16+

Казанда «Гаилә яллары» спорт проекты башланды

Казанда «Гаилә яллары» дигән яңа спорт‑сәламәтләндерү проекты эшен башлап җибәрде.

Казанда «Гаилә яллары» спорт проекты башланды

Казанда «Гаилә яллары» дигән яңа спорт‑сәламәтләндерү проекты эшен башлап җибәрде.

Һәр якшәмбе шәһәр халкы Физик тәрбия һәм спорт комитеты тарафыннан оештырылган төрле күнекмәләргә бушлай йөри ала. Дәресләр «Тасма» физик тәрбия‑спорт берләшмәсе базасында уздырыла.

Хәзерге вакытта проект сынау режимында бер спорт мәктәбе базасында гына эшли. Әмма оештыручылар киләчәктә географияне киңәйтергә һәм Казанның барлык спорт учреждениеләрен әлеге эшкә җәлеп итәргә ниятли.

«Гаилә яллары» программасы «Тасма» спорт мәктәбендәге төп юнәлешләрне — җиңел атлетика, футбол, җәядән ату, дзюдо — колачлы рәвештә үз эченә ала. Барлык күнекмәләр дә «Тасма» физик тәрбия‑спорт берләшмәсенең Олимпия резервы спорт мәктәбе штатындагы тренер‑укытучылар тарафыннан үткәрелә.

Дәресләр һәр якшәмбе узачак. Расписаниене берләшмә төркемендә карарга мөмкин, тулырак мәгълүмат алу өчен +7 (843) 590‑21‑45 номерына шалтыратырга була.

Исегезгә төшерәбез, Казанда ел дәвамында «Йорт янында спорт» проекты да гамәлдә. Хәзер йога, тартылу‑сузылу, йөгерү һәм башка юнәлешләр буенча дәресләр уңайлы ябык манежларда үткәрелә. Кышкы спорт төрләре буенча остаханәләр, тимераякта һәм чаңгыда шуу дәресләре, шулай ук башка спорт чаралары Казан парклары һәм ишегалларында узачак.

«Йорт янында спорт» проектының җәйге сезонында 12 меңнән артык шәһәр кешесе катнашкан. Барлыгы 24 юнәлеш буенча шәһәрнең 45 ноктасында 550 күнекмә оештырылган.

Фото: https://kzn.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading