Татарстанда җинаятьчеләр унбер айда 122 кешене үтергән. Белә торып, башка берәүнең сәламәтлегенә зыян салу сәбәбендә, кеше үлеме белән тәмамланган 251 җинаять теркәлгән.
Авыр җинаятьләргә “вакыт ноктасы” юк
– Утлы корал кулланылып кеше үтерелгән 17 җинаятьне тикшерү бара. Казандагы Дәрвишләр бистәсендә бер кеше газ пистолетын утлы корал итеп үзгәрткән. Чаллыда 20 яшьлек егет утлы корал ясаган. Нурлат һәм Тукай районнарындагы ике кешенең ясалма утлы коралы тартып алынды. Утлы корал куллану кебек наркотиклар тарату да авыр җинаятьләр төренә керә. Быелның 11 аенда наркотикларга бәйле 139 җинаять ачыкланды, наркотиклар таратучы 112 кеше тотылды. Наркотиклар таратуга үсмерләрне җәлеп итәләр, алар акчага кызыга, ахыры начар тәмамланачагын уйлап җиткерми. Яшүсмерләрне мондый ялгыш адым ясаудан сакларга кирәк, – диде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьләрне эзләү идарәсе җитәкчесе Рифат Катипов министрлыкта үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Көчләү белән бәйле – 82, ә сексуаль сыйфаттагы көчләү гамәлләре белән бәйле 169 җинаять теркәлгән. Оятсыз гамәл кылуларның 18 факты билгеле булган.
– Татарстанда, шөкер, күпләп көчләп йөрүче маньяк юк. Көчләүләр көнкүрештә күзәтелә. Кайберәүләр чакырып китерелгән хатын-кызга “интим хезмәте” өчен акчасын түләми, бу көчләү гамәленә әверелә. 12-15 яшьләр – кыз балаларның акылсыз гамәлләр кыла торган чоры. Интернетта “яшьтәше” белән язышалар, чишенеп фотога яки видеога төшәләр. Ахырда шушы оятсыз гамәл куркыту чыганагына әйләнә, – дип, ата-аналарны үсмер балаларына аеруча игътибарлы булырга чакырды Рифат Катипов.
Җинаятьләрне эзләү идарәсе хезмәткәрләре әйткәнчә, кеше үтерүчеләрне эзләү еллар үтсә дә туктатылмый.
– Югары Ослан районында 2020 елда билгесез хатын-кызның мәете табылган иде. Эзләнә-тикшерә торгач, аның Новосибрск өлкәсе кешесе булганлыгы ачыкланды. Әлеге хатынны үтереп, 4 яшьлек баласын тартып алганнар. Шушы җинаятьтә катнашкан 2 кеше кулга алынды. 2024 елда Нурлат районындагы авылда бер ир-ат белән бер хатын-кыз өйдә аракы эчәләр һәм талаша башлыйлар. Хатын-кыз теге ирне үтерә, үтерүче быел фаш ителде. Мамадыш районындагы бер авылда 25 ел элек кеше үтерү белән бәйле булган җинаять быел ачылды. Бер хатын-кыз өйдәше (сожитель) белән үзләренә таныш ир-атны үтерәләр һәм янәшәдәге урманга илтеп күмәләр. Шул ир-атның калдыклары табылды, үтерүчеләре дә тотылды, – дип, мисаллар китерде Җинаятьләрне эзләү идарәсенең аеруча мөһим эшләр һәм үткән еллардагы җинаятьләрне ачу буенча бүлек җитәкчесе урынбасары Артем Фуриев.
Гыйбрәтле хәлләр турында сөйләүне Җинаятьләрне эзләү идарәсенең шәхескә карата кылынган җинаятьләрне ачу бүлеге җитәкчесе Виктор Албутов дәвам итте.
– Саба районында бер төркем үсмерләр өйләргә кереп әйберләр урлап йөргән. Бер өйгә кергәндә хуҗабикәгә юлыкканнар, аның башына чүкеч белән сукканнар. Үсмерләр тотылды. Түбән Камада 2 хатын-кыз мәете табылган иде, җинаятьчеләр ачыкланды. Шулай ук, Алабугада кеше үтереп, мәетнең кисәкләрен төрле урыннарга илтеп ташлаган 6 җинаятьче дә кулга алынды, – диде Виктор Албутов.
Сүз “ыштансыз” калдыра
Җинаятьләрне эзләү идарәсе хезмәткәрләре 48 453 354 сум акчаларын мошенникларга күчерергә җыенган 57 кешене алданудан коткарып калган. Мошенникларның 16 “курьеры” тотылган.
– Гади кешеләр генә түгел, директорлар да алдана. “Мошенниклар сүзләреннән иләсләнгән кешенең кулыннан телефонын тартып алып булмый, хәтта”, – дип әйтүчеләр бар. ФСБ, Пенсия фонды, МВД исеменнән ялган шалтыратулар кулланыла. “Украинага күчерелә акчагыз, җавап бирәчәксез”, дигән сүзләр белән куркыталар. Шушы рәвештәге сүзләргә ышынып, шәхси документ, банк картасы саннарын әйтә күрмәгез, сөйләшүне шунда ук туктатыгыз, – дип кисәтте Рифат Катипов.
Полициянең борчулы мәсьәләсе
Журналистларның кадрлар, хезмәт хаклары, ришвәтчелек турындагы сорауларына да ачыктан-ачык җавап бирергә тырышты Рифат Катипов.
– Интерпол белән хезмәттәшлек туктамады, бу хезмәттәшлек тагын да ныгыр, дип ышанам. Яшь хезмәткәрнең нәтиҗәле эшли башлавы өчен кимендә 2 ел тәҗрибә туплавы кирәк. Җинаятьләрне эзләү хезмәткәрләренең эшләре авыр һәм хәвефле, гаиләләрен дә һәм ялны да юньләп күрмиләр, ә хезмәт хаклары мактанырлык түгел. Хезмәт хаклары күтәрелмәсә, тагын 2-3 елдан тәҗрибәле кадрлар эштән китеп бетәрләр, дип куркам. Бер ришвәтче, кайсы гына тармакны алып карасак та, бөтен тармакка кара тап төшерә. Хезмәткәрләрдән кемдер ришвәт ала икән, ул безнең кеше түгел, аның белән ышанып ут астына кермибез, – диде Рифат Катипов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар