16+

Мошенниклардан килгән атналык зыян 100 млн.га җитә

Татарстанда унбер ай эчендә 5 млрд сумнан артык акча мошенниклар кесәсенә күчкән.

Мошенниклардан килгән атналык зыян 100 млн.га җитә

Татарстанда унбер ай эчендә 5 млрд сумнан артык акча мошенниклар кесәсенә күчкән.

Ә атналык зыян 100 млн.га җитә. Җинаятьчеләр танылган кешеләрнең һәм рәсми вәкилләрнең ялган сәхифәләрен куллана, сим-бокслар оештыра һәм кешеләрне шантажлый. Шул ук вакытта Россиядә 1 сентябрьдән саклану чараларының тулы бер пакеты эшли башлады – шалтыратуларны маркировкалаудан алып «икенче кул» системасына кадәр, әмма мошенниклар остарганнан-остара бара, яңа ысуллар уйлап табалар. Алдауның яңа схемалары ничек эшли һәм ни өчен җәзаны катгыйландыру да җинаятьчеләрне туктатмый?

Мошенниклардан зыян 5 млрд сумнан артып киткән

2025 елның җиде аенда Татарстанда мошенниклыклардан килгән зыян күләме 5 млрд сумнан артып киткән. Бу чорда республикада 11 мең мошенниклык очрагы теркәлгән. Узган ел белән чагыштырганда, республика халкы тарафыннан мошенникларга тапшырылган акча күләме 200 млн сумга кимегән, ә мошенниклар саны 8 процентка азайган.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының җинаять эзләү идарәсенең мошенниклыкларны ачу буенча оперуполномоченные Рәдис Йосыпов сүзләренә караганла, иң таралган ысул – кешеләргә банк яки хокук саклау органнары хезмәткәрләре исеменнән «счетларны блоклау» турында хәбәр итү. Мошенниклар, социаль инженерия һәм дипфейклар (мессенджерлардагы аккаунтлар) кулланып, кешенең аңын томалый. Алар йөз-кыяфәтне алыштыру функциясен кулланалар. Том Круз, Киану Ривз кебек танылган артистлар булып чыгыш ясарга мөмкин, ә бу актерларны бер тапкыр да күрмәгән пенсионерлар әлеге кешеләргә тулысынча ышана, – дип белдерде оперуполномоченный.

Схема телефон шалтыратуыннан башлана. Җинаятьче теләсә нинди сылтау белән корбаныннан «Госуслуги» порталына керү кодын әйттерә. Шуннан соң психологик һөҗүм башлана.
– Зыян күрүчеләргә башка номерлардан шалтыратулар килә, имештер хокук саклау органнары хезмәткәрләре шалтырата. Корбаннарга басым ясала, аларның счетларыннан шикле операцияләр бара, аларга кредитлар рәсмиләштерелә, аларның торакларын сатарга тырышалар, дип әйтәләр, – ди Йосыпов.
Җинаятьчеләрнең төп бурычы – кешене туганнарыннан аеру һәм яшерен эш итәргә мәҗбүр итү.
– Зыян күрүчеләрне өйдән чыгарга, яңа телефон, яңа сим-карта сатып алырга һәм туганнарыннан яшереп операцияләр ясарга үгетләгән очраклар булды. Хәтта банкта полицейский мошенниклар тарафыннан алданган кеше янына килеп, алдарлар ятьмәсенә эләгүе турында кат-кат әйтсә дә, аларга ышанмаган очрак шаккаттырды. Кешенең тәмам аңы томаланган, – ди Эчке эшләр министрлыгы вәкиле.
– Корбанның уртача яше – 70, 50, 25 яшь. Ягъни, бу нәрсә турында сөйли? Мошенникларның халыкның төрле катламнары белән эшләве турында, –  ди Йосыпов. Шул ук вакытта эчке эшләр министрлыгы вәкилләре теркәлгән җинаятьләр саны буенча инде уңай динамика күренә, аларның саны кими бара, дип ышандыра.

Бер атна эчендә 100 млн сумга кадәр урлыйлар
Атна саен 50дән артык татарстанлы мошенниклар корбаны була, ә аларның гамәлләреннән килгән зыян 100 млн сумга җитәргә мөмкин.
– Кешеләр үзләренең күпьеллык акчаларын, заем кредит акчаларын һәм мөлкәтләрен бирә, – дип белдерде ТР Прокуратурасының эчке эшләр органнарында тикшерүне күзәтү бүлеге прокуроры Марат Галләмов.

Прокуратура мәгълүматлары буенча, 211 балигъ булмаган бала, 3 мең пенсионер, 250 инвалид кеше җинаятьчеләрнең корбаны булган.
Шулай ук киберҗинаятьчеләрнең аерым категориясен билгеләп үтәргә кирәк –  дропперлар, ялган затлар, аларда акча алу өчен карталар һәм счетлар рәсмиләштерелә.

Булышлык өчен җәзаны катгыйландыру (6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү) «дроппер» карталарына кара бәянең кискен артуына китергән:
2025 елның 1 сентябреннән гражданнарны мошенниклардан яклауны көчәйтү өчен законнар пакеты үз көченә керде:
бизнес-шалтыратуларның маркировкасы: оешмалардан килгән барлык шалтыратулар хәзер маркировкалана – телефон экранында номер гына түгел, компаниянең исеме дә, шулай ук чакыру категориясе дә (банк хезмәтләре, реклама, күчемсез милек һ. б.) күрсәтелә.;
сим-карталарны контрольдә тоту: сим-карталарны өченче затларга (гаилә әгъзаларыннан һәм якын туганнарыннан тыш) тапшыруга турыдан-туры тыю кертелде.

Гражданнар «Дәүләт хезмәтләре» яки МФЦ аша яңа элемтә шартнамәләре төзүгә үз-үзеңне тыюны билгели ала;
спамнан саклану: кәрәзле операторлар аша реклама шалтыратуларын блоклау мөмкинлеге барлыкка килде;
кредитларга үз-үзеңне тыю: хәзер кредит алуны «Госуслуги» аша онлайн гына түгел, ә МФЦ аша да тыюны рәсмиләштерергә мөмкин;
«икенче кул» системасы: эре банк операцияләрен (акча бирү, кредитлар рәсмиләштерү) раслаучы ышанычлы затны билгеләргә мөмкин;
суыну чоры: банкоматларда шикле операцияләр булганда банк кредит бирүне дүрт сәгатькә 50 меңнән 200 меңгә кадәр, ә 200 меңнән артыграк кредит бирүне ике тәүлеккә чикләргә мөмкин;
җинаять эшләрен тикшерү өчен хокук саклау органнары тарафыннан банк операцияләре буенча мәгълүмат алуның судтан тыш тәртибе кертелде;
урланган акчаларны мобиль телефоннар аша чыгаруга каршы тору чаралары көчәйтелгән.
***
Исегезгә төшерәбез, 2025 елның 5 июленнән Россиядә мошенникларга булышлык күрсәткән өчен җаваплылык катгыйландырылды:
үз банк картасын хокукка каршы операцияләр башкару өчен өченче затларга тапшыру хәзер җинаять срогы белән 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный;
карталар сатып алу һәм алар буенча акчаларны банкоматтан алу – 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү белән яный;
1 сентябрьдән мошенникларга үз сим-карталарын саткан яки тапшырган өчен шулай ук административ җаваплылык керткәннәр –  30 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф.

Яңа «ятьмә»
Мошенниклар россиялеләрнең банк карталарын блоклый, шул ук вакытта бу акчаларга нинди дә булса куркыныч тудырмый, дип хәбәр итә РИА Новости.
«Кайнар линиягә мөрәҗәгать итү буенча банклар картаны блокларга тиеш, чөнки бу клиентның акчаларын саклау өчен саклану чарасы. Блоклау өчен клиентның стандарт мәгълүматлары: карта номеры, фамилия, исеме, әтисенең исеме яки клиент телефоны җитә. Мошенниклар әлеге алгоритмны мошенниклык максатларында, ә нәкъ менә клиентны алга таба манипуляцияләү, шантажлау өчен, аның акчаларына куркыныч тудыру өчен кулланалар», – дип хәбәр ителә хәбәрдә. 
– Мондый очракта салкын канлы булып калыгыз һәм мошенниклар белән аралашмаска киңәш итәбез. Алар сезне «Хәзер банк картагызны блоклыйбыз, моны хәл итәр өчен фәлән сумма акчагызны фәлән счетка күчерегез» дип куркытырга һәм уңайсызлыклар тудырырга мөмкин, ләкин хафалыкка бирешмәгез. Бу бары тик янау гына, – дип киңәш итәләр Саклык банкы хезмәткәрләре.
Шул ук вакытта банклар үз киңәшләрен бирә. Әгәр банк картасы турындагы мәгьлүмат өченче затка билгеле булган икән, бу картаны  яңадан эшләтеп җибәрергә тырышмагыз, ул клиент өчен куркынычсыз булмаска мөмкин. Гадәттә банклар мондый картаны яңадан чыгарырга киңәш итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading