16+

Казанда ишегаллары “ноль” күрсәткеченә калдырылачак

Башкалада алты елда 2 754 ишегалды икенче сулыш алды.

Казанда ишегаллары “ноль” күрсәткеченә калдырылачак

Башкалада алты елда 2 754 ишегалды икенче сулыш алды.

Казанда быел күп фатирлы йортларның 466 ишегалды төзекләндерелде. Әлеге эшләр “Тормыш өчен инфраструктура” федераль проекты һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында алып барыла.

– Ишегалларында 600 мең квадрат метр асфальт-бетон катламы алмаштырылды, 4 мең яктырткыч куелды, 5 меңнән артык кече архитектура сыннары урнаштырылды, 120дән артык контейнер мәйданчыгы ясалды, автомобильләр куеп тору өчен өстәмә рәвештә 5 мең урын булдырылды, – диде Казан шәһәре Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шайнуров “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Быелгы ремонт исемлегендә Мәскәү урамы, 53 адресындагы ишегалды иң кечкенәсе иде, анда нибары 43 кеше яши. Иң зурысы – Фучик, Чишмәле урамнары һәм Җиңү проспекты чикләрендәге ишегалды булды. Бу комплекс күп фатирлы 11 йортны берләштерә, аларда 7 мең кеше яши.

Ишегалларын төзекләндергәндә Татарстан Рәисе кушуы буенча, йортларда яшәүчеләрнең фикерләре һәм тәкъдимнәре исәпкә алына.

– Җыелышларда 2,5 мең тәкъдим керде. Мәсәлән, казанлылар соравын исәпкә алып, Ипподром урамы, 18, Качалов урамы, 84, Спартак урамы, 121 һәм 123 йортлары ишегалларына “Тылсым” тернәкләндерү үзәгендә шөгыльләнүчеләр өчен махсуслаштырылган спорт җиһазлары урнаштырылды, – дип дәвам итте чыгышын Альберт Шайнуров.

Актив гражданнар йортлар тирәләрендә чәчәк түтәлләре ясаган. Казан шәһәре Башкарма комитеты хезмәткәрләре, Муниципаль хезмәткәрләр көне уңаеннан өмә оештырып, чыршылар утырткан. Казанлылар үтенечен канәгатьләндереп Әмирхан урамындагы 41, 43, 45 һәм 47нче йортлар ишегалдына этләр йөртү мәйданчыгы төзелгән. Павлюхин урамындагы 85 һәм 87нче йортлар ишегалдында балалар мәйданчыгы ясаганда иске шиннар кулланылган.

Авиатөзелеш районының Дементьев урамындагы ишегалларын төзекләндергәндә авиация темасы яктыртылган, йортларның берсенең диварын самолет рәсеме (граффити) бизи. “Казан Гипроавиасәнәгать фәнни тикшеренү институты” акционерлык җәмгыяте Дементьев урамы белән Кошевой урамы киселешендәге скверны тәртипкә китергән, данлыклы җитәкчеләре хөрмәтенә бюст куйганнар. “Казан моторлар төзү-җитештерү берләшмәсе” акционерлык җәмгыяте дә предприятие җитәкчесе Александр Павлов хөрмәтенә барельеф ясаган.

– “Безнең ишегалды” программасын “Тормыш өчен инфраструктура” федераль проекты белән тулыландыру, Серов урамындагы бульварны төзекләндерүдән тыш, Серов һәм Блюхер урамнарындагы 8 ишегалдын да яңарту мөмкинлеге туды. 2022 елдан башлап бульварны төзекләндерү барышында янәшәдәге 27 ишегалды икенче сулыш алды инде, – диде Альберт Шайнуров.

Казанның 11нче микрорайонында Фучик, Завойский, Кол Гали урамнары чикләрендәге ишегаллары комплекслы яңартылды. Биредә балалар һәм спорт мәйданчыклары, воркаут комплекслары, ял зоналары барлыкка китерелде. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр җыйган шиннар ваклатылып футбол кырына түшәлгән.

Башкалада 2026 елда янә 450 ишегалдын төзекләндерү ниятләнелә.

– Татарстан Рәисе карары буенча программа дәвам итә. Без киләсе елга ишегаллары исемлеген әзерлибез. Димәк, максатка таба барабыз, ә максат безнең – Казанда начар ишегаллары “ноль”, – диде Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин.

“Безнең ишегалды” программасы ярдәмендә алты елда Казанда 2 754 ишегалды төзекләндерелде, 30 мең автоурын барлыкка китерелде, 600 мең казанлыга уңай шартлар тудырылды.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading