— Үземнең баламны ничек бәялим инде? Ул гел матур, сәләтле, яхшы кебек тоела. Сөбеһаналлаһ, бөтен караучылар да аны җылы кабул итәр дип ышанам. Тагын бер баскычка күтәрелдек, шулай да эшебез күп. Бу дәрәҗәдән төшәргә ярамый, бары алга! Илһам Шакировның тормышында кыен мизгелләр күп булган. Тик ул бирешмәгән. Бу фильмны тамашачылар легендар шәхес тормышы итеп кенә түгел, ил язмышы буларак та кабул итүен теләр идем. Ул барлык тарихи вакыйгаларның шаһиты булган, бәлки, шуңа да чын күңелдән башкаргандыр. Илһам ага башкача булдыра алмаган, — диде ул.
«Гримм ясау гына 4 сәгатькә сузылды»
Сериалда 74 актер һәм массакүләм эпизодларда 800 гә якын кеше катнашкан. Күпчелек актерларны театрга еш йөрүче тамашачылар шунда ук танып алыр, билгеле. Илһам Шакиров ролен башкарган Чаллы театры актеры Марсель Мөсавиров исә, үзен тамашачы алдында имтихан тоткан кебек хис итте.
— Фильмны төшерү тәмамлангач та, 3-4 ай Илһам абыйның тавышын, хәрәкәтләрен кабатлыйм кебек тоелды. Алар миңа сеңеп калды. Иң кыены Илһам абыйның өлкән вакытын уйнау иде. Гримм ясау гына 4 сәгатькә сузылды. Әле аны төшерү процессында бераз рәтләп тә торырга кирәк, — диде ул.
Чаллы театры актеры Марсель Мөсавиров
Дөрес, Илһам Шакировның гомер көзен без күрмәдек, ул өченче сериядә. Шуңа барыбызга да премьераны көтәргә кала.
Яңа елдан соң рус һәм татар телендә фильм Татарстан буенча прокатка чыгачак. Ә телевезион премьера киләсе елның яз айларында ТНВ каналында булыр дип көтелә.
Комментарийлар