Туроператорлар туристлар агымының интенсивлыгы кимүне билгеләп үтә.
Туризм тармагының динамикасын бәяли торган төп күрсәткечләрнең берсе — кунакханәләрдә, ял базалары, кемпинг, глэмпингларда күпме туристның төн кунуы.
«Росстатның рәсми мәгълүматларына караганда, җиде ай эчендә республиканың урнаштыру чараларында 1,9 миллион турист кунган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 14,7 процентка күбрәк», — ди Туризм буенча Татарстан дәүләт комитеты рәисе урынбасары Анастасия Софьина. Бу күрсәткеч буенча Татарстан Идел буе федераль округында — беренче һәм Россиядә бишенче урында тора.
Туристлар саны узган елгы темптан түбәнрәк булырга мөмкин Шул ук вакытта кунакханәләр, рестораннар, туроператорлар туристлар агымының интенсивлыгы кимүне билгеләп үтә. Моңа быел күзәтелгән геосәясәт, ягулык белән тоткарлыклар да, авиарейслар тоткарлану да йогынты ясамый калмаган, шуның өстенә бу сезонда туристларның акчаны сак тотуы күзәтелә. Анастасия Софьина сүзләренчә, туристлар саны узган елгы темптан түбәнрәк булырга мөмкин, өстәвенә, әлегә комитет оператив статистик мәгълүматлар белән эшли, тармак буенча соңгы саннарны Росстат киләсе елның апреленә генә хәбәр итәчәк.
Быелның беренче яртыеллыгында Татарстанда аерым туристлык объектлары планлаштырган туристлар саны 20 процентка азрак булган. Әмма июль һәм августта вазгыять тотрыкланган һәм республика ел нәтиҗәләре буенча 2025 ел күрсәткечләренә чыгарга өметләнә.
«Мин моны бик сак әйтәм. Безнең максат — узган елгы нәтиҗәгә ирешү. Туристларны кабул итү белән шөгыльләнүче туркомпанияләр, туроператорлар моның өчен барысын да эшлиләр», — ди Татарстан туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов.
Поезд һәм машинага күчеп утыралар Ул билгеләп үткәнчә, туристлар саны кимү туристлык агымы структурасы үзгәрүгә дә бәйле. Ягъни сәяхәтчеләр хәзер ялны, маршрутны үзләре мөстәкыйль билгели, турагентларга мөрәҗәгать итми. Күбесенчә поезд һәм машиналарда киләләр. Аның каравы, юл уңаеннан сәяхәтчеләр республика районнарына керә башлаган.
Татарстан туристлык волонтерлары ассамблеясе уздырган сораштырулар да җәйге сезонда туристлар арасында республика буенча сәяхәтләр белән кызыксынуның артуын һәм географиясенең киңәюен күрсәтә, туристлар волонтерлардан Лаеш, Кама Тамагы, Буа, Бөгелмә турында сораштырганнар. Рамил Мифтахов әйтүенчә, Мәскәүдән килүче таныш туристлары бер сезонда бездә ике тапкыр булганнар һәм китүешли алар авылда туктап, сөт, йомырка, пирогларга хәтле алып китәләр ди.
Сигез ай эчендә Казан Кремлендә – 2,6 миллион, Зөя утрау-шәһәрчегендә – 1,4 миллион, Алабугада – 811 мең, Бөек Болгарда – 541,8 мең, Тәтештә – 211 мең, Чистайда 73,4 мең сәяхәтче булган. Су юлы кызыклырак һәм куркынычсызрак Гомумән, бу җәйге сезонда су юлы белән бара торган сәяхәтләргә кызыксыну арткан. Татарстанга яңа ачылган маршрут ярдәмендә су буйлап Түбән Новгород, Сарапул, Пермь, Чебаксар туристлары килгән. «Татарстан Флоты» генераль директоры Роман Лизалин да пассажирлар агымының узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5,5 процентка артуын ассызыклый. Әмма Зөя шәһәрчеге бүгенге көндә су юлы белән баручы пассажирлар агымын югалткан.
«Сүз уңаеннан, су юлы буенча гына түгел. Без коллегалар белән бу хакта фикер алыштык, әлегә моның ни өчен шулай булуын аңлый алмыйбыз. Әмма бездә бүген шундый кимү бара», — диде Лизалин. Шул ук вакытта Бөек Болгарга пассажирлар агымы алдагы ел белән чагыштырганда 18 процентка арткан.
Роман Лизалин киләсе елда Балык Бистәсе, Менделеевск һәм Введенский бистәләрен (Югары Ослан) тоташтырачак яңа елга маршруты барлыкка киләчәген дә әйтә. Тагын бер яңалык — ел ахырында Казан һәм Югары Осланы тоташтырачак даими кышкы елга маршруты барлыкка киләчәк.
«Без хәзер һава мендәрендәге махсус суднолар сатып алабыз. Киләчәктә, уңышлы булса, бу суднолар ярдәмендә башка юнәлешләрне дә үстерергә планлаштырабыз», — диде Лизалин. Су юлы кызыклырак һәм куркынычсызрак дип тә өстәде. 2026 елда Татарстан «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проектында катнашуын дәвам итә. Республикага 500 млн сум бүлеп бирелгән, шул исәптән 365 млн – федераль бюджеттан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар