16+

Кем җиңә: рестораннармы, әллә әзер ризык китерү сервисларымы?

Тормышның тиз ритмга күчүен барыбыз да сизеп тора. Авыл җирендә вакыт беркадәр үзгә булса да, шәһәрдә бар да башкача.

Кем җиңә: рестораннармы, әллә әзер ризык китерү сервисларымы?

Тормышның тиз ритмга күчүен барыбыз да сизеп тора. Авыл җирендә вакыт беркадәр үзгә булса да, шәһәрдә бар да башкача.

Азык-төлекне һәм әзер ризыкларны без кафега да барып ашамыйбыз, ресторанга да йөрмибез, аларны кибетләрдән яисә ризык әзерли торган урыннардан китертәбез генә.

Кулланучы базары әзерне китертү хезмәтләре кулына күчте. Монысы да безгә яңалык түгел. Азык-төлек җитештерү базарының үсеше пандемия елында ук булды. Рестораннар ябылуы, җәмәгать урыннарына баруга чикләүләр, коронавирус буенча карантин кулинария һәм әзер ризыкларны китерү хезмәтләренә ихтыяҗның шактый артуына китерде. Кешеләр азык-төлек продуктларын алуның альтернатив ысулларын эзли башлады. 

Тикшеренү мәгълүматлары буенча, 2020-2024 елларда Россиядә әзер ризыклар китертү базары әйләнеше 3,5 тапкырга арткан. 2025 елда «азык-төлек продуктлары» категориясендә онлайн сатып алулар суммасы (кибетләрдән һәм гомуми тукланудан азык-төлек һәм әзер ризык китерү) 2,2 трлн сумга якын тәшкил иткән. Миллионлы шәһәрләрдә әзер ризыкны китерү тормышның югары темпы белән бәйле, диләр аналитиклар. Рестораннар һәм башка җәмәгать туклануы оешмалары артыннан азык-төлек җитештерү һәм китерү ритейлер кулына күчте, ягъни җитештерүче турыдан-туры ризыкны кулланучыга илтеп тапшыра. Бу хезмәт билге аның бәясендә дә күренә башлады. 

Бүген кешенең туклануга ихтыяҗы зур. Күпчелекнең ризык әзерләүгә сарыф ителгән вакыты да кыйммәтле. Шуңа да сыйфатлы һәм ышанычлы күнегелгән ризыкларны китертүгә өстенлек алга таба да калачак. 2025 ел нәтиҗәләре буенча азык-төлек китерү сервисларының гомуми товар әйләнеше елына 29 процентка арткан. Шул ук вакытта елның һәр вакыты өчен «азык-төлек драйверлары» төрле икән. Җәй җитү белән төрле салатларга, яшелчә һәм җиләк-җимешләргә, салкын эчемлекләргә ихтыяҗ арта. Фастфудны елның җылы вакытында традицион рәвештә салкын чорга караганда активрак заказ бирәләр.

Төрле аерым “кухня”ларга һәм кайнар ризыкларга да ихтыяҗ зур. Шулай да иң популяр позицияләр арасында – бәлеш, фри бәрәңгесе һәм авылча бәрәңге кала икән. Ә җәйге чорда салкын ашлар белән кызыксыну аеруча сизелә. Мәсәлән, быел чөгендерле салатларга заказлар 5 тапкыр, окрошка өчен классик җыелма – 4 тапкырга, сыер ите белән – 3,5 тапкырга арткан. 

Бу узышта рестораннар акрынлап үз өлешен югалта һәм бу тренд дәвам итәчәк, дип саный белгечләр. Билгеле, үз вакытында китертү хезмәте ресторан бизнесын үстерү драйверы булды. Әмма киләчәктә бу сервисның актуальлеге кимиячәк, ди белгечләр.

Сәбәпләре агрегаторларның югары комиссияләре, үз илтү хезмәте булганда курьерларга хезмәт хакы һәм төрү чыгымнарының артуына бәйле. Нәтиҗәдә, рестораннар берәр вакыйгага бәйле чаралар хисабына гына яшәячәк. Аннан бәйрәмнәрдә экономияләү максатыннан үзләре ризык әзерләүчеләр барлыгын да исәпкә алыйк. 

Тулаем алганда, бүген әзер ризык азык-төлек ритейлының иң тиз үсә торган категориясе булып кала. Сәүдә челтәрләрендә әзер ризык сату ике ел рәттән уртача 30 процентка арткан. Бер үк вакытта азык-төлек товарларын онлайн сату үсә. 2026 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча сәүдә челтәрләрендә онлайн-заказлар саны 2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 17,6 процентка арткан. Экспресс-сервисларны китерүнең уртача вакыты бөтен ил буйлап 33 минут тәшкил итүе билгеле. Проектның төп үзенчәлеге  – тиз китерү булып кала. 

Сатып алучыларга даими рәвештә плитә янында торырга кирәкми дигән фикер уяна. Барысын да әзерлибез, төрәбез һәм тиз генә илтеп җиткерәбез. Шунысын да искәртик, әлеге юнәлеш арзан бәяләр хисабына да  үсә. Тәме һәм сыйфаты буенча да ретейлерлар киштәсендәге әзер ризык рестораннарның көндәлек тәкъдимнәреннән бер дә ким түгел.

Ихтыяҗ зур булу сәбәпле, сервислар даими рәвештә географияне дә киңәйтә. Бу юнәлешне маркетплейслар да перспективалы дип саный. Алар да киләчәктә әзер ризык җитештерүдә дә, аны китерүдә дә ритейлга һәм төрле агрегаторларга җитди көндәшлек тудырырга ниятли. Алда безне, мөгаен, әзер ризык җитештерү һәм китерү базарының тагын бер трансформациясе көтәдер бәлки. Кем белә?

Зифа Шәйдуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading