Татарстанда яшәүче 1,5 миллион кеше MAX мессенджерыннан куллана
Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сүзләренчә, сентябрь аеннан республикада мессенджердан кулланучылар саны ун тапкырга арткан – ул вакытта 150 мең кеше булган.
Спикер билгеләп узганча, алга таба сервисның функцияләре тагын да киңәйтеләчәк. Августта мессенджер аша дәүләт пошлиналарын, парковкалар, шулай ук Вознесенск тракты һәм башка түләүле автомобиль трассаларыннан йөргән өчен түләп булачак. Функция яңартылган "ТР Дәүләт хезмәтләре 2.0"нең бер өлеше булачак һәм MAXта интеграцияләнәчәк.
Моннан тыш мессенджерда бакчачылык ширкәтләре чатларын да булдырмакчылар. “Бакчачылык ширкәтләре идарәсенә мөрәҗәгать итү, фикер алышулар һәм җыелышлар, тавыш бирүләр өчен уңайлы булачак”, – дип хәбәр итте министр журналистларга. Уку йортларында исә МАХ кушымтасында студентның цифрлы IDын кертергә планлаштыралар.
– Татарстанда пилот рәвешендә тугыз югары уку йортында Max кушымтасында студентның цифрлы ID сервисы эшли. Ул алга таба барлык уку йортларына кертеләчәк. Цифрлы ID "Дәүләт хезмәтләре" мәгълүматлары нигезендә төзелгән QR-кодтан гыйбарәт. Аны ярдәмендә смартфонны электрон студент билеты һәм зачет кенәгәсе буларак кулланырга мөмкин. Моннан тыш, университетка керү-чыгу өчен пропуск буларак та файдаланып була, – дип белдерде Татарстанның мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов.
Бүгенге көндә Татарстанның барлык 45 югары уку йорты да мессенджерда үз каналларын һәм чатлар ачкан. Mәктәпләрнең рәсми каналлары саны 1333кә җиткән, аларга 447 989 кеше язылган.
Узган ел ахырында MAX мессенджеры ярдәмендә «больничный» кәгазьләрен дә читтән торып ябу мөмкинлеге булдырылган иде. Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Андрей Ефремов сүзләренчә, бу айда гына да 590 больничный онлайн ябылган.
– Әйтик, авырып киттегез ди. Өйдә дәваланганнан соң сәламәтләндегез. Элек эшкә яраксызлык турындагы белешмәне алу өчен хастаханәгә барырга кирәк иде. Хәзер алай түгел. Декабрьдә 7нче шәһәр хастаханәсе базасында эксперимент уздырдык. Табиб дистанцион рәвештә консультация үткәреп, «больничный» кәгазен язып бирде, һәм ул пациентның эш бирүчесенә җибәрелде. Әгәр табиб пациентка медицина оешмасына кабат килүен кирәк дип саный икән, ул аны табибка яздыра. Хәзер мондый мөмкинлек барлык сырхауханәләрдә дә булдырылды, – дип аңлатты Андрей Ефремов.
Шулай ук телемедицина консультациясе дә мессенжер ярдәмендә үтә ала. “Табибка киләсез, ул артык өзлегүләр куркынычы булмавына инангач, сезгә уңайлы вакытта MAX мессенджерында шалтыратышып сөйләшү өчен табиб һәм пациенттан торган төркем булдырыла. 24 сәгать һәм 15 минут кала пациентка телемедицина консультациясе турында исенә төшереп хәбәр килә. Шулай ук моның өчен сылтама җибәрелә. Пациент билгеләнгән вакытта шул сылтама буенча кереп, табиб белән сөйләшә, – диде спикер.
Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова әйтүенчә, Татарстанда "МАХимум буенча мәдәният" акциясе кысаларында гражданнарның ташламалы категорияләре мәдәният учреждениеләренә MAX мессенджерындагы цифрлы ID кулланып кергән.
– Кәгазь таныклык урынына цифрлы ID сканировкасын гына файдаланасың. Бу тиз дә, уңайлы да, заманча да һәм куркынычсыз да. Бу күрсәткеч буенча республика Россиядә дүртенче урында, – диде ул.
Россиядә МАХтан 89 миллион кеше куллана. Шуларның 22,3 миллионы аккаунтларын "Дәүләт хезмәтләре"нә бәйләгән (һәр дүртенче кеше), 5,5 миллионы цифрлы ID булдырган. МАХның төп өстенлекләре һәм башка мессенджерлардан аермасы: - аралашу өчен классик месенджер, яңалыклар каналлары (мәктәп + йорт чатлары) - файдалы сервислар һәм дәүләт хезмәтләре - цифрлы документлар (цифрлы ID)
Билгеле булганча, «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар