Татарстанның атказанган артисты, “Алтын битлек” иясе, “Тантана” премиясе лауреаты, Кариев театры актрисасы Альбина Гайзуллина белән әңгәмәбез соңгы тапкыр сайтта 2015 елда чыккан.
Бу вакыт эчендә, билгеле, актрисаның тормышында үзгәрешләр күп булган. Альбина Гайзуллинаны күпләр актер Рөстәм Гайзуллинның тормыш иптәше буларак та белә. Альбина белән очрашып, Гайзуллиннар гаиләсе белән якыннан таныштык.
– Сез Лисичанск шәһәрендә тугансыз икән. Әти-әниләрегезне ул якларга нәрсә илткән? Бәхет эзләп барганнармы?
– Паспортта туган җир – Лисичанск шәһәре дип язылган. Әмма мин анда нибары 3 ай гына яшәгәнмен. Әти тумышы белән Саба районыннан, ә әни Биектау районыннан. Кавышып, гаилә корганнар. Әти Украинага шахтага эшкә киткән. Әни бала тапканчы әти белән күрешеп кайту өчен юлга чыккан. Исән-сау килеп җиткән. Бер атнадан соң, мин туганмын. Билгеле, бала кая туа, аны шунда теркиләр. Миңа исем кушу тарихы да кызык әле. Әтинең Вәсилә дип исем кушасы килгән. Туу турында таныклык алырга килгәннәр. Анда бер рус хатыны утыра икән. Әти – Вәсилә исемен әйткән. Ә ханым Василиса дип язган. Аннан тагын бер бланк алып Василия дип язып куйган. Тәмам ачуы килә башлагач: “Бөтен бланкларымны бозып бетерәсез”, – дигән. Әти кул селтәп: “Ярар, Альбина”, – дип языгыз” дигән. Әти-әни минем бераз үсүемне көтеп, 3 ай Украинада яшәп торганнар да, кире Татарстанга күченеп кайтып киткәннәр. Биектау районының Дөбьяз авылында төпләнгәннәр. Минем балачагым, үсмер чакларым Татарстанда үтте. Бер мәл үсмер чакта Лисичанскка барасы килгән иде. Бигрәк тә бу хәлләргә кадәр. Безнең анда туганнар да яшәде. Хәзер күченеп киттеләр инде. Әмма ул җирләр әти-әнинең күңелендә матур истәлек булып калган. Әни сатуга абрикослар чыккач: “Бу җимешләрне күргәч, синең сабый чагың искә төшә. Рәт-рәт тезелеп киткән абрикос агачлары арасында коляска этеп йөрдем. Ул абрикослар җирдә ята иде”, – дип әйткәне булды.
– Балачакта бик шук бала булгансыз бугай. Хакмы?
– Әйе, мин хәтта балалар бакчасыннан да качып кайта идем. Балалар бакчасының бер көнен дә хәтерләмим. Бары ботка исен һәм бакчага барырга теләмәвем генә истә. Бөтен авыл малайларын урамда җыеп йөрүче кеше идем. Кышларын түбәдән гел төшмәдек. Ул вакытта шифр түбәләр әле, салкында алар шартлап сына. Кешеләрнең сарайларына килеп төшәбез, көчкә чыгабыз. Менә шундый шуклык бар иде. Беркайчан үземне кимсетергә ирек бирмәдем. Кирәк булса, сугыштым да. Энекәшем Фәрхәт өчен дә бик кырыс апа булганмын инде. Әти-әни янында майлап-җайлап кына сөйләшәбез. Алар эшкә киткәч, Фәрхәткә тәрбия сәгате үткәреп ала идем. Җаныкаем, ул аны хәзер дә хәтерли. Начарга өйрәтмәгәнмен инде, әмма эшләткәнмен (көлә). Әти-әни гел эштә булгач, безнең маҗараларны күреп тә бетермәгән. Әни бик йомшак холыклы кеше. Ачулана да белмәде, кул күтәрү турында әйтеп тә тормыйм. Бу яктан әти таләпчәнрәк иде. Моңа өстәп, мин әби-бабай тәрбиясен татыган бәхетле балаларның берсе. Дәү әти – әни кебек йомшак кеше иде. Ә дәү әни – “мировой” булды. Әби-бабай Сая авылында торды. Өйдән 7-8 километр тирәсе генә юл. Тормышка яраклашырга шушы Сая авылы халкы, дәү әти-әнием өйрәткәндер, мөгаен. Чиратка бассаң да, беренче булып басырга, эштән курыкмаска өйрәттеләр. Ә шәһәр тормышына әниемнең бертуганы – Әнисә апа төшендерде.
– Дәү әни дә әни кебек якын булгандыр, димәк. Шәхес буларак формалашуга йогынты ясаган кешеләрне югалту аеруча кыен...
– Дәү әни оныгын күреп калды, шөкер. Нурсолтанны тапкач, аны мунча кертергә кайткан идек. Дәү әни баланы күреп: “Абау, кызым, батон хәтле генә бит бу. Кеше булырмы ул”, – дип кызык кына сүзләр әйтеп куйган иде. Җор телле, шундый чая кеше булды. Ул авырып ятмады. Шикәре күтәрелеп, йөгереп йөргән җиреннән китеп барды. Дәү әни: “Баш әйләнә”, – дип әйтә иде. Әмма яшьлегебез белән без бу сүзләргә артык игътибар бирмәгәнбез. Авырулары, сызланулары да булгандыр. Әмма ул безгә аны сиздермәскә тырышты, шуңа аның үлеме бик аянычлы иде.
– Ни өчен нәкъ театр көллияте соң?
– Математиканы яратмый идем, шуңа 9 нчы сыйныфтан китәргә булдым. Кая укырга керүемне йомырка хәл итте (көлә). Сыйныф белән походка әни йомырка пешереп җибәргән иде. Һәрберсен газетага төргән. Шулай тамак ялгаганда бер йомырканы сүттем, ә анда: “Театр көллиятенә студентлар җыябыз”, – дигән игълан. Шул газетны атмыйм әле дип кесәмә тыгып куйдым. Мәктәп вакытында ук иҗатка тартылдым, конкурс, бәйгеләрдә катнаштым, шуңа игъланны күргәч, имтиханнарга әзерләнеп, Казанга килеп, көллиятне эзләп табып, бар этапларны үтеп, укырга кердек.
– Рөстәм белән мәхәббәт тарихыгыз да кызык. Сез төркемдәшләр, бергә укыгансыз. Ул вакытта эчтә күбәләкләр бар идеме?
– Бик хисләнеп, очып йөргән вакытларыбыз иде. Көне-төне бергә идек. Сөйләшер сүзләр дә бетмәде. Рөстәм гел кытыклап, төртеп китә иде. Мин рәхәтләнеп көлдем. Рөстәм – романтик ул. Очрашуга килгәндә дә буш кул белән йөрмәде. Рөстәм миңа беренче курста укыганда ук очрашырга тәкъдим итте. Ул вакытта кире кактым. Икенче, өченче курста да каршы килдем. “Төркемдәшләр белән очрашмыйм”, – дип тә кистереп әйтеп куйдым әле. Шулвакыт Рөстәм сынап карар өчен Марсель Махмутовтан мине очрашуга чакырырга сораган. Тинчурин театрына килдек. Марсель дә очрашырга тәкъдим итә. Эшенең нәрсәдә икәнен сизеп алдым, көлештек тә бетте. Дүртенче курста безне Минзәлә театрына практикага җибәрделәр. Без көллиятнең тулай торагында яшәдек. Андагы егетләр безгә күз кыса башлады. Ә мин андый әйберләрне яратмадым, күңелем кайта иде. Шулвакыт Рөстәм: “Мин Альбинаның егете”, – диде. Егетләр бәйләнмәсен өчен мин дә ризалаштым. Аннан Рөстәм бүлмәгә шакып, кич утырырга чакырды. “Без бит очрашабыз, үзең әйттең бит”, – диде. Каршы әйтергә тырыштым башта, аңа җавап итеп: “Әйттең, бетте”, – ди. Менә шул төгәл, үз сүзендә каты торуы ошады. “Ярый, очрашабыз”, – дидем.
– 15 ел Рөстәмнең әти-әнисе белән яшәгәнсез. Авылда иркенлекне тоеп үскәч, шәһәр фатирында кысан булмадымы?
– Минем фатирда яшәп карыйсы килде. Шәһәргә кунакка килгәч, балконга чыгып карау, ниндидер рәхәтлек бирә иде. Миңа бакчага баргач авыр булды. Авылда, чыннан да, иркен бит. Ә шәһәр бакчасында бар җиргә нәрсәдер утыртылган. Кечкенә генә сукмактан йөрисе. Әти-әниләр белән яшәү безгә уңайлы иде, чөнки Рөстәм дә, мин дә иртән чыгып китеп, кич кайттык. Аннан бер-бер артлы балалар туды. Биш ел бала тудыру буенча ялда булдым. Кайнана белән кайнатага мин бик рәхмәтле. Алар мине үз кызлары кебек кабул иттеләр. Рөстәм – бердәнбер уллары булса да, аларны безне тигез күрде, шуңа күрә 15 ел сизелмичә үтеп киткәндер. Һәрвакыт балаларны калдырып торырга кешебез булды. Әти-әниләр безгә бик зур таяныч, терәк иде. Без – бәхетле. Рөстәмнең туганнарын да бик яраттым. Кайнананың апа-абыйларын, Рөстәмнең әбисен якын иттем. Әби авыргач, ул бездә яшәп тә торды. Мин декрет ялында идем әле, өйдә әби белән кала идек.
– Сез идеаль килен булгансыз инде, димәк. Балачактагы шуклык кая киткән икән соң?
– Мин Рөстәм белән очраша башлагач “басылдым”. Рөстәм дә шундый чая, җор телле кеше бит. Икебез дә андый булсак, тормыш итү кыен булыр дип уйлаганмын, күрәсең. Мин бу сыйфатларны үз-үземдә бастым дисәк, дөресрәк тә булыр. Көллияттә укыганда остазым Илдар абый Хәйруллин миңа: “Дөбьязның әче катыгы”, – дия иде. Мин бу сыйфатларны үз-үземдә бастым дисәк, дөресрәк тә булыр. Мин аны авырлык итеп кабул итмәдем бит. Өлкән яшьтәге кешегә ярдәмем тисә, бик шатландым. Әти-әни белән яшәгәч, аларга комачауламас өчен балаларны хәтта елатмадым да. Аз гына тавыш чыга башласа да, сикереп тора идем. Рөстәм белән бәхәсләшсәк тә, аны әти-әнигә сиздермәдек. Үпкәләр икебез арасында гына калды. Үз фатирыбызга күчкәч, ялгызлыкка ияләшү кыен булды. Гел өйдә кеше булуына күнеккәч, әллә ничек, уңайсыз иде. Тавыш, сөйләшү җитмәде. Аннан өйрәнеп киттек инде. Хәзер дә әти-әнидә безнең фатирдан ачкычлар бар. Алар өчен ишекләребез һәрвакыт ачык.
– Ачу килгән мизгелләр дә буладыр бит?
– Мин ачык бәхәскә кермим. Елга бер әйтеп куя алам инде. Әйтәм дә онытам. Гомумән, мөнәсәбәтләргә ачыклык кертергә, тавыш куптарырга яратмыйм. Ә менә яшьләр башка. Мин бөтенесен дә бер тәртәгә тигезләмим, ләкин кайберәүләр җайлап әйткән киңәшләрне дә күңеленә якын ала, тиз кабынып китә. Минут саен: “Минем хокукым бар”, – дип әйтүне дә өнәп бетермим. Күрәсең, буын, заманасы шундый. Социаль челтәрләр дә йогынты ясый. Кайвакыт шәхси сәхифәләр үз-үзенә соклануга кайтып кала. Аллаһы Тәгалә гади, ихлас күңелле киленнәр насыйп итсен дип теләп торабыз инде.
– Рөстәмнең әнисе аш-су остасы. Бер казанга ике тәкә башы сыймый диләр. Сез юл куя идегезме?
– Әни – профессионал бит. Әлбәттә, мин аның кебек булдыра алмыйм. Аның белән бергә ашарга әзерләп, бик күп нәрсәгә өйрәндем. Әни энемнең туена 100 кешегә өстәл әзерләде. Рөстәм дә, балалар да тәмле ашап үстеләр. Алар аңа күнектеләр. Безнең өйдә, мәсәлән, аш бөтенләй ашалмый. Көн саен булмаса да, мантый, өчпочмак, бөккәннәр пешереп торам. Дөрес, мин аларны бераз “тәрбияләдем” (көлә). Кара бодай ашарга өйрәттем.
– “Төп геройларны уйнарга яратмыйм”, – дип тә әйткән булгансыз. Ә тормышта төп герой буласы киләме?
– Тормышта хатын-кыз болай да төп герой. Әни булу да зур җаваплылык. Тулаем, дилбегәне үз кулыма аласым килми. Ә театрга килгәндә, бу сүзләрне әйткәндә “Диләфрүзгә дүрт кияү”не куеп йөргән мәлебез булгандыр. Остазым Тәслимә апа Фәйзуллина: “Андый рольләргә кызыкма”, – дигәне исемдә. Без ул спектакль белән күп йөрдек, күрәсең, рухи яктан арыган булганмындыр. Аннан соң да төп рольләрем булып торды. “Рөстәм маҗаралары”нда гына да 1 сәгать ярымда 13 рольгә керәсең. “Тынлык” спектаклендә дә төп роль. Мин төрле режиссерлар белән дә эшләргә яратам. Алар актерны бөтенләй башка яктан ача кебек тоела. Режиссерга ярау өчен үз өстеңдә эшли башлыйсың. Миңа шул мизгелләр ошый.
– Биш ел өйдә торгач, төшенкелеккә бирелү булмадымы? Хәзер күп актрисалар бала тапсалар да, эшләп йөриләр.
– Хәзер, бәлки, мин дә шулай эшләр идем. Чөнки рольләрнең һәрберсе кадерле, аларны сәхнәдә яшәтәсе килә. Тулаем, төшенкелеккә бирелергә вакытым булмады. Хәзер дә ниндидер моңсулык тоя башласам, үземне кулга алам. Тормышның чын кыйммәтенә хастаханә юлларын таптаганда төшендем. Әнидә онкология таптылар. Табиб аны күзгә карап бәреп әйтте. Икебез дә сүзсез калдык. Әни шундый йомшак, нечкә күңелле кеше дә бит. Ә ул үлем белән күзгә-күз очрашкач, бөтенләй башка яктан ачылды. Әнинең никадәр көчле булын аңлап, сокландым. Бик катлаулы операция, химия-терапияләрне үтте. Табибларның әйткән сүзенә беркайчан каршы бармады, авыртуга түзде. Бу хәл биш ел күз алдымда булды. Онкология диспансерыннан кайтып кермәдек. Аллаһка шөкер, әни ракны җиңә алды. Табиблар: “Бу бик сирәк очрак. Кешенең яшәү теләге көчле булу да үз өлешен кертте”, – дип әйттеләр. Диспансерда дәваланганда әни белән бер бүлмәдә булган яшь кызлар белән дә танышкан идем. Күпләре белән аралашып, дуслашып киттек, телефоннарны алыштык. Бер кыз белән гел бергә эләгә идек. Башта хәле түзәрлек иде, киләсе очрашуыбызда йөзе үзгәргән иде инде. Аннан телефоннан: “Ул – үлде”, – дигән хәбәр килде... Менә бу хәлләрне йөрәк аша үткәргәч, төшенкелеккә бирелү, юк-бар өчен кайгыру турында әйтергә дә оялам. Авыр мизгелләрдә гаиләм дә, театр да хәлемә керде. Мин аларга бик рәхмәтле. Яшәү шундый зур байлык бит ул.

Комментарийлар