илләргә озатыла инде. Узган ел аның экспорт күләме 45 миллион доллар тәшкил иткән. Быелның тугыз аенда исә 35 миллион доллардан арткан. Хәзер республикада хәләл стандартлар нигезендә эшләүче 150дән артык җитештерүче исәпләнә.

смиис. фото ТИ

Килешү җитештерүчегә нәрсә бирә?

SMIIC директорлар советы утырышы кысаларында Татарстан мөселманнары диния нәзарәте белән институт арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды.

Диния нәзарәтенең «Хәләл стандарты» комитеты җитәкчесе Аббас Шляпошников әйтүенчә, бу — ун ел элек башланган уртак эшнең дәвамы. Килешү стандартлар турында мәгълүмат һәм белгечләр алмашуны, уку курслары, семинарлар үткәрүне күздә тота. Лаборатория булдыру, аккредитация һәм продукциянең таләпләргә туры килүен бәяләү мәсьәләләре дә шушы хезмәттәшлеккә керә.

Предприятиеләр өчен моның гамәли файдасы бар: аларга чималга һәм җитештерүгә куелган таләпләрне өйрәнергә, кирәкле документларны әзерләргә ярдәм итәчәкләр.

смиис. фото ТИ

«Һәр килүемдә үсеш күрәм»

Ихсан Овют Татарстанда хәләл индустриянең алга баруын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, соңгы ун елда җитештерелгән хәләл продукциянең күләме дә арткан, сыйфаты да яхшырган.

«Мин моны һәр килүемдә күрәм», — диде ул. Яңа лаборатория әлеге юнәлештә чираттагы адым булырга тиеш. Әлегә аны ачу планлаштырыла. Халыкара дәрәҗәдә эшләү өчен исә лабораториягә тиешле аккредитацияне узарга кирәк булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading