16+

Казанлылар эт-мәчеләрен күпләп прививкалата: 18 меңнән артык хайван вакцина алган!

Казанлылар йорт хайваннарының сәламәтлегенә күбрәк игътибар бирә башлаган.

Казанлылар эт-мәчеләрен күпләп прививкалата: 18 меңнән артык хайван вакцина алган!

Казанлылар йорт хайваннарының сәламәтлегенә күбрәк игътибар бирә башлаган.

2026 ел башыннан шәһәрдә 18 мең 447 эт һәм мәчегә котыру авыруына каршы вакцина ясалган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8 мең 303 башка күбрәк. Бу хакта Казанның Дәүләт ветеринария берләшмәсе хәбәр итә.

Прививка ясалган хайваннарның 11,3 меңнән артыгы – этләр, 7,1 меңнән артыгы – мәчеләр.

Йорт хайваннарына вакцина шәһәрнең дәүләт ветеринария клиникаларында көн саен ясала. Моннан тыш, шәһәр бистәләрендә күчмә ветеринария чаралары да үткәрелә. Быел язын, 2 апрельдән 17 майга кадәр, белгечләр 2044 хайванга прививка ясаган. Көзен, 12 сентябрьдән 27 сентябрьгә кадәр, тагын 343 йорт хайваны вакцина алган.

Күчмә чараларда хайваннарга чип куйдырырга һәм аларны махсус реестрда теркәргә дә мөмкин. Казанда бүгенге көндә 12 мең 477 эт исәпкә алынган.

Чип – дөге бөртеге зурлыгындагы электрон җайланма. Аны хайванның муен тиресе астына урнаштыралар. Чиптагы 15 урынлы махсус номерны сканер ярдәмендә укып, эт һәм аның хуҗасы турындагы мәгълүматларны «ВетИС» системасына кертәләр.

эт. фото; https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/v-kazani-ot-beshenstva-privili-bolee-18-tys-domashnikh-zhivotnykh-s-nachala-goda/

Казанда йорт хайваннарына кайда прививка ясатырга һәм теркәргә була?

  • Вахитов һәм Идел буе районнары клиникасы: Даурия урамы, 32а. Телефон: +7 (843) 298-53-02.

  • Мәскәү районы клиникасы: Декабристлар урамы, 115. Телефон: +7 (843) 590-19-36.

  • Авиатөзелеш районы клиникасы: Побежимов урамы, 2. Телефон: +7 (843) 571-38-10.

  • Киров районы клиникасы: 25 Октябрь урамы, 2/7. Телефон: +7 (843) 555-02-08.

  • Совет районы клиникасы: Берьяклы Нокса урамы, 2а. Телефон: +7 (843) 234-75-61.

  • Үзәк ветеринария клиникасы: Шуртыгин урамы, 4. Телефон: +7 (843) 272-35-86.

  • Юдино ветеринария пункты: Звенигород урамы, 106. Телефон: +7 (960) 047-56-66.

  • «Сухая Река» пункты: Малая Заречная урамы, 15. Телефон: +7 (917) 890-07-86.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда этләрне мәҗбүри теркәү 2025 елның 1 июленнән гамәлгә керде. Бу таләп республика законы белән билгеләнгән.

Йорт хайваннарына котыру авыруына каршы прививканы вакытында ясату – аларның гомерен һәм кешеләрнең сәламәтлеген саклау өчен мөһим чара.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading