Алсу һәм Азат Фазлыевлар гаиләсендә сөенче! Уллары Аяз Россиянең спорт остасына кандидат исеменә лаек булган.
Белүебезчә, Аяз Фазлыев парлы бию белән шөгыльләнә.
– Беренчедән, котлыйбыз. Спорт остасы кандидаты титулы – зур җиңү. Аязны биюгә бирү кемнең идеясе иде? – Аязны парлы биюгә йөртү – минем идея. Өй янындагы спорт комплексында егетләр йөрерлек шул бию түгәрәге генә иде. Башта бик теләп йөрмәде, аннан ярышларда катнашып, җиңә башлагач, күңеленә хуш килде. Ләкин бервакыт мәктәптә иптәшләре: “Егетләр андый спорт белән шөгыльләнмиләр. Егетләр футбол уйныйлар”, – дип “котыртып” бетергәннәр. Шулай итеп, Аяз: “Мин футболга йөрим, биюне ташлыйм”, – дия башлады. Әтисе белән дә сөйләшеп куйган. Мин инде үсеп җиткәч, сүзе булыр дип килештем. Аяз футболга йөри башлады. Аз гына йөрде дә, аягын сындырды. Бу пандемия чоры иде әле. Аяз өйдә сынган аяк белән ятты. Аяк төзәлде, 3 ай да үтмәде авылда футбол уйнаганда янәдән шул аякны икенче бер урыныннан сындырган. Шуннан соң: “Бүтән йөрмисең”, – дидем. Бала ике еллап бернинди түгәрәккә дә йөрмәде. Ике ел тәнәфестән соң, бер танышым язды: “Безнең кызга партнер кирәк иде. Аязның йөрергә теләге юкмы?” – ди. Мин әйткәч, Аяз каршы килде. Ләкин бер-ике көннән: “Интернетта парлы биюләрне күрәм, хәтта төшкә дә керә, йөреп карыйм”, – диде. Менә шулай үзеннән-үзе “кабынып” китте, профессиональ дәрәҗәдә Аяз бию белән 3-4 ел гына шөгыльләнә әле. Зур ярышларда чыгыш ясый, җиңә. Бу җиңүләр аны тагын да ныграк канатландыра. Хәзер Аяз өйгә кичке 10да гына кайтып керә. Гел үз өстендә эшли, спортзалда, дөрес туклану буенча да бездән дә күбрәк белә. Анда сәламәт яшәү рәвеше культы. Бу – безне сөендерә, әлбәттә. Менә шундый тырышлык белән Аяз зур дәрәҗәгә иреште. Баланың максатчан булуы – әти-әнинең хыялыдыр, мөгаен. Тырышлык, максатчанлык безнең канда. Баланы спорт түгәрәгенә тәртипкә, төгәллеккә өйрәнсен дип йөртә башлаган идек. Спорт – бик зур мәктәп. Әлбәттә, без шатлыктан еладык. Аяз 17 яшендә Россиянең спорт остасына кандидат исеменә лаек булды.
– Баланың бервакыт түгәрәккә йөрисе килми башлый. Һәр ата-ана өчен дә таныш хәлдер бу. Биюне дәвам итәргә ничек күндердегез? – “Биюгә барасы килми”, – дигән вакытта һәрвакыт бу темага сөйләшә идек. Бернәрсә белән шөгыльләнмәгән кеше нинди була? Кешенең мавыгуы булса, ул ничек үзгәрә? Бу сорауларга бергә фикер алыштык. Шундый сөйләшүдән соң, Аяз да юкка гына тырышмавын аңлады. Әлбәттә, һәр кешенең тормышында кризис булып ала. Эшлисе килми, мәсәлән. Андый мизгелләрне дөрес узарга кирәк.
– Балаларның каршы әйткәне бармы? Андый очракта нишлисез? – Без балаларга карата бик таләпчән. Каршы әйтү була, әлбәттә. Балалар үз фикерен әйтә. Без үзебезнекен. Әмма беркайчан да сәбәпсез генә җәзаламыйбыз. Һәрвакыт сәбәбен әйтеп, аңлатып эшлибез. Хәзерге заманда тәрбияләү ысулының берсе – телефонны алып кую, теләгән әйберне алырга акча бирмәү.
– Аяз киләчәктә биюче-тренер буласы килә дигән булган. Сез моңа каршы түгелме? – Аяз бер ел дәвамында алалар өчен тренер буларак эшли инде. Дүрт баланы өйрәтә. Киләчәктә үзенең бию клубын ачасы килә. Бәлки, танылган тренер булып китәр. Бик максатчан егет
– Үзегезнең нинди яңалыкларыгыз бар? Яңа җырлар буламы? – Дүрт җыр яздырдык. Видеолар да төшереп куйдык. Клиплар төшерергә кирәк. Дүрт җыр да бер-берсенә охшамаган. Яңа авторлар белән эшлибез. Тамашачылар күңеленә хуш килер дип ышанабыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар