16+

Коллекторлар куркытса, суд приставларына хәбәр бирегез

Банклар яки кече финанс оешмалары физик затлардан кредит бурычларын түләттерүдә коллекторлар хезмәтен дә куллана.

Коллекторлар куркытса, суд приставларына хәбәр бирегез

Банклар яки кече финанс оешмалары физик затлардан кредит бурычларын түләттерүдә коллекторлар хезмәтен дә куллана.

Россиядә – 673, шул исәптән Татарстанда 16 коллектор оешмасы исәпләнә.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Рамил Шиһапов сөйләгәнчә, коллектор оешмасының Суд приставлары федераль хезмәте реестрында теркәлгән булуы зарур. Коллекторлар бурычлы кешегә тәүлегенә – 1, атнасына – 2 һәм айга 8 мәртәбә генә шалтырата ала. Шалтыратулар эш көннәрендә 08.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә, ә ял көннәрендә 09.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр рөхсәт.

– Коллектор оешмасы хезмәткәре бурычлы кеше белән атнасына 1 мәртәбә генә шәхсән очраша ала. Ул кайсы оешмадан килгәнлеген, исем-фамилиясен әйтергә һәм таныклыгын күрсәтергә тиеш. Дорфа сөйләшү, куркыту тыела. Бурычлы кешенең язмача рөхсәтеннән башка, аның әти-әнисенә яки туганнарына “бурычы бар” дип шалтыратырга ярамый. Теге яки бу кешенең бурычы барлыгы турындагы хәбәрне социаль челтәрләргә урнаштыру рөхсәт ителми, – диде Рамил Шиһапов.

Быел гражданнар Суд приставлары федераль хезмәтенә коллекторлар өстеннән 800 шикаять язган. Шулардан 296 очракта коллекторларга карата административ чара күрелгән, ягъни, штраф түләттерелгән.

Банктан яки кече финанс оешмасыннан кредит алганда килешүдәге искәрмәләрне игътибар белән укыгыз, ашыгып имза куймагыз.

– Коллектор оешмасы хезмәткәре кайсы оешмадан булуын, исем-фамилиясен, раслау кодын әйтергә тиеш. Әгәр коллектор куркытып, басым ясап сөйләшсә, куркып калмагыз. Коллекторның исем-фамилиясен күрсәтеп, Суд приставлары федераль хезмәтенә хәбәр бирегез, – диде Рамил Шиһапов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading