Башкалада бүгеннәрдә 103 илдән җыелышып, хезмәттәшлек мәсьәләләрендә фикерләшәләр.
Казанда 12-17 майларда XVIIнче Халыкара икътисад форумы “Россия – Ислам дөньясы: Казан Форумы” бара. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы нигезендә әлеге чара федераль дәрәҗә алды. Форумның төп өлеше “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә үтә.
Рекордлы сан
– Форум елдан-ел танылу ала бара. Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә быелдан башлап, форумның федераль дәрәҗәдә үткәрелүе безнең өчен дәрәҗә дә һәм җаваплылык та. Оештыру комитеты рәисе буларак, Россия Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин нык теләктәшлек күрсәтә. Узган ел 96 илдән килгән булсалар, быел 103 илдән җыелышабыз. Бу – рекордлы сан. Йөздән артык компания катнаша, Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль секретаре урынбасары килә, бу безнең өчен шулай ук зур дәрәҗә, – диде Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина 12 майда Хөкүмәт йортында уздырылган брифингта.
Форум кысаларында 149 чара оештырыла, 116 килешү кабул итү ниятләнелә. Икътисад, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, хәләл азык-төлек җитештерү һәм экспорт һәм башка темаларга секция утырышлары планлаштырылган.
– Мөрәҗәгатьләр һаман керә, шунлыктан, Казан форумына килүче илләр саны тагын да артырга мөмкин әле. Чит илләр Хөкүмәтләренә чакырулар җибәрелде, эшкуарларга рәсми хатлар җибәрү гадәте юк. Чит илләрнең эшкуарлары безгә хезмәттәшлек тәкъдим итеп, чакыруны көтмичә, үз теләгендә Казанга килә икән, без моңа шат кына. Чит илләр эшкуарлары өчен республика предприятиеләренә танышу экскурсияләре оештырылачак, – диде Талия Миңнуллина.
“Изге Болгар җыены”
“Пирамида”да 13 майда мөселман модасы тәкъдим ителә. “Казан Экспо”да 14 майда “Мирас коды: мәгънәләрнең цифрлы эволюциясе” темасы астында медиафорум була. Ислам хезмәттәшлеге илләренең Яшьләр форумы 15 майга билгеләнгән. “Казан ипподромы” спорт корылмасында 16 майда 18.00-21.00 сәгатьләрдә ат чабышы оештырыла, керү бушлай. Форум көннәрендә аш-су әзерләүчеләр Юныс Әхмәтҗанов исемендәге халыкара конкурста үзләренең осталыкларын күрсәтә. Чараларның иң зурысы – 17 майда Болгардагы мөселманнар мәҗлесе “Изге Болгар җыены” булачак.
Хәләл сый-нигъмәт
– “Казан” агросәнәгать паркында 12-17 майларда “Казан. Хәләл. Маркет” хәләл ризыклар ярминкәсе эшли. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәләл продукция җитештерүгә зур әһәмият бирә, ул ярминкә белән танышып чыгачак. Россиянең 11 төбәге һәм 9 чит ил үзенең продукциясен тәкъдим итә. “Казан” агросәнәгать паркындагы хәләл ризыклар ярминкәсендә азык-төлек кенә түгел, ә беррәттән, сәнәгать товарларын да сатып алырга мөмкин. Предприятиеләр сатуга киемнәр, сувенирлар да куя. Ярминкәгә керү ирекле, – диде Талия Миңнуллина “Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе соравына җавап кайтарып.
Без мираслы халык
Форумда мәдәни мирасны саклау һәм үстерү мәсьәләсенә игътибар биреләчәк.
– 2026 елда Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы булып тора, бу безнең өчен олы дәрәҗә һәм дөньяда танылу билгесе. Музейларда мәдәни мирасны, ислам сәнгатен чагылдыручы махсус күргәзмәләр әзерләнде. Казан Ратушасында чит илләрдән килгән мәдәният министрлары катнашында съезд була. 14-16 май кичләрендә Кол Шәриф мәчете матур утлар белән балкытылачак, ә Кремль дивары иң озын “медиаэкран” ролен башкарачак. Ислам илләре кинематографиясе темасына да сөйләшү булачак, – диде Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова.
Сүз иярә эш чыга
– Россия Президенты Владимир Путин тәкъдимендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Россия – Ислам дөньясы” стратегик эш йөртү төркеменең рәисе булып тора. Ул оешканга 20 ел. Әлбәттә, 20 ел алай күп тә түгел, шулай ук аз да түгел. Стратегик эш йөртү төркеме көчле мәйданчыкка әверелде. Төркем 80 кешедән гыйбарәт, шулардан 25 илдән 34 кеше – үз илләрендәге абруйлы шәхесләр. Очрашабыз, фикерләшәбез. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны чит илләрдә таныйлар һәм хөрмәт итәләр. Рөстәм Нургалиевичның күренүе үк төрле проектларның башлангычына этәргеч бирә. Стратегик эш йөртү төркеме яшьләр белән эшләүгә игътибарны көчәйтәчәк. Форум кысаларында “Яшь дипломатлар форумы” да үткәрелә. Юныс Әхмәтҗанов исемендәге халыкара поварлар конкурсында катнашучылар үз илләренең флагларын күтәреп Бауман урамыннан узачак һәм Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салачак, – диде Татарстан Рәисе ярдәмчесе, “Россия – Ислам дөньясы” стратегик эш йөртү төркеме рәисе урынбасары Марат Гатин.
Башир Рәмиев исемендәге IT-паркта 15 майда “Россия – Ислам дөньясы” стратегик эш йөртү төркеменең пленар утырышы була.
Волонтерлар ашкынып кына тора
“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” автоном коммерциячел булмаган оешманың генераль директоры Максим Денисов сөйләгәнчә, Казан халыкара икътисад форумын үткәрүдә катнашыр өчен волонтерлардан 1 223 гариза кергән.
– Барлыгы 650 волонтер сайлап алынды, шуның 70е – Россия төбәкләреннән. Волонтерлар бик активлар. Форум кысаларында көрәш бәйгесе дә оештырыла, – диде Максим Денисов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар