16+

«Безнең хәтердә мәңге яшь булып калырсың, Рөстәм...»

Улын ун ай көткән әти, ирен юксынган хатын һәм онытмаска сүз биргән сыйныфташлар сагышы...

«Безнең хәтердә мәңге яшь булып калырсың, Рөстәм...»

Улын ун ай көткән әти, ирен юксынган хатын һәм онытмаска сүз биргән сыйныфташлар сагышы...

«Үзем дә улын югалткан әти бит мин...»

Хәбибхакыйл абый белән Кукмарага эш белән баргач очраштык. Үзем белән таныштыргач, ул:

— Сезнең язмаларыгызны яратып укыйм. Күп язасыз. Яу кырында һәлак булган егетләр турында язганыгыз өчен зур рәхмәт. Үзем дә улын югалткан әти бит мин, — диде ул.

Әлеге сүзләргә күпме сагыш, сагыну, әйтеп бетергесез әрнү сыйган! Улларын югалткан әти-әниләрнең күзләренә карасаң, йөрәкләренең бер өлеше үзләре белән түгел кебек. Тормыш дәвам итә, көннәр үтә, кешеләр эшкә бара, өйләрендә утлар яна. Ә аларның күңелендә бер урын мәңгегә буш кала.

Хәбибхакыйл абый белән сөйләшкәндә дә иң элек Рөстәмнең соңгы көннәре түгел, ә яшәгән еллары турында беләсе килде. Әйдәгез, без дә Рөстәмнең тормышы белән танышыйк.

Өч улына өч йорт салган

1982 елның 22 маенда Хәбибхакыйл абый белән Наилә апа гаиләсендә икенче бала дөньяга килгән. Аңа Рөстәм дип исем кушканнар, Ринат белән Азат арасында кечкенәдән үк үҗәт булып үсә.

Өч малайлы йортның үз шау-шуы, үз мәшәкатьләре. Берсе йөгерә, икенчесе шаяра, өченчесе үзенчә дөньяны танып үсә. Әти-әнинең исә һәркайсына җитәрлек игътибар бирәсе, белемле итәсе, тормышта үз урынын табарга ярдәм итәсе килә.

Хәбибхакыйл абый озак еллар төрле оешмаларда сметачы хезмәтен башкарган. Хуҗабикә Наилә апа мех фабрикасында эшләгән. Икесе дә балаларын аякка бастыру өчен бөтен көчләрен куйган.

Сво, фото С архивп

Әти кеше улларының киләчәген кайгыртып яшәгән. Өчесенең дә үз гаиләсе, үз нигезе булсын дип теләгән. Һәм өч улына өч йорт җиткезеп биргән.

Уйланып карагыз әле: әти кеше еллар буе хезмәт куя, акча туплый, төзелеш мәшәкатьләрен күтәрә. Боларның барысын да нәрсә өчен эшли? Балаларының үз оялары, кайтып сыеныр урыннары булсын өчен. Әти йөрәге бит ул. Баласының тормышы җайлы булсын дип тырышкан. Баласы шатланса, үзе дә шатлана, баласы авырлык күрсә, йөрәге шунда ук сизә.

Рөстәм шук, шаян малай булып үскән. Өч туган тату яшәгән. Ул елларда бергә узган көннәрнең кадерен аңламаганнардыр да бәлки. Кем уйлаган бит, бергә уйнап үскән, бер өстәл артына утырып ашаган, бер йортта чыр-чу килеп йөргән малайларның берсе турында еллар үткәч шулай йөрәк әрнеткеч сүзләр сөйләнер дип...

Сво, фото С архивп

Хоккейчы да, музыкант та

Рөстәм Кукмараның 3 нче мәктәбендә тугызынчы сыйныфка кадәр белем алган. Спортны яраткан, «Вахитов» хоккей командасының алдынгы уенчыларының берсе булган. Команда берничә ел рәттән чемпионлыкны яулаган. Монда әлбәттә Рөстәмнең дә өлеше кергән. Егетнең кызыксынулары спорт белән генә чикләнмәгән.

Тальянкада да, баянда да уйнаган. Район күләмендәге төрле ярышларда катнашкан — тиктормас, сәләтле егет күңеле белән тормышка тартылган.

Рөстәм 1999 елда мәктәпне тәмамлагач, Лубян урман техникумында белем алган. Аннары Йошкар-Олада политехник институтта урманчылык юнәлешендә укуын дәвам иткән. Армия сафларында бурычын үтәгән.

Соңрак урманчылык өлкәсендә хезмәт куйган, төзелешләрдә катнашкан. Тормышын үз куллары белән корган.

Әле берничә ел элек кенә мәктәптә кәшәкә суккан, музыка белән шөгыльләнгән шук малай еллар узгач үз һөнәрен үзләштергән, хезмәт иткән, гаилә корган ир-егеткә әйләнә. Әти-әни өчен моннан да зуррак шатлык бармы икән? Балаңның үз юлын табуын, хезмәт куеп яшәвен, үз нигезен булдыруын күрү күпме еллык тырышлыкның нәтиҗәсе бит ул. Рөстәмнең дә алда әле күпме планнары, күпме яңа көннәре булгандыр...

«Ул бик яхшы кеше иде...»

Рөстәмнең тормышында Миләүшә Кутушева белән корган гаиләсе зур урын алып тора. Миләүшәнең беренче никахыннан улы үсеп килә. Рөстәм малай белән уртак тел тапкан, аны үз иткән. Гаиләдә якынаю өчен бер түбә астында яшәү генә җитми. Баланы аңларга тырышу, аның белән сөйләшү, кирәк вакытта янәшәдә булу кирәк. 

— Ирем бик әйбәт кеше, яратучан ир, кайгыртучан әти, искиткеч ул һәм абый, тугры дус иде. Ул үз сүзенә тугры булды, туган җирен яратты. Бик хезмәт сөючән, җаваплы, намуслы, йорт хуҗасы кеше, — диде ул.

Сво, фото С архивп

Саубуллашуның соңгысы икәнен белмәгәннәр…

2024 елның 25 декабрендә Рөстәм махсус хәрби операция зонасына контракт буенча китәргә карар кылган. Якыннары өчен бу җиңел кабул ителгән карар булмагандыр. Нинди генә яшьтә булмасын, әти-әни өчен бала барыбер бала булып кала. Аны юлга озатканда мең төрле уй килгән. Исән-сау йөрсен, сак булсын, тизрәк әйләнеп кайтсын...

Рөстәм ялга кайткан, гаиләсе белән күрешкән. Аннары яңадан хезмәт урынына киткән. Ул вакытта якыннары аның белән соңгы тапкыр күрешүләрен белмәгән. Әмма бер атна чамасы вакыт узгач, Рөстәм белән элемтә өзелгән.

Башта көткәннәр, бәлки, элемтә юктыр, хәбәр җибәрү мөмкинлеге булмагандыр, соңрак үзе шалтыратыр? Өмет кешене шундый чакларда яшәтә. Бер хәбәр барысын да үзгәртә алыр кебек. Ләкин көннәр узса да, хәбәр юклыгы шомландыра.

Хәбибхакыйл абый һәм аның гаиләсе улларын эзли башлаган. Төрле оешмаларга мөрәҗәгать иткәннәр. Мәгълүмат сорап кат-кат язганнар, ДНК үрнәкләре тапшырганнар. Кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин, барысын да сынап караганнар.

Көтү

Ун ай — 300 көннән артык вакыт. Ә якын кешеңнең язмышы билгесез булганда, көннәр календарьдагы саннар белән генә үлчәнми. Һәр көн өмет белән курку арасында үтә. Телефон тавышы сагаерга мәҗбүр итә, көтәсең. Ә көтә белүче йөрәк исә бирешми, бәлки, бүген хәбәр булыр, дип өметләнә…

Рөстәмнең гәүдәсе Донецк Халык Республикасында, Покровское юнәлешендә, Покровское авылы тирәсендә табылган. Ун ай буе улларының язмышын ачыкларга тырышкан гаиләгә, ниһаять, хәбәр килгән. Хәбибхакыйл абый бу көннәрне ничек кичергәнен үзе генә белә. Улы турында сөйләгәндә дә аның күңелендә күпме әйтелмәгән сүз калгандыр. 2026 елның 5 сентябрендә Рөстәмне Кукмара район үзәгендә Геройлар аллеясында җирләгәннәр. 

Сво, фото С архивп

«Без сине онытмабыз...»

Сыйныфташлары Рөстәмнең истәлеген мәңгеләштерергә тели. Алар мемориаль такта әзерли. Сыйныфташы Динара Алексеева (Хәйруллина) Рөстәм турында җылы хатирәләре белән уртаклаша:

— Рөстәмне искә алганда, мәктәп еллары, бергә үткәргән балачак мизгелләре күз алдына килә. Бергә укыдык, бергә үстек, хыялларыбыз белән уртаклаштык. Ул безнең өчен гади генә сыйныфташ түгел, ә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, эчкерсез, тыйнак һәм игелекле кеше иде. Аның күңелендә беркайчан да ялган булмады.

Ул игелекле, ярдәмчел, тыйнак, һәрвакыт башкаларга булышырга әзер кеше булды. Хезмәт сөючәнлеге, намуслылыгы белән аерылып торды. Тормышта үз урынын тапты, гаиләсе өчен чын терәк булды. Искиткеч әти, яхшы ир иде.

Сво, фото С архивп

Динара сүзләренчә, Рөстәмнең хәбәрсез югалуы сыйныфташлары өчен дә зур югалту булган. Гүя кайгы һәрберсенең ишеген шакыган.

— Синең ныклыгың һәм Ватанга тугрылыгың бүген мәктәп парталары артында утыручы малайлар өчен дә үрнәк. Син мәңгегә безнең сыйныфның, мәктәбебезнең, бөек Ватаныбызның герое булып калачаксың. Сине югалтуыбыз чиксез авыр, ләкин без синең белән горурланабыз.

Хуш, кадерле сыйныфташыбыз! Син безнең арабызда булмасаң да, күңелләребездә мәңге сакланырсың. Синең турында истәлекләр, бергә үткәргән еллар, якты хатирәләр безнең белән калачак. Урының оҗмахта булсын, Рөстәм. Якты истәлегең безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр, — дип сүзләрен җиткерде Динара.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading