16+

Рөстәм Миңнеханов Лаоска килде: Татарстан белән нинди уртак проектлар көтелә?

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Лаос Халык-Демократик Республикасына килде.

Рөстәм Миңнеханов Лаоска килде: Татарстан белән нинди уртак проектлар көтелә?

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Лаос Халык-Демократик Республикасына килде.

Лаос — Көньяк-Көнчыгыш Азиядә урнашкан, якынча 7,7 миллион кеше яши торган дәүләт. Башкаласы — Вьентьян. Ил Таиланд, Вьетнам, Камбоджа, Кытай һәм Мьянма белән чиктәш.

Лаос икътисады табигый ресурсларга, авыл хуҗалыгына, электр энергиясе җитештерүгә, файдалы казылмалар чыгаруга һәм туризмга нигезләнгән.

Россия белән Лаос арасында дипломатик мөнәсәбәтләр 1960 елда урнаштырылган. Бүген ике ил арасында төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек алып барыла. Россия компанияләре арасында Лаос белән КАМАЗ һәм Казан вертолетлар заводы да хезмәттәшлек итә.

Лаос җитәкчеләре дә Татарстанга берничә тапкыр килгән. 2024 елның октябрендә Лаос Президенты Тхонглун Сисулит БРИКС саммиты кысаларында республикада булды. 2026 елның июнендә Лаос Премьер-министры Сонсай Сипхандон «Россия — АСЕАН» саммитында катнашу өчен Казанга килде.

раис. фото с тм

Ике ил арасындагы дуслыкның үзенчәлекле бер бүләге дә бар. Россия һәм Лаос арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 65 еллыгы уңаеннан, 2025 елда Лаос Президенты Владимир Путинга ике фил бүләк итте. Аларны Казан зооботаника бакчасына тапшыру турында карар кабул ителде.

2026 елның июнендә биш яшьлек Шикәр һәм дүрт яшьлек Уңыш исемле ике филнең Казанга китерелүе хәбәр ителде.

Рөстәм Миңнехановның Лаоска эш визиты Татарстан белән әлеге Көньяк-Көнчыгыш Азия иле арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән.

раис. фото с тм

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading