16+

Кеше үзенең фатирында тончыгып үләргә тиеш түгел

Татарстанда быел күп фатирлы 813 йорт капиталь төзекләндерелә.

Кеше үзенең фатирында тончыгып үләргә тиеш түгел

Татарстанда быел күп фатирлы 813 йорт капиталь төзекләндерелә.

Республикада күп фатирлы 12 мең 191 йорт капиталь төзекләндерелде инде. Нәтиҗәдә, 2 миллионнан артык кешенең тормыш-көнкүреш шартлары яхшырды. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр үзләре дә капиталь ремонтка 50 миллиард сум акча керткән.

Федераль үзәк ярдәме

– Татарстанда 2010 елдан башлап торак фондны яңартуга керешелде. Моңа “Торак-коммуналь хуҗалык реформасына теләктәшлек фонды турында”гы 185нче федераль закон этәргеч бирде. Капиталь төзекләндерү федераль, республика, муниципаль берәмлекләр бюджеты һәм гражданнарның түләүләре хисабына башкарыла. Торак фондка капиталь ремонт буенча 2014-2043 елларга исәпләнелгән программага республикадагы күп фатирлы 17 мең 635 йорт кертелде. Исемлектәге 12 мең 191 йорт капиталь төзекләндерелде инде. Быелгы планга республиканың 41 муниципаль берәмлегендәге күп фатирлы 813 йорт алынды, 124 лифтны яңага алмаштырырга туры киләчәк, – диде республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин 28 июльдә Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта.

Лифт – җитди мәсьәлә

“Тагын ничә лифтны алмаштырырга кирәк?” – дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.

– 2029 елга кадәр 1 мең 474 лифтны яңага алмаштыру сорала. “Татлифт” заводы лифтлары кулланыла. Күп фатирлы йортларның проектларына бәйле рәвештә, теләсә нинди лифтны урнаштырып булмый, лифт – җитди мәсьәлә, – дип җавап кайтарды Дамир Шәйдуллин.

– Кайбер торак милекчеләре ширкатьләре “капиталь ремонт” өчен түләүләренә җиңелчә карый. Йорт бит туза тора, лифтлар да искерә. Акча җыешып бармасалар, алар лифтны нинди акчага куярлар? – дип, Татарстанның дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Александр Тыгин да үзенең фикерен әйтте бу сорауга карата.

Төтен белән шаярмагыз!

– Республикада күпкатлы 4 мең йорттагы фатирларда ачык утлы камералы котеллар һәм газ белән эшләүче су җылыткычлары файдаланыла. Газ көнкүрештә зур ярдәмче, ләкин, газ бик куркыныч чыганак. Йорттагы яки фатирдагы төтен суыру юллары төзек һәм ачык булырга тиеш. Кайбер фатирларда “евроремонт” ясап, төтен юлларын каплыйлар, матурлыкны боза, имеш. Мондый гамәлләр хәвефле. Юл авариясе – мәгънәсез үлем. Кеше үзенең фатирында да мәгънәсез рәвештә төтенгә тончыгып үләргә тиеш түгел. Фатирда төтен суыру юлы томаланган булса, газ бирү туктатыла. Татарстанда 2-3 катлы йортлар да шактый, алар тирәсендәге агачларның йортны узып үсүләренә юл куярга ярамый. Һавага чыккан төтен агачлар җилләре тәэсирендә киредән йорт эченә кереп китә һәм кешеләрне агулый. Кеше сөрем газын сизмичә дә үлә. Шунлыктан, капиталь төзекләндерү барышында төтен суыру юлларына нык игътибар бирү зарур, – дип кисәтте Александр Тыгин.

Кайбер муниципаль берәмлекләрдә капиталь ремонтка тиешле игътибар күрсәтелмәвен дә искәртте ул.

– Йортның тышкы дивары матур, эчке ягы – черек. Мондый төзекләндерүдән мәгънә юк. Төтен суыру юллары тәртипкә китерелмәгән. Мәсәлән, Мөслимдәге Банковая урамындагы капиталь төзекләндерелгән дип саналган күп фатирлы йортның подвалында су. Йортның подвалындагы су торган саен нигезне какшата, – диде Александр Тыгин.

Бурыч 540 миллион сум

Татарстанда быелгы программада күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерүгә 11,4 миллиард сум каралган.

– Республика буенча 115 йортта төзекләндерү эшләре инде тәмамланды. Актаныш, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алексеевск, Арча, Саба, Мамадыш, Спасс активлык күрсәтә. Казан – әйдаман, башкалада капиталь төзекләндерүнең быелгы планы үтәлеше – 61,8 процент. Капиталь ремонт өчен торак мәйданның һәр квадрат метрына 10 сум 16 тиен түләү каралган. Гомумән алганда, татарстанлылар түләүләрне башкаруга җаваплы карый. Ел саен “капиталь ремонт”ка 6 миллиард сум акча җыела, бу – 96 процент. Ләкин, бурыч та 540 миллион сумны тәшкил итә. Кайбер күп фатирлы йортларның “капиталь ремонт” өчен бурычларын бетерүләре сорала, акча үзләре өчен җыела, ләбаса, – диде “Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык фонды” коммерциячел булмаган оешманың генераль директоры Айрат Әбүзәров.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading