16+

Казанга барыргамы, Петербургкамы? Турист кесәсе җавап бирә

Өстәмә хезмәтләргә, экскурсияләргә һәм сувенирларга чыгымнарның кимүе күзәтелә.

Казанга барыргамы, Петербургкамы? Турист кесәсе җавап бирә

Өстәмә хезмәтләргә, экскурсияләргә һәм сувенирларга чыгымнарның кимүе күзәтелә.

Республикага килүче туристларның саны арта, әмма кесә яклары такырая. Шуның өстенә Казан – кыйммәтле шәһәр. Бәяләр ягыннан хәтта Санкт-Петербургны да узып киткән. Юл хаклары буенча да, кунакханәләрдә яшәү һәм экскурсияләр бәясе белән дә. 

- Якын елларда туристлар агымының үсеш темплары акрынаю куркынычы бар. Көнкүреш хезмәтләргә һәм товарларга бәяләр арту, бизнес өчен салымнар арту гражданнарның сәяхәтләргә чыгымнарын киметүгә яки гомумән алганда  сәфәрләр саны азаюга китерергә мөмкин. Инде хәзер үк өстәмә хезмәтләр һәм товарларга, сувенирларга, күңел ачулар һәм экскурсияләргә чыгымнарның кимүе күзәтелә. 2024 елда мәгълүмати туристик шатерларда бушлай чаралар турында берничә кеше генә сорашса, узган елда - һәр өченче кеше, – дип белдерде Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов ведомство коллегиясендә. 

Бәяләр шаккатыра!
Ялга җыенган турист иң элек кесәсен капшый карый. Акча кая барып кайтырга җитә? Казанга барыр идегезме, әллә Санкт-Петербургкамы дип сорасалар, без, әлбәттә, икенчесен сайлыйбыз. Ә Омскида яшәүче? Кызганыч, аның да Петербургны сайлау ихтималы зуррак. Ни өченме? Бөтен эш бәядә. «Пегас Казань» оешмасы генераль директоры Андрей Загайнов моны саннар белән дәлилләп күрсәтте. Алданрак әйтеп китик, бу ике шәһәрне ул экскурсия юнәлеше һәм сезонлылык буенча охшаш булганга алган, чөнки диңгезе булган көньяк юнәлешләр белән чагыштыру дөрес булмас иде. Загайнов сүзләренә караганда, Казанда турның уртача бәясе 2021 елдан 2024 елга кадәр 52,68 процентка арткан, ә Петербургта – 31,05 процентка. Шунысы кызык – 2024 елда бездә тур бәяләре берьюлы 25 процентка күтәрелеп куйган.

- Иң беренче проблема, аңлаганыгызча, бу - турпродукт бәясе. Турпродукт ике өлештән тора: пассажирларны ташу бәясе һәм яшәү хакы. Татарстан ике параметр буенча да аерылып тора. 2021 елдан бирле ташу бәясе, әлбәттә, берничә тапкыр артты, моның объектив күрсәткечләре бар, шул исәптән керосин бәясе дә. Шуңа да карамастан, ягулык бәясе Россиянең барлык шәһәрләре өчен дә тигез, ә Казан бөтен планета буенча алда бара, без сезнең белән рекордлы 45 процентка кыйммәтләндек! Бу Санкт-Петербургка караганда, - анда 34 процентка, - һәм хәтта Сочида белән чагыштырганда да күбрәк, - дип белдерде спикер.
Яшәү бәяләрендә дә шактый аерма бар.  Шул ук 2021-2024 ел аралыгында Казанның өч йолдызлы кунакханәләре җәен – 91 процентка, ә кышкы чорда 44 процентка кыйммәтләнгән. Ә Төньяк башкалада җәен 17 процентка артып, кышын хәтта 1 процентка кимегән. 

Бу хакларны күреп, Омск кешесе кайсы юнәлешне сайлый булып чыга инде? Әлбәттә, Петербургны. Июль аенда дүрт йолдызлы отельдә иртәнге аш белән дүрт төн куну Питерда - 70 500 сум тора, Казанда – 72 200 сум. Җавабы алдан ук әйтелгән табышмакның чишелеше шул.  

Туризм комитеты рәисе дә туроператорлар белән кунакханәләрнең үзара хезмәттәшлеген активлаштырырга кирәк дип саный. "Безнең кунакханәләр туроператорларны ел әйләнәсенә фаразлана торган бәяләр белән таныштырсыннар иде. Бүген бөтен өлкә шулай эшли. Әмма хәзер күп кенә кунакханәләр туристлар сезонында үзләре акча эшләргә һәм туроператорларга урын бирмәскә тырышалар, ә туристлар аз булган чорда аларга клиентлар табарга кирәк.

Туроператорлар – төп товар тәкъдим итүчеләр. Туристлык үзәкләрен алар белән тыгызрак хезмәттәшлек итәргә, көндәшлек итмәскә чакырабыз”, – дип ассызыклады Сергей Иванов.

Эчтәлеге яңарсын 
Туристлар өчен ил төбәкләре арасында шулай ук көндәшлек арта. Һәр төбәк яңа маршрут, турлар уйлап таба. Сергей Иванов фикеренчә, әлеге фонда Татарстан туристларга тәкъдим иткән турпродукт әлегә бертөрлерәк. Бер килеп күргәч, яңадан-яңа турлар тәкъдим ителмәгәч, туристның кабат әйләнеп кайтырга теләге калмый. Монда булдым дип галочка куя да, кире кайтмый. 

– Туристлык инфраструктурасы үзгәреп, камилләшеп тора, әмма туристлык продукты программаларының да эчтәлеге яңарырга тиеш. Бездә сатылган турларның күбесе ун ел элеккегедән аерылмый, – дип канәгатьсезлек белдерде спикер.

“Баба Яга – супер!”
«Кыш бабай һәм кар кызы резиденциясе” һәм «Могҗизалар урманы» интерактив туристлык паркы хуҗасы Юлия Таланова “ШК”га белдергәнчә, тур тәкъдим итүчеләрнең иң беренче максаты – туристта эмоцияләр уяту булырга тиеш. 

- Соңгы вакытта шуны күзәтәбез: социаль челтәрләребездә отзывларны бездә булып киткән балалар яза башлады. Әле яңарак кына берсе “Баба Яга – супер!” дип язган. Кыш бабай да аңарда алай ук эмоцияләр тудырмаган. Тагын шунысы сөенечле – җәй көне булган туристлар безгә кыш көне дә әйләнеп кайта. Без программаларны алыштырып, яңартып торабыз, - ди ул. 

Үзен борчыган мәсьәләне дә әйтми кала алмады. “Мәктәп туризмы көчәйтергә кирәк. Аларны без төп потенциал дип атыйбыз, вируслы клиентлар да әле алар. Кайтып, әти-әниләренә, дусларына сөйлиләр, мәгълүмат тараталар. Әмма мәктәпләр Казаннан читтәге туристлык объектларына бик йөрмиләр, чөнки читкә чыга башласалар, балаларны алып бару процедурасы өчен күп документлар-белешмәләр барларга, килешүләр рәсмиләштерергә кирәк. Республикадан башка төбәкләргә чыкканда гына Роспотрепнадзордан документ таләп ителә. Республика эчендә ул кирәкми. Әмма бездән шуны да сорыйлар. Ә кайбер мәктәпләр уку көнендә җибәрмәү ягында тора”, - дип борчылуын җиткерде Юлия Таланова.

“Үз көчебез белән генә булмый”
Турпродукт булдыру бер нәрсә, аны тулы куәтенә эшләтеп тә җибәрергә кирәк. “Авылча туй” туристлык проекты авторлары менә шундый авырлык белән очрашкан. Проект инициаторы һәм оештыручылар Булат Шәйхразыев белән Раил Курамшин һәм Алексей Дмитриев безне җәй көне театральләштерелгән керәшен туена чакырган иде. Керәшен халкының җыр-биюләре, милли ризыклары, йола һәм гореф-гадәтләре белән танышып кайттык. Ошады безгә ул мәҗлес! Һәм шуннан бирле оештыручыларның яңалыкларын гел күзәтеп барабыз. 

Алар башта ук туристларны республикада яшәүче төрле милләтләрнең туйлары белән таныштыру хыялы барлыгын сөйләгәннәр иде. “Чиратта рус туе булырга тиеш, татар туена да әзерләнәбез, - диде Булат Шәйхразыев хәл-әхвәлләрен сорап шалтыраткач. - Ике туйны үз хисабыбызга уздырдык. Тик менә үз көчебез белән генә туристларны җәлеп итә алмыйбыз. Аны кузгатып җибәрү өчен туроператор белән эшләмичә булмый. Берничәсе белән сөйләшеп карадык. Көчле реклама да кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Бәлки грант алып булмасмы икән дип тә өметләнәбез. Саба районы җитәкчелеге белән дә  очрашып сөйләштек. Алар ягыннан да кызыксыну бар. Бергәләшеп эшләп китәрбез дигән ышаныч зур. Туйга кайтучыларны без бит әле район белән, аларның кешеләре, андагы истәлекле матур урыннар белән дә таныштырабыз”. 

2025 елда республикада 4,5 миллион турист булган. Бу 2024 елга караганда якынча биш процентка күбрәк. Туризм өлкәсендә күрсәтелгән хезмәтләр күләме 120 млрд сум булыр дип фаразлана, бу узган елгы күрсәткечтән 12 процентка югарырак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading