Балаларны җинаятьчел сәүдәгә җәлеп итүнең яңа схемалары ничек эшли?
Соңгы елларда наркотиклар сатучылар тыелган матдәләрне тарату өчен 16 яшькә кадәр яшүсмерләрне вербовкалауны шактый активлаштырды. Тыелган маддә сатучы “кибетләр” үзләренең кара эшләренә мәктәп укучыларын, студентларны җәлеп итү өчен, тулы бер «реклама кампанияләре» алып бара: «14+» белдерүләре белән хәбәрләр тарата, җинаять кылган (биредә наркотик сату, тарату күздә тотыла. – ред.иск.) вакытта полицейскийлар кулына ничек тотылмаска икәнен бушлай өйрәтергә вәгъдә итә.
Мондый активлык – "кадрлар кытлыгы" нәтиҗәсе: хокук саклаучыларның нәтиҗәле эше аркасында наркотик сатучылар курьерларын югалта баралар. Җинаять кодексындагы тыелган матдәләрне сату турындагы маддәләрне алсак, җаваплылык 16 яшьтән генә башлана, шуңа күрә начар ниятлеләр мәктәп укучыларына эш тәкъдим итә. Балаларны наркотиклар сатуга җәлеп итүнең яңа схемалары ничек эшләве турында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе бүлеге башлыгы Әнвәр Кәримов белән сөйләштек.

«Наркобазар» яшәрә
– Әнвәр Фәридович, наркотик яшергән вакытта хокук сакчылары кулына эләккән яшүсмерләр турында әледән-әле ишетеп торабыз. Нинди уй йөртә яшьләрне?
– Агымдагы елның ике аенда гына да Татарстанда наркотиклар белән бәйле эшләр буенча 11 үсмер тоткарланган. Аларның тугызы наркотик яшерүче булып эшләгән, ә берсе шундый ук җинаять өчен федераль эзләүдә булган. 2024 елның язында Түбән Камада 13 яшьлек кызны тоткарлаганнар, ул шәһәр буенча синтетик наркотиклар яшереп йөргән. Әлмәттә 11 яшьлек үсмер җинаятьчел төркем өчен «товар» ташыган.
Наркотиклар сатучы кибетләрне кыскача «наркошоп» дип тә атыйлар. Аларның хуҗалары тыелган матдәләрне сатуга мәктәп укучыларын массакүләм җәлеп итә башлады. Әгәр элек җинаятьчеләр закладчыларны (товарны шартлы урында яшерүче кеше. – ред.иск. ) 16 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр арасыннан вербовкалауны өстен күргән булсалар, хәзер 14-15 яшьлек балалар арасында да агитация җәелдерелгән.
Наркобазар кибетләре социаль челтәрләр аша югары хезмәт хакы тәкъдим итүче эш турындагы рекламаларны актив рәвештә тарата. Канун буенча наркотиклар сату өчен җинаять җаваплылыгы 16 яшьтән башлана. Ә менә аннан яшьрәк балаларга ул янамый. Кладменнарны яллаучылар нәкъ менә шушы аргументтан файдалана. Тик шулай да бу факт белән генә тынычланырга ярамый. Әйтик, яшүсмерләрне балигъ булмаганнар белән эшләү буенча полиция бүлегенә профилактик исәпкә куялар, бу аларның киләчәгендә чагылыш табарга мөмкин.
Конкрет мисалларга тукталыйк, 2025 елның гыйнварында хезмәттәшләрем 15 яшьлек укучыны тоткарлаганнар. Ул шәһәр урамнары буйлап синтетик наркотиклар салынган яшерен урыннар-закладкалар ясаган. Еш кына яшүсмерләр моны тыелган нәрсә итеп түгел, ә маҗаралы уен яки квест буларак кабул итә. Әйтерсең лә, шул уен барышында нәрсәнедер илтергә, күчереп йөртергә кирәк.
– Кладменнар эш турындагы белдерүләрне кайдан таба соң?
–Наркобазар тулысынча диярлек интернетка күчте. Яшүсмерләр мондый ресурсларны бик тиз таба, алар өчен төп «булышчылар» – мессенджерлар. Наркотик таратучыларның күбесе үзенә эшне телеграмда тапкан. Ләкин бу Татарстанга гына хас проблема түгел, бу бөтен ил, бөтен дөнья проблемасы. Шулай ук анда наркотиклар сатып алу турындагы тәкъдимнәрнең күбесе – мошенниклык белән бәйле каналлар. Алар тыелган матдәләр тәкъдим итә, ләкин «сатып алучы»дан акча алганнан соң юкка чыгалар. Шул ук вакытта закладка куючы яшүсмерләрне барыбер тоткарлыйлар. Гадәттә моңа кадәр үсмер нибары 2-3 ай «эшләргә» өлгерә. Бу уңайдан без интернет ресурсларда тыелган матдәләрне пропагандалау белән даими көрәшәбез. Әйтик, Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенә (Роскомнадзор) Россия Эчке эшләр министрлыгы наркотикларны пропагандалаучы 10 мең сайт турында мәгълүмат җибәргән. Быел 1,5 меңнән артык шундый ресурс ачыкланган инде.
2025 елның гыйнварыннан Россиядә балигъ булмаганнарны җинаятьләр һәм җәмгыятькә каршы гамәлләр кылуга җәлеп итү өчен җаваплылык көчәйтелде (Россия Җинаять кодексының 150 һәм 151 маддәләре). Хәзер 14 яшьтән кечерәк балаларны җинаять кылуга җәлеп иткән өчен тугыз елга кадәр, җинаятьчел төркемгә һәм аеруча авыр җинаятькә тарткан өчен – ун елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. Әгәр баланы интернет аша вербовкаласалар, мондый гамәлләр өчен югары җаваплылык каралган. Алда әйтеп китүемчә, еш кына балаларны наркотиклар һәм психотроп матдәләр сатуга җәлеп итәләр.
– Балаларның кладмен булып эшләргә ризалашу сәбәпләре нинди?
– Еш кына балалар, чыннан да, акча эшләргә тели, ләкин моның сәбәпләре төрле. Кайвакыт мондый адымга шактый бай гаиләләрдә тәрбияләнүче мәктәп укучылары бара, алар әти-әниләренә нәрсәгә дә булса ирешергә сәләтле булуларын исбатлау ысулын эзлиләр. Тагын бер сәбәп – адреналинга, маҗараларга сусау. Күпләр өчен бу үзенчәлекле квест: полиция хезмәткәрләре тоталармы яки юкмы. Кладмен балалар саны җинаятьчеләр куллана торган яңа схемалар хисабына да үсә. Мәсәлән, хәзер күп кенә наркошопларда курьерларны залогсыз, ягъни кертемсез эшкә алалар. Гәрчә элек һәрвакыт шул рәвешле урлаулардан үзләрен «саклаганнар». Әйтик, билгеле бер күләмдә акча кертергә, паспортларын калдырырга, яшәү урыннарын әйтергә кирәк булган. Тыелган матдәләр сату буенча сайтлар да, беренче карашка, гадәти интернет-кибет кебек күренә. Бернинди шик-шөбһә тудырмый кебек. Шуңа аларның саны арта бара.
– Борчу тудыра торган статистиканы ни рәвешле уңай якка юнәлдерергә була?
– Татарстан Дәүләт Советына җинаять җаваплылыгы яшен киметү турында тәкъдим юлланды. Искәртеп үтик, мондый идеяне 2024 елда ук Татарстан депутатлары үзләре дә тәкъдим итәргә теләгән иде. 2025 ел башында 14 яшьтән наркотиклар буенча гаеплеләрне төрмәгә утырту тәкъдиме белән Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин да чыгыш ясады.
– Татарстанга кайсы төбәкләрдән наркотиклар кертелә?
– Безнең төбәкне наркотиклар белән «тәэмин итүче» буларак Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербург тора. Агымдагы елның ике аенда гына да Татарстанда меңгә якын наркоҗинаять ачыкланган. Әлеге сан узган елның шул ук күрсәткеченнән өчтән бергә диярлек югарырак. Җинаятьләрнең 75 проценты нәкъ менә тыелган матдәләр сату белән бәйле – полиция тарафыннан әйләнештән 30 килограммга якын төрле наркотиклар алынды, шулай ук аларны китерүче 9 канал ябылды.
Быел хокук сакчылары Түбән Камада бер нарколаборатория эшләвен ачыклады. Шәһәрдә наркотиклар җитештерү турындагы мәгълүмат әле 2024 елдан бирле эшкәртелүдә булган.
Ир кеше үзенең яшәү урынында синтетик һәм үсемлек наркотиклары җитештерү буенча лаборатория оештырган. Барысы да Түбән Кама һәм якындагы районнарга тарату өчен әзерләнгән.
Татарстанда наркотик кулланучыларның гомуми саны ел дәвамында 280 кешегә кимегән. Хәзер республикада табиблар күзәтүе астында 19,1 мең кеше исәпләнә. Социаль-икътисади киеренкелеккә карамастан, наркоманнар арасында җинаятьчелек күрсәткече артмаган.
***
Гомерлек тап
Әлегә яшүсмерләрнең наркотикларга булган кызыксынуларына мәктәпләрдә профилактик әңгәмәләр белән каршы торалар.
– Полиция хезмәткәрләре әти-әниләр җыелышына килә һәм педагогик проектларда катнаша. Шулай ук суд карары нигезендә билгеләнә торган дәвалау да профилактика булып санала, – ди Татарстан буенча ЭЭМның балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр эшчәнлеген оештыру идарәсенең башлыгы Резеда Вахитова. – Наркотиклар кулланучы яшүсмерләр наркология диспансеры аша уза. Балигъ булмаганнарны, аларга 18 яшь тулганчы, яки диспансерда учеттан төшергәнче, күзәтүдән туктамыйбыз. Моның өчен ай саен дәвалану һәм тестлар узарга кирәк. Әгәр кеше балигъ булганнан соң учеттан төшмәгән икән, аны полициядәге участок уполномоченныйлары күзәтүе астына тапшырабыз. Яшьлегендә тыелган матдә куллаган кешеләрнең алдагы тормышында бу факт эзсез генә узмый, әйтик, андыйларга машина йөртү таныклыгы бирелми, алар дәүләт структураларына да эшкә керә алмаячак. Мәсәлән, полициягә һәм мәгариф учреждениеләренә бу затлар өчен юллар ябык.
Балаларны наркобизнеска җәлеп итүче җинаятьчеләр үзләрен һич тә гаепле санамый, яшүсмерләрнең тормышын гомерлек газапка әверелдерүеләре хакында уйламыйлар да.
Баланы ничек якларга?
Балалар психологы Наталья Наумова наркодилерларның теләсә нинди хәйләләренә каршы торырга мөмкин, дип саный. Әмма моның өчен баланың аңлы булуы гына түгел, ә аның әти-әнисенең газизе тормышында зур роль уйнавы да мөһим.
– Кайчагында олылар балаларны куркыта башлый, җәза бирергә вәгъдә итә. Әмма бу һәрвакытта да нәтиҗә бирмәячәк. Әңгәмә алып бару һәм ни өчен наркотиклар сатуның закладчы өчен генә түгел, сатып алучы өчен дә куркыныч булуын аңлату мөһим. Үзләренең иләс-миләслеге аркасында балалар моны һәрвакытта да аңламый, – ди ул.
Яшүсмер үзе тормышта криминал ярдәмендә үз юлыңны табып булмаячагын аңларга тиеш. Әти-әниләргә баласының кызыксынулары турында белергә һәм төрле түгәрәкләргә, спортка җәлеп итәргә, шулай ук бала белән даими элемтәдә торырга кирәк.
***
Элегрәк республика буенча Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре мәктәпләрдә кинәт кенә килеп тикшерүләр аша яшүсмерләр арасында наркомания белән көрәшергә җыенулары турында белдергәннәр иде. Бу Эчке эшләр министрлыгы һәм төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгының бергәләп эшләгән схемасы, әмма әлегә ул ахырына кадәр эшләнмәгән.
***
«Известия» басмасы хәбәренә караганда, эре наркошоплар гына пычрак эш башкару өчен атна саен биштән алып 15кә кадәр кешене яллый, дигән нәтиҗә ясарга була. Аларның өчтән бере эш характерыннан һәм җинаять җаваплылыгыннан куркып 1-2 закладка куйганнан соң китә, бер елдан артык эшләүчеләр аз. Алар яки хокук сакчылар кулына эләгә, яки үз гомерен куркыныч астына куймаска тырыша.
112 хәбәр итә
Быелның февралендә Лениногорскта балигъ булмаган үсмер интернет аша билгесез заттан 20 граммнан артык наркотик матдә булган яшерен урынның кайда булуы турында хәбәр алган. Аңа аларны шәһәрнең 15 төрле урынында яшерү бурычы куелган. Хокук сакчылары моны белеп алып бу үсмерне тоткарлаган.
Җинаять эше судка тапшырылган. Тикшерү органнары вәкилләре яшьләрне уяу булырга һәм хокукка каршы эшчәнлек белән бәйле тәкъдимнәрдән баш тартырга чакыра.
***
Казанда югары уку йортларының берсендә белем алган чит илдән килгән студентны зур партия наркотиклар белән тоткарлаганнар. 24 яшьлек африкалының кесәсендә 48 грамм тыелган мәдда булган. Россия паспорты булган чит ил кешесе наркотикларны төрү һәм аларны тарату белән шөгыльләнгән. Әмма инде хокук сакчылары тарафыннан тоткарлангач боларның барысы да шәхси файдалану өчен дип ышандырырга тырышкан, тик сүзләренә инандыра алмаган.
***
Әгәрҗе районында 15 яшьлек кызны наркотик матдәләр кулланырга күндергән 26 яшьлек ир-егеткә каршы җинаять эше кузгатканнар. Алар икәү ир кешенең автомобилендә Ижау шәһәренә барырга чыккан. Ир-ат яшүсмер кызны наркотиклар кулланып карарга күндерә, бер тапкыр куллану зыян китермәячәк, дип ышандыра.
Кыз үгетләүләргә бирешә һәм наркотиклар куллана, ләкин икесе дә Әгәрҗе шәһәрендә полиция тарафыннан тоткарлана. Медицина тикшерүе балигъ булмаган кызның наркотик куллануын раслаган. Хәзер ир-атка «наркотик чаралар куллануга тарту» («Склонение к потреблению наркотических средств») маддәсе буенча 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Комментарийлар