16+

Лачыннар туган җирләре — Татарстанны онытмый

Республикада үстерелгән 49 лачын-балобан табигатькә җибәрелде

Лачыннар туган җирләре — Татарстанны онытмый

Республикада үстерелгән 49 лачын-балобан табигатькә җибәрелде

Лачын-балобаннар Табигатьне саклау халыкара берлегенең, Россиянең һәм Татарстанның Кызыл китапларына кертелгән. Әлеге кошлар безнең республикада инде 50 ел оя кормаган булган.

Игелекле проект

— Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә 2023 елда «Идел-Чулман буенда лачыннар үрчетү» проекты гамәлгә ашырыла башлады. Бу эш дәүләт, фән, эшкуарлар һәм волонтерлар бердәмлегендә башкарыла. Беренче елны 10 лачын үстерелде. 2026 елда Кама Тамагындагы питомниктан — 10, ә Идел-Чулман тыюлыгының Саралин участогыннан 15 лачын иреккә җибәрелде. Шулардан 24 кошка GPS-трекер беркетелде. Ел саен 20 лачын-балобанны табигатькә җибәреп бару ниятләнелә.

Кыргызстанның гербына лачын сурәте төшерелгән, Татарстан гербында — барс. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең очрашуы вакытында Кыргызстан Президенты Садыр Жапаровка 2 лачын-балобан бүләк итте, хәзер әлеге кошлар Кыргызстанга җибәрүгә әзерләнә, — диде республиканың экология һәм табигый чыганаклар министры урынбасары Ольга Манидичева «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Африканы да урап кайталар

— СИБУР нефтьхимия холдингы лачыннарны үрчетүгә ярдәм күрсәтә. Республикада 4 елда 49 лачын-балобан табигатькә җибәрелде. Алар Татарстанда, Мардовиядә, Рязань өлкәсендә, Казахстанда күренәләр, — диде «Казан органик синтез» гаммәви акционерлык җәмгыятенең экология буенча җитәкчесе Александр Жалюк.

Лачын. фото Бадриев

«Лачын аучылыгы һәвәскәрләре һәм ерткыч кошларны саклау берлеге» коммерциячел булмаган оешма президенты Илдар Еникеев матбугат конференциясенә үзенең Солтан кушаматлы лачын-балобанын күтәреп килгән.

— Лачын-балобан борынгыдан төрки халыкларның яраткан кошы булган, аны аучылар файдаланган. Казан Кремлендәге архиологик казулар вакытында лачын-балобанның башына кидертелә торган күн башлык табылды. Бу Казан ханлыгы чорындагы аучыларның да лачынны кулланганлыклары турында сөйли.

Казанда 2028 елда узачак Күчмә халыклар уеннарында лачын-балобаннар катнашындагы ярышлар да булачак. Безгә хәзер бу төр ярышка Россия җыелма командасын тупларга кирәк. Татарстанда үрчетелгән лачыннар Африкага да барып җиттеләр. Узган ел лачын-балобан Сагуд Гарәбстанында күренде, — диде Илдар Еникеев.

«Шәһри Казан» газетасы хәбәрчесе соравына җавап биреп, экология министры урынбасары Ольга Манидичева:"Татарстанда үрчетелеп, табигатькә җибәрелгән лачын-балобаннарны урлау очраклары юк. Лачын-балобаннар туган җирләре — Татарстанны онытмыйлар, билгеле бер вакыттан соң шактые республикага очып кайтты«, — диде.

Лачын. Фото: Бадриев

Казан зооботаника бакчасының бүлек мөдире Евгения Артомонова сөйләгәнчә, зоопарктагы лачын-балобаннар йомыркаларыннан инкубаторда 16 кошчык тудырылган. «Лачыннарның йомырканы чукый торган гадәте бар, шунлыктан, кошчыклар инкубаторда чыгарылды. Кошчыкларны ояга чыгарып куйдык, лачыннар аларны балалары сыйфатында кабул итте, тимәде», — диде Евгения Артомонова.

Лачын. Фото: Бадриев

Барслар читлектә яшәми

— Кар барслары тауларның югаргы өлешләрендә яшәүче горур һәм ирек яратучы җәнлекләр, алар читлекне кабул итми, үрчем бирми. Алтай краенда һәм Кыргызстанда кар барсларын өйрәнү буенча фәнни үзәкләр эшли, фәнни өйрәнүләрдә Татарстан белгечләре дә катнаша, — диде биология фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының әйдәүче фәнни хезмәткәре Татьяна Григорьева.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading