16+

Минтимер Шәймиев: “Без менә нинди икән!”

“Милләт җыены”ның пленар утырышында илнең 68 төбәгеннән һәм 27 чит илдән 965 делегат катнашты.

Минтимер Шәймиев: “Без менә нинди икән!”

“Милләт җыены”ның пленар утырышында илнең 68 төбәгеннән һәм 27 чит илдән 965 делегат катнашты.

“Татар кешесе кайда гына яшәсә дә, ул уңышка ирешә, милләтебезнең дәрәҗәсен күтәрә. Тарихи ватаннарыннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең уңай эшчәнлеге халкыбызның бердәмлеген көчәйтә, башка халыклар арасында горурлык хисе тудыра”, – дип белдерде Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев “Милләт җыены”ның пленар утырышында. 

Милләт телсез була алмый
Уртак ватаныбыз Татарстаныбыз исә дөньяга сибелеп яшәүче бөтен татар халкын берләштерә. Читтән Казанга килгән милләттәшләребез монда үзара аралашып, танышып, милләт халкына алга таба җиң сызганып эшләр өчен көч-куәт туплап китәләр. Ә аларның барысын да бүген туган телне саклау мәсьәләсе борчый. Пленар утырышта да сүз, нигездә, шул хакта булды.  

Васил Шәйхразыев билгеләп үткәнчә, татар авылларын саклап татарлыкны саклыйбыз. Әмма шул ук вакытта бүген район үзәкләрендә һәм шәһәрләрендә ныклап эшләү зарур.

– Милләтебезнең киләчәге булган яшьләр оешмаларын якынрак китереп эшләргә, юл күрсәтергә һәм өйрәтергә кирәк. Туган телебезне без «әткәм-әнкәмнең» теле дип дәлиллибез. Уку дәресләрендә, факультатив, якшәмбе мәктәпләрендә һәм мәдрәсәләребездә  – һәрьяклап, барлык ысуллар кулланып туган телебезгә өйрәтү һәм аны өйрәнү – барыбызның да уртак бурычы. Телсез кеше була ала, ә милләт телсез була алмый. Бүген залда утыручы һәр делегат алдында татарлыкны саклау һәм үстерү бурыч итеп куела! – дип мөрәҗәгать итте ул залдагыларга.

“Сөйләм клублары ачыйк”
«SKYTAT» татар телен укыту онлайн мәктәбе җитәкчесе Данил Идиатуллин шәһәр һәм районнарда сөйләм клублары оештыру идеясен тәкъдим итә. 
Тумышы белән ул Әстерханнан һәм биш ел элек татарча өйрәнә башлаган. Делегатлар алдында да туган телендә чыгыш ясады. 

– Татар телен Мәскәүдә кечкенә сөйләм клубында өйрәнә башладым. Бүген инде без йөзләгән кешегә татарча сөйләшергә ярдәм итәбез. Онлайн форматта зурлар һәм балалар өчен төрле курслар тәкъдим ителә. Иң яшь укучыбызга – 3 яшь, иң өлкәненә – 88 яшь, – диде ул. 

Казанга күчеп яши башлагач, Данил Идиатуллин башкалада яшьләрнең русча гына сөйләшүенә игътибар иткән.
– Безгә аралашу клублары җитми. Казанның һәрбер районында, республика шәһәрләрендә муниципаль оешмалар базаларында сөйләм клублары оештырылса яхшы булыр иде. Онлайн һәм офлайн тел мәктәпләре өчен махсус грант булдырырга кирәк. Телнең киләчәге шәһәрләрдә хәл ителә.  Әгәр дә без шәһәрдә татар телен яңгыратсак, ул һичкайчан югалмаячак, – дип сөйләде делегат.

Аның идеясен чарада катнашкан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та ошатты. “Безнең тел комиссиясе бар (Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе. – Авт.). Сезнең фикерләрегез кызыклы. Сөйләм клублары оештыруны да, грантлар мәсьәләсен дә карарбыз. Безгә мондый инициативалы егетләр-кызлар кирәк. Яшьләр өчен аралашу урыннары булырга тиеш. Сезне хуплыйбыз һәм ярдәм күрсәтербез”, – диде Рөстәм Миңнеханов.  
Казахстанның Абай өлкәсе «Мирас» яшьләр этномәдәни берләшмәсе рәисе Мәдияр Насыйров та татар телен укыту һәм аны популярлаштыру буенча үз тәкъдимнәрен җиткерде. Аныңча, яшьләр арасында татар теленнән онлайн форматта олимпиадалар һәм конкурслар уздыру мөһим.

– Мондый чаралар телгә кызыксыну уята, яшьләрнең активлыгын арттыра һәм татар мохитенә якынайта, – ди ул. 
Шулай ук төрле төбәкләрдә уздырылган лагерьларның да файдасы зур булуын ассызыклады. “Алардан балалар, чыннан да, татар теле һәм тарихы белән тагын да ныграк кызыксынып кайта. Димәк, мондый аланнарның файдасы бик күп, аларга җитәрлек игътибар бирү кирәк. Аларны оештыру өчен Татарстан белгечләрен җибәрү, грант системасы ярдәмендә финанслау шикелле чаралар тәкъдим ителә. Бу мәсьәләгә бәйле аерым программа әзерләнсә, бик отышлы булыр иде”, – диде Мәдияр Насыйров. 

“Бездә дүрт буынның бергә яшәве – гадәти күренеш”
Чувашиянең Урмай урта мәктәбенең татар теле укытучысы Фирдания Галәветдинова үз якларындагы татар авылларында бер йортта берничә буынның яшәвен һәм шуның белән гореф-гадәтләрнең дә саклануын мисал итеп китерде. 

– Тел һәм гореф-гадәтләр – рухи байлык, һәм алар киләчәктә дә сакланып калырга тиеш. Чувашия авылларында татар теле – көндәлек тормышның бер өлеше, ә балалар мәктәпләрдә һәм гаиләләрдә туган телне яратып саклыйлар. Чувашстандагы татар авылларының үзенчәлеге – буыннар бәйләнеше, бездә өч-дүрт буынның бергә яшәве – гадәти күренеш. Безнең якларда ата-ананы ялгыз калдырып чыгып китмиләр. Ир малайларның берсе төп нигездә төпләнеп кала. Балалар олылардан күреп гореф-гадәтләребезне, динебезне һәм телебезне өйрәнә. Шул рәвешле буыннар чылбыры өзелми, – дип сөйләде ул.

Татар авыллары тормышында диннең дә зур урын алып торуын ассызыклап, һәр татар авылында мәчетләрдә биш вакыт намаз укылуын һәм аларга яшьләр күп йөрүен билгеләп үтте. 

"Тотынсак, булдырабыз икән!"
Чыгыш ясаучыларның сүзләреннән Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең дә күңеле булды. Ул да сүз алды.
–  Бүгенге кебек очрашу минем хәтеремдә юк. Шулчаклы халкыбызны, республикабызны яратып, җыелышып, халкыбызның киләчәге турында  кайгыртып сөйләшү булды. Шундый дәрәҗәдә булуыбыз, шундый республикада яшәвебез – зур горурлык. “Без булдырабыз” дип әйтә идек. Менә бу шул сүзләрне раслый. Без нинди икән, дип чын күңелемнән шатланып утырдым. Тотынсак, булдырабыз икән! – диде ул.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чарага чакырылган делегатларны, сез татар халкының патриотлары, дип атады. 
– Без сезгә таянабыз, без сезнең белән бергә. Һәммәгезгә дә татар милләтенең патриотлары булганы өчен рәхмәт, – диде ул.

Татарстан Рәисе сүзләренчә, гаиләдә ана телендә сөйләшмәсәләр, тел югала. "Телебез, гореф-гадәтләрне саклау өчен булдыра алганча тырышабыз.  Татарстанда Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе эшли. Әлбәттә, без гаиләгә таянырга тиеш. Гаиләдә ана телендә сөйләшмәсәләр, тел югала. Телебезне, динебезне саклыйк", –  диде Рөстәм Миңнеханов.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading