Эштән китүнең сәбәпләре төрле мөмкин. Кайвакыт безгә ошап та бетмәскә мөмкин. Кайбер үзенчәлекләр хакында сөйләшеп алыйк.
Иң җиңеле – үз теләгең белән китү
Эштән китүнең иң гади ысулы – үз теләгең белән эштән китүгә гариза язу. Гадәттә, үзенең эштән китүе турында эшче җитәкчегә ике атна алдан хәбәр итә. Чөнки эш бирүче, Хезмәт кодексы нигезендә, шушы ике атнаны эшләп бетерүне таләп итәргә хокуклы. Үзара килешә алсагыз, ике атна эшләмичә дә китәргә мөмкин. Закон гаризаны язган көнне эштән азат итүне дә тыймый.
Соңгы эш көнендә сезгә барлык документларыгызны, хезмәт кенәгәсен һәм тулы исәп-хисапны бирергә тиешләр. Тулы исәп-хисап – эшләгән һәм алар өчен әлегә түләнмәгән көннәр өчен хезмәт хакы. Шулай ук файдаланылмаган ял өчен компенсация дә.
Әгәр сез эштән китәргә берничә көн кала авыргансыз икән, исәп-хисап көнендә үк сезгә бөтен больничный өчен түләргә тиешләр. Лайфхак: әгәр сез рәсми эштән азат ителгәннән соң 30 көн эчендә авырсагыз, больничный алыгыз. Терелеп, аякка баскач, аны элеккеге эш урыныгызның бухгалтериясенә илтегез. Бу больничный өчен сезгә элеккеге уртача хезмәт хакының 60 процент күләмендә түлиячәкләр.
Кайбер очракларда үз теләгең белән киткәндә ике атналык хезмәт хакы күләмендә акчалата компенсация алып була. Ул сезгә түбәндәге очракларда эштән азат ителгәндә тиеш: эш бирүче күченеп китә һәм хәзер башка адрес буенча урнаша; сез сәламәтлегегез какшау аркасында эшли алмыйсыз; сез армиягә чакырулы; сезнең вазыйфага элеккеге хезмәткәрне чыгаралар.
Моннан тыш, кайбер оешмаларда хезмәткәрләр белән коллектив килешү төзиләр. Кайвакыт анда эштән киткәндә ял пособиесен түләү өчен махсус шартлар язалар (әгәр сезнең оешмада актив профсоюз бар икән). Әгәр шундый килешү буенча эшлисез икән, эштән киткәнче, коллектив килешүне өйрәнегез.
Шундый очраклар да була, кешеләргә үз теләкләре буенча гаризаны факт буенча ирексездән язарга туры килә. Факт алдына куялар: яз да кит. Закон буенча, болай эшләргә беркемнең дә хакы юк. Әгәр дә сезне гариза язарга мәҗбүр итсәләр, сез Хезмәт инспекциясенә яки судка барып, үз хокукларыгызны яклый аласыз. Судлар эштән куылганнар ягына баса.
Ике якның да килешүе буенча эштән китү
Нигездә, мондый ысулда искитәрлек берни дә юк. Мондый вариант үз теләгең белән эштән китүгә тиң (ягъни алга таба эш эзләгәндә мондый маддә сезгә берни белән дә комачауламаячак). Килешү буенча эштән китү үз теләгең белән китүгә караганда күпкә отышлырак булырга мөмкин. Бу вариантны үзегез тәкъдим итегез. Эш бирүчеләргә соңыннан суд юлларында йөрүгә караганда, сезгә аз гына компенсация түләү кулайрак.
Кыскарту буенча эштән китү
Штатны кыскарту буенча эштән киткәндә, эш бирүче сезгә үз теләгегез белән киткәндәге кебек акчаны түләргә тиеш. Кыскартылганнан соң 30 көн эчендә авырып китсәгез, больничный алырга да хакыгыз бар. Өстәвенә, айлык хезмәт хакы күләмендә ял пособиесе алачаксыз (ягъни тагын бер хезмәт хакы).
Шунысы мөһим! Кыскарту турында сезгә ике айдан да соңга калмыйча язмача хәбәр итәргә тиешләр.
Кыскартудан соң беренче эш итеп, ике атна дәвамында, мәшгульлек үзәгендә исәпкә басыгыз. Әгәр ике ай дәвамында эш тапмасагыз, хезмәт кенәгәсен алыгыз да (аңлашыла ки, анда эшкә урнашу турында яңа язма юк) һәм икенче ай өчен компенсация түләү үтенече белән гариза языгыз. Сезгә тагын бер уртача хезмәт хакы түләнәчәк.
Әгәр кыскартудан соң өченче ай эчендә сез эш тапмасагыз, тагын бер хезмәт хакы ала аласыз. Әмма бу соңгы тапкыр булачак.
Кыскарту буенча һәркемне дә эштән чыгарырга ярамый. Мәсәлән, өч яшькә кадәр баласы булган яки йөкле әниләрне кыскартырга ярамый. Шулай ук балаларына 14 яшь тулмаган ялгыз ата-аналарны. Кыскартырга ярамаган хезмәткәрләрнең тулы исемлеге РФ Хезмәт кодексының 261 маддәсендә бар.
Лилия Яфизова
Фото: ru.freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар