16+

Казанда беренче тапкыр: 17 ил, 51 чибәркәй һәм өч таҗ

Бу атнада Казанга дөньяның төрле тарафларыннан иң чибәр гүзәл затлар җыелды. Беренче тапкыр БРИКС илләре арасында халыкара матурлык бәйгесе уза. Биредә 17 илдән 51 гүзәл зат катнаша.

Казанда беренче тапкыр: 17 ил, 51 чибәркәй һәм өч таҗ

Бу атнада Казанга дөньяның төрле тарафларыннан иң чибәр гүзәл затлар җыелды. Беренче тапкыр БРИКС илләре арасында халыкара матурлык бәйгесе уза. Биредә 17 илдән 51 гүзәл зат катнаша.

Россиядән тыш, конкурста Бразилия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы, Индонезия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Куба, Боливия, Беларусь, Үзбәкстан, Малайзия, Казахстан, Уганда, Таиланд, Нигерия һәм Вьетнам катнаша. Һәр илне 3 гүзәл зат тәкъдим итә. Алар мини-мисс, мисс, миссис титуллары өчен көч сынашачак. Россия данын -  Милена Киселева, Валентина Алексеева, Анастасия Хватова яклый.

Казан кызы Дөнья гүзәлләрен җыйган
Матурлык бәйгесе рухы Казан урамнарында да сизелде. Шәһәр буенча баганаларда БРИКС матурлык бәйгесе дигән язулар, зур экраннарда рекламалар күренде. Дөрес, һава торышы һәм дөньякүләм вазгыять кенә сынатты. Һава юллары ябык булу сәбәпле Һиндстан чибәркәйләре һәм мини-мисс Боливия ачылу тантанасына килеп җитә алмады. 

Матурлык бәйгесе Илһам Шакиров исемендәге концерт залын да үзгәрткән. Сәхнә танымаслык үзгәргән. Тамашачылар утыра торган кызыл урындыклар юк. Дүрт катка өстәлләр һәм урындыклар тезелгән. Сәхнә бизәлеше, утлар куелышы - халыкара бәйге исемен раслады. 

Республика җитәкчелеге һәм Татарстан Рәисе исеменнән катнашучыларны һәм бәйрәм кунакларын Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сәламләде.
- Сезне меңъеллык Казанда сәламлим. Бәйге, һичшиксез, илләр арасында дуслык җепләрен ныгыта, милләтара аралашу мәйданчыгы булып тора, - диде ул.

Сүз уңаеннан, БРИКС илләре арасында матурлык бәйгесен оештыру идеясен Казан кызы Динара Сәләхова тәкъдим иткән. Ул үзе дә дөньякүләм матурлык бәйгеләренең җиңүчесе.
- Кызларның үз-үзен тотышларын тәүлек буе күзәтәбез.  Катнашучылар арасында дуслык рухы хөкем сөрә, бу бик сөендерә. Аеруча кечкенә кызларга ярдәм итәләр. Кайбер катнашучылар, гомумән, беренче тапкыр кар күрә, шуңа кемнәрдер өчен бу аеруча истәлекле, тарихи бәйге, - ди ул. 

“Кызларда сафлык күрергә теләр идем”
Бу матурлык бәйгесе башкалардан купальниклар конкурсы булмау белән дә аерылып торыр, мөгаен. Мондый карарга оештыручылар ярышның Рамазан аена туры килүен күздә тотып килгән. Шунысы да кызык: ачылу тантанасына бары махсус чакыруы булган кешеләр генә эләгә алды. Дөньяның төрле тарафларыннан килгән гүзәлләрне күрергә теләгәннәр өчен 7 март көнне узучы финалга билетлар сатыла дигәннәр иде. Әмма бәйгенең рәсми сайтында бар билетлар сатылып беткән дигән мәгълүмат чыга. Булмады... Кесәгез калын булса да, ала алмыйсыз. 

Гүзәл затларны атна дәвамында төрле яктан сынаячаклар. Стилист Влад Лисовец та жюри әгъзалары рәтендә. Ул журналистлар янына эпотаж образда чыкты. Кызыл ялтыравыклы тукымадан костюм, чуар галстук... 
- Мин гадел булырга тырышачакмын. Минем өчен тышкы матурлык төп күрсәткеч түгел. Яшь вакытта без һәрберебез матур, шул матурлыкның кадерен генә белмибез. Эчке матурлык тышкы кыяфәттә дә чагылган кызны сайлап алырга тырышачакмын. Миңа кыен булмаячак. Интуициям көчле. Кызларның киенү стиленә игътибар итмим, чөнки бу субъектив караш. Кызларда сафлык күрергә теләр идем, - ди стилист Влад Лисовец.

“Мине коткару өчен, баламны төшерергә кирәк диделәр”
Ачылу тантанасы рус эстрадасы йолдызлары катнашында узды. Кичә дәвамында хатын-кызның табигате, тормышта тоткан урыны турында фикерләр яңгырады. Хатын-кыз культы, мөгаен, шундый буладыр. 

25 яшендә хәрәкәтләнү сәләтен югалткан, Инвалид коляскасындагы хатын-кызлар арасында Мисс Мира - 2013 Ксения Безуглова тарихы залда утырган беркемне дә битараф калдырмады. 
- Мин бәхетле хатын идем. Йөклелекнең өченче ае иде. Юл һәлакәте, машина әйләнеп капланды. Тормыш икегә бүленде. Умыртка баганасы берничә урыннан сынган, аяклар хәрәкәтсез калды. Табиблар: “Мондый һәлакәттән исән калмыйлар”, - диде. Мине коткару өчен, баламны төшерергә кирәк диделәр. Каршы килдем. Балама зыян килмәсен өчен бар операцияләрне анестезиясез  кичердем. Бу сынауларны үтәргә миңа бары мәхәббәт, ярату гына ярдәм итте. Мин сау-сәламәт бала таптым. Элек үземнең тәнемне кабул итә алмый идем. Ә инвалид коляскасына утыргач, кабул иттем. Һәр хатын-кыз үзен ничек бар шулай кабул иткәч кенә “чәчәк ата”. Һәр көнгә, һәрнәрсәгә рәхмәтле була башлагач, мәхәббәт яшәү көченә әйләнә. Мин өч бала анасы, парашюттан сикерү буенча дөнья чемпионы, - дип сөйләде Ксения.

Үз тарихы белән МКС станциясендә булып кайткан Юлия Пересильд та уртаклашты. Ул да чарага чакырулы кунаклар рәтендә булган, ләкин һава юллары ябык булу сәбәпле, килә алмаган.
- Космос хатын-кызлар өчен түгел диләр. Бәлки, шулайдыр. Әмма космоста хатын-кыз, чын мәгънәсендә, матур күренеш. Һәр хәрәкәт шундый җиңел. Бу гашыйк булу халәтенә дә охшаган. Хатын-кызлар - көчле, тапкыр, тырыш. Ләкин иң зур көч - йомшак, назлы, җиңел була белүдә, - ди Юлия Пересильд.

Малайзия - аквамарин, Көньяк Африка - бриллиант,  Россия - александрит

Рус сәхнәсе йолдызларыннан тыш, журналистлар белән аралашырга чыккан бердәнбер татар эстрадасы йолдызы - Эльмира Кәлимуллина булды. Дөресен әйткәндә, башка йолдызларны күрмәдем дә. 
- Катнашучылар белән якыннан таныша алмадым. Әмма сәхнә артында күрдем. Һәрберсе искиткеч чибәр, матур. Безнең Казаныбыз мондый дәрәҗәдәге чараларны еш кабул итә. Бу матурлык бәйгесенең төп максаты да - халыкларны берләштерү. Без матурлыкның нинди төрле була алуын күрәбез, бер-беребезнең гореф-гадәтләре белән танышабыз, дуслашабыз, - ди Эльмира. 

Танылган кунаклар арасында футболчы Дмитрий Тарасов белән хатыны Анастасия Костенко да бар иде. 
- Халыкара дәрәҗә! БРИКС халыкара матурлык бәйгесе башланды гына бит әле. Мин 2014 елда Лондонда “Мисс мира” конкурсында катнаштым - анда оештыру дәрәҗәсе начаррак иде, һичшиксез. Монда барысы да ачык, бөтен шәһәр баннерларда. Ниндидер гаҗәеп матурлык!- дип сокланды Анастасия.

Кичәнең иң көтелгән мизгеле - бәйге катнашучыларының чыгышы. Һәр гүзәл зат үзе тәкъдим итүче илдә табыла торган кыйммәтле ташлар төсендәге күлмәкләрдән чыкты. Малайзия - аквамарин, Көньяк Африка - бриллиант,  Россия - александрит һ.б. Бер генә катнашучыны да аерып әйтеп булмый, барысы да чибәр, барысы да матур. Шул ук вакытта бер-берсенә охшаган да. Бу яктан бәйгенең кечкенә катнашучылары мини-мисслар сөендерде. Аларның һәрберсе уникаль. Бәлки, эш матурлык процедураларына да бәйледер. Дөрес, матурлык бәйгесендә җиңү өчен тышкы матурлык кына җитми, эчке матурлык та кирәк диләр. Бу гүзәлләрне бәяләүчеләргә Аллаһ ярдәм бирсен. Матурлык - зур көч бит ул.

Билгеле булганча, Татарстанда «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading