Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары цифрлы форматка күчә.
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чараларын электрон форматта күрсәтү системасы киңәйтелә. Республикада дәүләт хезмәтләрен цифрлаштыру, социаль ярдәмгә мөрәҗәгать итүне гадиләштерү һәм барлык хезмәтләрне «бер тәрәзә» принцибы буенча тәкъдим итү юнәлешендә актив эш алып барыла.
Бу хакта Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгы, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, шулай ук Мәдәният министрлыгы вәкилләре брифинг вакытында сөйләде.
«Бердәм тәрәзә» системасы һәм онлайн ярдәм
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен аерым электрон бүлек булдырылган. Анда сугыш хәрәкәтләре ветераннары, гамәлдәге хәрбиләр, һәлак булганнарның гаилә әгъзалары һәм мобилизацияләнгән гражданнар өчен каралган ярдәм чаралары турында тулы мәгълүмат тупланган.
Бүген дәүләт хезмәтләре порталында ярдәм чараларына гаризаны электрон рәвештә бирергә мөмкин. Аерым алганда, торак-коммуналь хезмәтләр өчен компенсацияләр, социаль контракт нигезендәге дәүләт ярдәме, йортка газ кертү чыгымнарын каплау кебек хезмәтләр онлайн форматта рәсмиләштерелә.
Республикада шулай ук махсус чат-бот һәм мәгълүмати портал эшли. Алар аша кулланучылар ярдәм чаралары турында белешмә ала, кирәкле документлар исемлеген карый һәм мөрәҗәгать юллый ала.
Рәсми мәгълүматларга караганда, ярдәм чаралары турында мәгълүмат тупланган сайт белән инде 200 меңнән артык кеше файдаланган. Чат-ботка 45 меңнән артык мөрәҗәгать килгән.
«117» кайнар линиясе һәм МФЦ хезмәтләре
Махсус хәрби операция катнашучылары өчен «117» кайнар линиясе дә актив эшли. Анда килгән мөрәҗәгатьләрнең зур өлеше ярдәм чаралары белән бәйле. Белгечләр сүзләренчә, сорауларның 86 проценттан артыгы социаль ярдәм темасына карый. Моннан тыш, күп функцияле үзәкләрдә дә ярдәм чаралары алу мөмкинлеге киңәйтелә. Бүген МФЦлар аша 35 төрле ярдәм хезмәте күрсәтелә.
2025 елда 7 меңнән артык хәрби һәм аларның гаилә әгъзалары МФЦ хезмәтләреннән файдаланган. 2026 елның беренче дүрт аенда гына да 2600 дән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Анда махсус хәрби операциядә катнашу турында белешмә алу, медицина реабилитациясе һәм шифаханә-курорт дәвалануы буенча гаризалар тапшыру мөмкинлеге бар.
QR-код ярдәмендә статус раслау
Татарстанда һәм Россия күләмендә махсус хәрби операциядә катнашучы статусын QR-код аша раслау системасы кертелә.
QR-кодны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша алып була. Моның өчен кулланучы шәхси кабинетына кереп, махсус сервис аша гариза бирә. Система автомат рәвештә Оборона министрлыгы базасындагы мәгълүматларны тикшерә. Мәгълүматлар туры килгән очракта, кулланучыга биш минут дәвамында гамәлдә булган QR-код тәкъдим ителә. Ул мәдәни һәм спорт чараларында ташламалар алу өчен кулланыла ала.
Әгәр системада мәгълүмат табылмаса, гариза бирүчегә рәсми белешмәне ничек рәсмиләштерергә кирәклеге аңлатыла.
Мәдәният өлкәсендә ташламалар
Татарстан Мәдәният министрлыгы махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен өстәмә ярдәм чаралары гамәлдә булуын искәртте. Республика дәүләт һәм муниципаль мәдәният учреждениеләрендә үткәрелгән чараларга балалар һәм ата-аналар өчен бушлай билетлар каралган.
Ташламадан мобилизацияләнгән гражданнар, контракт буенча хезмәт итүчеләр, «Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләре, шулай ук махсус операция зонасына командировкага җибәрелгән кайбер ведомство хезмәткәрләренең гаиләләре файдалана ала.
Бушлай билет алу өчен шәхесне раслаучы документ, СВОда катнашу турында белешмә һәм туганлыкны раслаучы документлар кирәк.
Социаль ярдәм чаралары киңәйтелә
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләр дә саклана. Контракт төзегән хәрбиләр өчен 305 мең сум күләмендә түләү каралган.
Моннан тыш, гаиләләргә балалар өчен бүләк комплектлары, өлкән яшьтәгеләр өчен санаторий юлламалары, өйдә социаль хезмәт күрсәтү, инвалид балалар өчен реабилитация үзәкләренә өстенлекле кабул итү кебек ярдәм чаралары гамәлдә.
Республика хакимияте билгеләп үткәнчә, төп максат — барлык мөһим хезмәтләрне проактив режимга күчерү, ягъни кешегә ярдәм алу өчен артык документ җыярга һәм төрле оешмаларга йөрергә туры килмәскә тиеш.
Белгечләр фикеренчә, ярдәм чараларын цифрлаштыру махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның якыннарына дәүләт хезмәтләрен тизрәк һәм уңайлырак алырга мөмкинлек бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар