16+

Җирне магнит давылы каплый: 7 ноябрьдә иң көчле сәгатьләре билгеле!

7 ноябрьгә каршы төндә Җирдә G1 дәрәҗәсендәге магнит давылы көтелә.

7 ноябрьгә каршы төндә Җирдә G1 дәрәҗәсендәге магнит давылы көтелә.

Бу — зәгыйфь дәрәҗәдәге геомагнит активлык. Шулай да метеосизгер кешеләргә үзләренең сәламәтлегенә игътибарлы булу комачауламас.

Кояш астрономиясе лабораториясе фаразы буенча, магнит активлыгының иң югары ноктасы Мәскәү вакыты белән иртәнге 6:00дән 9:00гә кадәрге чорга туры киләчәк.

Магнит давылы башланганчы, 6 ноябрь киченнән үк Җирнең магнитосферасы дулкынланган хәлдә булачак. Әмма бу озакка сузылмаячак: җомга көндез геомагнит торышы тынычлана башларга һәм «яшел» дәрәҗәгә кайтырга тиеш.

Ә сез магнит давылларын сизәсезме? Алар вакытында үзегезне начар хис итәсезме?

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading