16+

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм

Татарстанда социаль гарантияләр системасы киңәйтелә.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм

Татарстанда социаль гарантияләр системасы киңәйтелә.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә дәүләт ярдәме чаралары елдан-ел киңәйтелә. Яңа канун үзгәрешләре хәрбиләрнең финанс йөкләнешен киметергә, ә Татарстанда гамәлдә булган социаль программалар аларга көндәлек тормышта ярдәм күрсәтергә юнәлтелгән.

Кредит бурычлары буенча яңа мөмкинлекләр

Россия Президенты Владимир Путин 2026 елның 25 маенда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен кредит йөкләмәләрен үтәү тәртибен камилләштерүче федераль законга кул куйды.

Яңа үзгәрешләр нигезендә, кайбер категория гражданнарның срогы чыккан кредит бурычлары буенча йөкләмәләрен туктату мөмкинлеге киңәйтелә. Бу хокук:

* 2026 елның 1 маеннан да иртәрәк булмаган вакытта Махсус хәрби операциядә бурычларын үтәү өчен контракт төзегән хәрбиләргә;
* аларның хатыннарына кагыла.

Ярдәм алу өчен төп шартларның берсе — бурычны түләтү буенча суд карары яки башкарма документ 2026 елның 1 маена кадәр гамәлгә кергән булырга тиеш. Шулай ук туктатылырга тиешле кредит йөкләмәләренең гомуми күләме 10 миллион сумнан артмаска тиеш.

Бу чара хәрби бурычын үтәүче гражданнар һәм аларның гаиләләре өчен финанс басымын киметүгә юнәлдерелгән.

Татарстанда меңләгән башкарма производство туктатылган

Татарстан буенча Федераль суд приставлары хезмәте мәгълүматларына караганда, махсус хәрби операция башланганнан бирле 64 меңнән артык башкарма производство туктатылган. Аларның гомуми суммасы 4,3 млрд сумнан артып китә.

Әлеге чара 16 меңгә якын бурычлы гражданга кагылган.

2026 ел башыннан гына да 6 меңнән артык кешегә карата 14 меңнән артык башкарма производство туктатылган. Аларның гомуми күләме — 1,2 млрд сумнан артык.

Моннан тыш, Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзүгә бәйле рәвештә 6,5 меңнән артык бурычлы гражданга карата 20 меңнән артык башкарма производство туктатылган.

Яңа закон үз көченә кергәннән соң гына да Татарстанда туктатылган башкарма производстволар саны тагын 984 кә арткан.

Торак, газлаштыру һәм гаиләгә ярдәм чаралары

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен социаль ярдәм финанс мәсьәләләре белән генә чикләнми.

Ветераннар турындагы федераль канун нигезендә, торак өчен түләү һәм күпфатирлы йорттагы капиталь ремонт өчен кертем чыгымнарының 50 проценты күләмендә компенсация каралган.

Татарстанда шулай ук газлаштыру чыгымнарын каплау буенча ярдәм чарасы гамәлдә. Махсус хәрби операциядә катнашучы яки аның гаилә әгъзасы булган йорт хуҗаларына йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алу һәм газ кертү белән бәйле чыгымнар өчен 100 мең сумга кадәр субсидия бирелергә мөмкин.

Балаларга һәм гаиләгә игътибар

Дәүләт ярдәме хәрбиләрнең балаларына да юнәлтелә.

Татарстанда Махсус хәрби операциядә катнашучыларының балигъ булмаган балаларына бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү каралган.

Моннан тыш, әлеге гаиләләр өчен:

* балаларны мәктәпкә һәм балалар бакчасына урнаштыруда өстенлекләр;
* мәктәптә бушлай кайнар ризык;
* озайтылган көн төркемнәренә, түгәрәкләргә һәм секцияләргә бушлай йөрү мөмкинлеге;
* балаларның ял итү урыннарына юлламалар алуда беренче чираттагы хокук;
* мәдәният учреждениеләренә бушлай йөрү мөмкинлеге

кебек социаль гарантияләр гамәлдә.

Һәлак булган хәрбиләр гаиләләренә аерым ярдәм

Махсус хәрби операциядә һәлак булган яки вафат булган хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә дә дәүләт тарафыннан аерым ярдәм күрсәтелә.

Татарстан Республикасы Указы нигезендә, мондый гаиләләргә бер тапкыр 2 млн сум күләмендә түләү каралган. Акча гаилә әгъзалары арасында тигез өлешләрдә бүленә.

Ярдәм системасы комплекслы характер ала

Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучылары һәм аларның гаиләләренә ярдәм — бер генә түләүләр җыелмасы түгел, ә комплекслы социаль яклау системасы булып формалаша. Аңа финанс ярдәме, торак-коммуналь ташламалар, балаларга ярдәм, медицина һәм психологик хезмәтләр, юридик консультацияләр керә.

Белгечләр фикеренчә, мондый чараларның төп максаты — махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнар һәм аларның якыннары өчен социаль тотрыклылык булдыру, аларның хокукларын һәм дәүләт гарантияләрен ныгыту.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading