16+

Курку белмәс һәм тырыш кешеләр иле без

Татарстанда 2026 ел – Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы.

Курку белмәс һәм тырыш кешеләр иле без

Татарстанда 2026 ел – Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов:”Ватан сакчыларына һәм тыл хезмәтчәннәренә тирән хөрмәт йөзендә, республикада 2026 ел – Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы булсын”– дип әйткән.

Ел шигарендәге чараларга 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне алдыннан рәсми рәвештә старт бирелде.

Дәүләт ярдәме

– Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы –  Татарстанда 2025 елдагы Ватан сакчылары елының дәвамы. Россия Президенты Владимир Путин тәкъдимендә илебездә 2026 ел – Халыклар бердәмлеге елы. Болар барысы да аваздаш. Бердәмлек һәм ватанпәрвәрлек бик мөһим, – диде республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта.

Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннарына дәүләт ярдәме күрсәтелә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә дә социаль ярдәм чаралары каралган. Мәсәлән, өйгә газ кертелсә, чыгымнарның 100 мең сумы капланыла. Махсус хәрби операция ветераны үз эшен ачса, 350 мең сум бирелә. Фермерлык белән шөгыльләнергә ниятләсә, ташламалы кредит алу мөмкинлеге бар. Махсус хәрби операциядә катнашкан кешеләр эшкә урнашу мәсьәләсендә министрлыкка 8 (843) 564-11-11 телефоны буенча шалтырата ала. Министрлык сайтында “Забота СВО” бүлегендә белешмәләр урнаштырылган.

“Аналар улларын көтәләр”

– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәхнәләрдән республиканың хәрби һәм хезмәт батырларын халыкка күрсәтергә, хөрмәтләргә чакырды. Мәдәният учреждениеләрендә Бөек Ватан сугышы, тыл хезмәтчәннәре һәм махсус хәрби операция темасына 1 меңнән артык чара планлаштырылды. Казанда Камал театрында “Аналар улларын көтәләр” спектакле бара. Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләре театрлары, “Халыклар дуслыгы” йорты да тематик чаралар үткәрә, – диде республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова.

Татарстан тарафыннан Крым Республикасында Бөек Ватан сугышы вакытында Кырымны фашист гаскәрләреннән азат итүдә катнашкан татар сугышчылары истәлегенә һәйкәл төзеләчәк. Шушы хәбәрне ишеткәч, “Казан каймасы” уема килде. 1941-1942 елларда Татарстанның Апас, Кайбыч, Тәтеш, Буа, Кама Тамагы җирлекләрендә, шулай ук Чувашия һәм Мари Эль республикаларының бер өлешләрендә 331 чакрымга сузылган окоплар казылган, 419 землянка төзелгән. Эшләр 30-40 градус салкыннарда да туктамаган, 107 мең кешенең күбесе хатын-кызлар, үсмерләр һәм картлар булган. Ачлыктан һәм салкыннан шактый кешеләр көрәк яки кәйлә тоткан хәлендә үлгән.

– “Казан каймасы” төзелешендә катнашкан фидакарьләр истәлегенә дә Казандагы Җиңү паркында һәйкәл-композиция урнаштырылса яхшы булыр иде, – дип тәкъдим ясадым.

– “Казан каймасы” – хезмәт батырлыгы. Һәйкәл булдыру игътибарга лаеклы тема, – дип фикерне хуплады республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова.

Бездә яшьләр миллион

Татарстанда 35 яшькә кадәрге 1 009 105 кеше исәпләнә. Россия Президенты Владимир Путин башлангычындагы “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты кысаларында күпсанлы чаралар гамәлгә ашырыла.

– Яшьләр Донецк һәм Луганск республикаларына гуманитар ярдәм җыюда катнаша. Республикада 67 эзтабарлар отряды эшли, алар 1200 кешене берләштерә. Узган ел Ленинград өлкәсендә Советлар Союзы Герое Василий Гречишников самолеты табылды. Волонтерлар махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә хуҗалык эшләрендә ярдәм күрсәтә, – диде республиканың яшьләр эшләре буенча министры урынбасары Владислав Усанов.

“Поезд Победы” музей-поезды 8-10 мартларда Казанда, ә 11-14 мартларда Чаллыда тукталыш ясый.

Данлы хезмәт коллективлары

Татарстанның һөнәри берлекләр федерациясе рәисе Елена Кузьмичева әйткәнчә, республикада хезмәт династияләре бик күп, аларга багышланган китап әзерләнә, предприятиеләрдә остазлык хәрәкәтенә нык әһәмият бирелә. Предприятиеләрдә хезмәт династияләре катнашында чаралар оештырылачак.

Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов сөйләгәнчә, Бөек Ватан сугышы елларында республикага 70 предприятие эвакуацияләнгән.

– Татарстан Президентының 2022 елның 12 апрель Указы нигезендә предприятиеләргә “Татарстан Республикасының фидакарь хезмәт предприятиесе” исеме бирелә. 27 предприятие әлеге мактаулы исемгә лаек булды инде. Болар: Казанның Горбунов исемендәге авиация заводы, Казанның вертолетлар заводы, Казанның казна дары заводы, Яшел Үзәннең Горький исемендәге суднолар төзү заводы, Чистайның “Восток” сәгать заводы, “Татнефть” гаммәви акционерлык җәмгыяте, Кукмараның металл савыт-сабалар заводы һәм башкалар. Татарстандагы 87 предприятие фронт өчен заказлар үтәгән, – диде Радик Салихов.

Билгеле булганча, Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading