16+

Машина йөртүче ничек үзен якларга тиеш?

Бер карашка гади генә штраф кебек тоелган очраклар да кайчак зур юридик бәхәскә әйләнә.

Машина йөртүче ничек үзен якларга тиеш?

Бер карашка гади генә штраф кебек тоелган очраклар да кайчак зур юридик бәхәскә әйләнә.

Билгесез полосалар, камералар һәм хәтта юлдагы килеп туган бәхәсләр дә машина йөртүчене кыен хәлгә куя. Әмма белгечләр әйтүенчә, дөрес адымнар ясасаң, күп очракта үз хокукыңны яклап була. Сорауларга адвокат Марат Гайнуллин җавап бирә. 

– Нинди штрафлар еш бәхәс тудыра?
– Иң күп ризасызлык түбәндәге очраклар белән бәйле: җәмәгать транспорты полосасы (выделенка). Машина йөртүчеләр еш кына бу полосаның: кайда башлануын, кайда тәмамлануын төгәл аңламый. Билгеләр җитәрлек булмаган яки күренмәгән урыннарда камералар фиксация ясый, һәм штраф килә.

– Машина йөртүченең иң зур куркуы нинди һәм ни өчен ул “алдау” схемалары белән бәйле?
– Иң зур курку — җәяүлене бәрдерү. Шушы куркуны кайбер кешеләр үз файдасына кулланырга тырыша: юл-транспорт һәлакәтен махсус оештырып, машина йөртүчедән акча таләп итү очраклары да очрый. Мондый хәлләр, кызганычка каршы, соңгы елларда күбрәк күзәтелә.

– Бу очракта машина йөртүче нишләргә тиеш?
– Иң беренче адым — дәлилләрне саклау. Вакыйга булган урында шаһитлар булса, аларның контактларын язып алу. Мөмкин булса, барлык детальләрне теркәү. Ләкин шаһитлар һәрвакыт судта катнашырга риза булмый, шуңа күрә бу 100 процент ышанычлы ысул түгел.

– Иң ышанычлы саклану чарасы нинди?
– Белгечләр видеорегистраторны иң нәтиҗәле корал дип саный. Аның үз өстенлекләре бар: юлдагы хәлне тулысынча терки, бәхәсле ситуацияләрдә объектив дәлил бирә. Ул җайланманың бәясе дә хәзер арзан, маркетплейсларда якынча 2 мең сумнан башлап табып була. Мәсәлә, машинаны арттан бәрдергән очракларында яки җәяүле белән бәхәс чыкканда видеоязма машина йөртүченең гаепсезлеген раслаучы төп дәлил булырга мөмкин.

–  ЮХИДИ инспекторы юлда машина йөртүчене туктатканда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
– ЮХИДИ инспекторлары еш кына хокук бозу очракларын юлда ук рәсмиләштерә. Процесс тиз бара һәм машина йөртүче кайвакыт үз позициясен якларга да өлгерми кала. Шуңа күрә иң мөһиме, документларны игътибар белән карау һәм ашыгыч карар кабул итмәү.

– Әгәр инспектор штраф яза икән, нинди процедура эшли?
– Гадәттә ике вариант була: инспектор карар чыгара; әгәр машина йөртүче килешмәсә, беркетмә төзелә. Монда төп принцип: ризасызлыкны документта ук теркәргә кирәк.

– Машина йөртүчеләр тарафыннан ясалган иң күп хаталарны атый алмассызмы?
– Иң киң таралган хата документка игътибар итмичә кул кую. Кайбер очракларда карарда «хокук бозу белән килешәм» дигән пункт була. Әгәр машина йөртүче моны укымыйча имза куйса соңыннан судта бәхәсләшү мөмкинлеге бик кими.

– Нәрсә язарга кирәк?
– Әгәр сез ризасызлык белдерәсез икән, документта ачык итеп: «Риза түгел» дип күрсәтергә кирәк. Соңыннан шикаять бирү өчен мөһим хокукый нигез булып тора бу.

–  Инспектор хата ясаса, җаваплылык кемдә?
– Кызганычка каршы, инспекторлар һәрвакыт шәхси җаваплылык тотмый. Ләкин хокук тәртибе түбәндәгечә: башта карарны суд аша гамәлдән чыгару кирәк; аннары зыян булса, компенсация сорап дәгъва белдерергә мөмкин.  Процесска инспекторны һәм финанс органнарын җәлеп итү очраклары да була. Моннан тыш, законда дәлилләрне ялганлау (фальсификация) өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Юлда иң мөһиме документларны ашыкмыйча уку һәм үз ризасызлыгыңны рәсми рәвештә теркәү.

– ЮХИДИ инспекторы: «Кул куегыз, аннары шикаять итәрсез» ди. Кул куярга кирәкме?
– Күп очракта документка кул кую кирәк, ләкин моның мәгънәсен дөрес аңларга мөһим. Кул кую гаепне тану түгел. Ул бары тик сезнең документ белән таныш булуыгызны гына раслый. Иң элек карарны да, беркетмәне дә укып чыгыгыз. Имзаны куегыз, ләкин мәҗбүри рәвештә үз позициягезне күрсәтегез. Документка «риза түгел» дип языгыз. Әгәр сез берни язмыйча бары тик имза куйсагыз, документта сезнең ризалык бар дип аңлатылырга мөмкин. Бу исә шикаять итү процессын катлауландыра. Әгәр сез карар белән килешмисез икән: сезгә 10 көн эчендә шикаять бирү хокукы бар. Шикаятьтә инде сез ни өчен килешмәвегезне тулысынча аңлатып күрсәтә аласыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading