16+

Кайсысы отышлы: автобусмы, әллә метеормы?

Татарстанның елга флоты 24 апрельдән 2026 елның навигациясен башлады.

Кайсысы отышлы: автобусмы, әллә метеормы?

Татарстанның елга флоты 24 апрельдән 2026 елның навигациясен башлады.

Су транспортында социаль әһәмияттәге маршрутларда тарифлар 8 процентка артты.

– Су транспортында социаль әһәмияттәге хезмәт күрсәтүләргә карата гына тарифлар буенча дәүләт көйләве кулланыла. Тарифларның  дәүләт тарафыннан көйләнелүе коммерция эчтәлегендәгеләргә кагылмый. Төп максат – хезмәт күрсәтүләргә түли алу мөмкинлеге булдыру. Шунлыктан, тарифларны үзкыйммәте буенча түгел, ә 8 процентка гына күтәрү турында карар кабул ителде, – диде Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова.

Тарифларның үсешенә запас частьләргә, ягулыкка бәяләр күтәрелү йогынты ясаган. Татарстанның елга флотында айлык уртача хезмәт хакы да әлегә 47 мең 21 сумны тәшкил итә, ә республика буенча 2026 елда әлеге күрсәткеч – 91 мең 085 сум. Елга флотында эшләүчеләрнең хезмәт хакларын күтәрү турында да уйланмый мөмкин түгел.

Мәсәлән, су транспортында билет бәясе: Казаннан Зөягә (Свияжск) – 188 сум, Болгарга – 544 сум.

– Казан – Чаллы су юлы ачылды, бу – коммерция маршруты, билетның тулы бәясе 2 мең сум. Әгәр, Чаллыга кадәр бармыйча, якынрак тукталышларда төшеп калсаң, билет бәясе дә кимрәк була. Кама Тамагында тукталыш ясала, киләсе елда тукталыш Балык Бистәсендә дә булачак. Социаль әһәмияттәге маршрутлар – 11. Болгарга һәм Зөягә (Свияжск) су сәфәрләре бик популяр. Татарстан елга флотын яңартуда Россиядә иң алдынгы төбәкләрнең берсе. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов елга флотына зур теләктәшлек күрсәтә. Яңа 4 берәмлек метеор сатып алынды. Бер метеорның бәясе 650 миллион сум. Татарстан бюджеты хисабына тагын 2 берәмлек һава мендәрендәге судно сатып алыначак. Алар ел әйләнәсе кулланылачак, – диде “Татарстан Республикасы флоты” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Роман Лизалин.

– Пассажирларны җәлеп итү максатында билетларны лотерея билеты сыйфатында уйнатырга исәп тотмыйсызмы? – дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.

– Бу алымны кулланабыз инде без. Теплоходларда уеннар да, викториналар да үткәрелә. Идел елгасында ял сәфәрләре дә оештырабыз. Балалар йортларында тәрбияләнүчеләр өчен хәйрия сәфәрләре дә булып тора, – дип җавап кайтарды Роман Лизалин.

“Татарстан Республикасы флоты” узган ел 3 777 социаль һәм 2 156 коммерция рейсы ясаган. Казаннан Ульяновск, Самара һәм Сарапул шәһәрләренә су юлы маршрутларын ачу ниятләнелә.

Казаннан Чаллыга метеорлар җомга һәм шимбә көннәрендә 8.30 сәгатьтә кузгала, Чаллыга 14.20 сәгатьтә килеп җитә. Чаллыдан Казанга метеорлар шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 13.00 сәгатьтә кузгала, Казанга 18.50 сәгатьтә килеп җитә. Казаннан Чаллыга автобуска билет бәясе 1 120 – 1292 сум. Метеорда барсаң, 2 мең сум.

– Идел һәм Чулман елгалары өслегендә Татарстанның табигатенә хозурланып бару үзе бер шифа бит ул, – ди Роман Лизалин.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading