Мондый урынсыз сорауларга ничек дөрес итеп җавап бирергә.
Гаилә корып җибәрүгә яшьләрнең адресына күп кенә “тозсыз” сораулар килә башлый: Кайчан бәби алып кайтасыз? Планлаштырасызмы? Әллә булдыра алмыйсызмы?.. Күпләр әлеге сораулар белән кешене үпкәләтәм, хәтта рәнҗетәм дип уйлап та бирми.
“Мин бит кызыксынып сорадым, начар әйбер эшләмәдем”, – дип аклана мондый адәпсез затлар, гадәттә. Тик! Төптән уйлап карасак, әле олы тормыш юлына баскан пар ишәергә ашыкмаска да мөмкин бит. Монда инде һәркемнең үз сәбәбе: кемдер укып бетермәгән, кемнеңдер торыр урыны юк, кемнәрдер әле бала алып кайту өчен, гомумән, әзер түгел. Яки башка сценарий: балага уза алмау...
Бу язмада нәкъ менә балага уза алмаган, әмма күпмедер вакыттан соң бәби алып кайткан бәхетле хатын-кызлар, аналар белән аралашып алырбыз. Аңа кадәр психолог Чулпан Нигъмәтҗанова-Гәрәфиева белән “тозсыз” сорауларга дөрес итеп җавап бирергә һәм үз чикләребезне булдырырга өйрәнербез.
– “Кайчан гаилә корасыз? Кайчан бәбәй алып кайтасыз?” ише сораулар кешенең шәхси тормышына кагыла. Күп кенә очракта артык кызыксынучылар шәхси чикләрне бозганнарын сизми дә кала. Шуңа күрә без мондый сорауларны йөрәгебезгә якын алабыз, тискәре кабул итәбез. Җәмгыятьтә еш кына бу мәсьәләдә буынара конфликтлар да туа, чөнки әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез өчен беренче урында гаилә торган. Әйтик, укып бетерүгә, көллият яки югары уку йортын тәмамлауга, тормыш корып җибәрү, бала алып кайту алар өчен мөһим булып саналган. Мәсәлән, балалар бакчасыннан соң – мәктәпкә, аннары югары уку йортына керсәң һәм укып бетергәч, гаилә корсаң, син үзеңне бәхетле итеп хис итәсең. Әгәр дә бу тәртип бозылса, без борчыла башлыйбыз. Бу шаблоннар буенча яшәргә кирәк түгел, яшьләр моны аңлый. Хәзер исә кияүгә чыгу, өйләнү, бигрәк тә бала алып кайту максатлар исемлегенең соңгы баскычында тора. Яшьләргә, беренче чиратта, тормышта үзеңне табу, сәяхәт итү, финанс яктан стабиль булу кебек “нигезләр” мөһимрәк. Психолог буларак искәртеп узасым килә, бүген сәламәтлек буенча төрле сәбәпләр аркасында бала алып кайта алмаган парлар күп. Кызганыч, статистика буенча “туктап калган йөклелек” диагнозы да еш күренешләр рәтендә. Шуңа күрә күп кенә гаиләләр өчен “Кайчан бала алып кайтасыз?” кебек сорауларны үз адресларына кабул итү авыр...
Һәрбер кешегә дә шәхси чикләрне булдырырга киңәш итәм! Моның өчен төрле ысуллар бар: кемдер турыдан-туры “тозсыз” сораулар ошамаганын һәм аларга җавап бирергә җыенмавын әйтә, ә кемнәрдер мәзәккә калдырып, юмор хисе белән уздырып җибәрә, ишетмәмешкә сабыша. Ассызыклап узасым килә, безгә ошап бетмәгән мондый төр сорауларны, гадәттә, олы буын вәкилләре бирә. 80-90 ел балалары, миллениаллар өчен гаилә беренче урында икәнен онытмыйк. Зумерлар (2000-2010елгы кешеләр) арасында хәтта чайлдфри принцибы буенча яшәүчеләр дә бар, ягъни үз теләкләре белән бала алып кайтмаучылар.
Гүзәлем, җырчы:
- Гаилә корып җибәргән вакытта миңа – 21, Салаватка 33 яшь иде. Мин тулысынча психологик һәм мораль яктан гаилә корырга, бала алып кайтырга әзер идем. Биш ел бергә яшәү дәверендә балага уза алмадым, әмма бу мөнәсәбәтләребезгә начар тәэсир итте дип әйтә алмыйм, араларыбыз суынмады. Без параллель рәвештә иҗат белән шөгыльләндек, эшкә бирелдек, сәламәтлегебезне тикшерттек, чөнки биредә гаеп бер кешедә генә була алмый. Хәзер еллар узгач, анализ ясыйбыз, безнең саулык ягыннан бар да тәртиптә иде, димәк, Аллаһы Тәгаләдән насыйп вакыты гына килеп җитмәгән булган.
Туганнар арасында бу теманы бик күтәрмәделәр, мөгаен, үзләре дә аңлаганнардыр. Әти-әниләр бервакытта да “Кайчан бала алып кайтасыз?” дип сораулар белән тинтерәтмәде, бу – безнең гаилә, бу – безнең проблема һәм без аны ирем белән бергә чиштек. 2017-2018 елларда дингә кереп киттек, барлык сорауларга җавапны биредә таптык. Шул вакытта Тимергали хәзрәт белән дуслыгыбыз артты, ул исә барысы да үз урынында һәм үз вакыты белән икәнен аңлата килде, бу исә чынлап та шулай! Аллаһы Тәгаләдән хәерле, сау-сәламәт бала сорарга кушты ул, төрле догалар, намаз тәртипләрен өйрәтте. Аллаһы Тәгаләдән сорагач, ул безгә Мәдинәбезне бүләк итте. Бу бит могҗиза!
Беләсезме, якын кешеләр, дус-туганнар түгел, чит кешеләр, тамашачылар бирә торган иде “Кайчан бәби алып кайтасыз?” дигән сорауны. Бу бит инде гадәти сорау, бер уйлап карасаң. Артык игътибар итмәскә тырыша идем, тик кайвакыт “Әллә балабызны сез карарга җыенасызмы, ник шул кадәр борчыласыз?!” – дип сорауга сорау белән җавап кайтарасы килгән вакытлар да булды. “Әле иҗат белән шөгыльләнәбез”, “Булыр әле, Аллаһы боерса”, – дип әйтә идем, гадәттә. Үзем андый сорауларны чит кешегә биргәнем юк, якыннарымнан сорасам да, уратып, йомшак итеп кенә сорарга тырышам.
Килеп чыкмаса, балалар йортыннан сабый алырбыз, дигән уй да бар иде. ЭКО да хәзер гадәти күренеш, яшьләр арасында да бу ысулны кулланучылар бик күп. Беләсезме, насыйп булмаса, ЭКОсы да килеп чыкмый аның, барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Танышларым арасында да озак вакыт бала көткән гаиләләр күп. Үзебезнең тәҗрибәдән чыгып әйтәм, барысы да хәерлегә! Төшенкелеккә бирелмичә, проблема өстендә эшләргә кирәк: тикшеренергә, Аллаһы Тәгаләдән сорарга...
Зөлфирә Мирзаянова-Шәйдуллина, җырчы:
– 2019 елның август аенда гаиләбезне корып җибәрдек. Миңа 22 яшь иде ул вакытта, Алмазга – 33. Бәби алып кайту теләге гел булды. Яраткан кешеңнән бала табу – зур бәхет!
Бергә тора башлап, 3 ел узганнан соң кызыбыз Нәзирәне алып кайттык, әлһәмдүлилләһ! Безне тормыш гел сынап тора, кавышкан көнебездән бирле. Бердәм булсаң, сынаулар мөнәсәбәтләрне ныгыта гына. Ачу килгән вакытлар, арган чаклар да булмады түгел. Хәзер әлеге мизгелләрне яңадан күңелдә кузгатасым килми... Бар да үтте. Якыннарыбыз, туганнарыбыз беркайчан да “Кайчан бәбәй алып кайтасыз?” ише кирәкле-кирәкмәс сораулар белән башыбызны катырмады. Моның ише нәрсәләрне якын кешеләргә генә сорарга ярыйдыр дип уйлыйм. Үзем андый булмагангамы, кеше тормышы белән кызыксынучыларны аңламыйм. Дәү әнием генә оныкчыгын күрми китеп барды, кызганыч, ул исән вакытта алып кайтып өлгермәдем.
Без көне-төне эшләдек, концертлар куйдык. Мин үземнең балага узганымны сизми дә калдым. Аллаһтан Алмаз белән көн саен иртән торып, сау-сәламәт сабый сорадык. Ул безне ишетте, шөкер!
Берәр нәрсә килеп чыкмаса, беркайчан да төшенкелеккә бирелергә ярамый, балага уза алмауда да шулай ук. “Өметсез шайтан гына була”, – дип юкка әйтмәгәннәр. Бер-берегезне ишетергә тырышыгыз. Кемнедер гаепләп, ачуланып кына эш алга бармаячак. Иң беренче, барлык эшне дә бисмилла әйтеп башлагыз, теләкләр теләгез. Бердәм булыгыз! Бәлки рәнҗеткән, үпкәләткән кешеләрегез бардыр, гафу сорагыз. Иң мөһиме – беркайчан да бирешмәгез! Бик күп танышларым, дус кызларым озак кына яшәгәннән соң, авыр сынаулардан соң бала алып кайтты. Алар да, безнең гаилә дә сынмадык, Аллаһка шөкер! Хәзер бергә аралашып, сабыйларыбызның куанычын күреп яшибез.
Ләйлә Зәйнуллина, фотограф:
– Кияүгә чыкканда ук бала алып кайту теләге бар иде. Әлеге вакыйганы кичектереп торучы сәбәпләр исә – төпләнеп торыр урыныбыз булмавы, шулай ук диплом елы. Бер ел сакландык, фатир алдык, ремонт башладык. Гаилә корып җибәргәндә миңа – 22, иремә 23 яшь иде.
Өч ел дәвамында балага уза алмадым. Кайбер гаиләләрдә мондый авыр чор талашу, аерылышуга илтә. Аллаһка шөкер, безнең алай булмады. Ахырга таба исә эмоциональ яктан барыбер дә авыр иде. Ел ярым узгач, уйландыра башлады, табибларга күрендек, сорауларга җаваплар эзләдек. Ай буе син ниндидер могҗиза көтәсең, ә азакта – авырту, күңел кайту... Бу вакытта иремнең ярдәме, янымда булуы һәм җылы сүзләре көч бирде. Шулай ук дингә якынаю булышты. Без табибларда тикшеренү, сәламәтлекне кайгыртудан тыш, көн саен Аллаһтан ялварып сабый сорадык, хаҗ кылдык. Аллаһка шөкер, барысы да килеп чыкты, безнең нәни кызыбыз үсеп килә.
“Кайчан бәбәй алып кайтасыз?” дигән сораулар, әлбәттә, ачуны китерде. Бигрәк тә соңгы елларда кыен булды, чөнки синең башыңда болай да күп сорау, ә алда билгесезлек. Артык төпченгән кешеләргә мин шаккатам, еш кына якыннарың түгел, ә чит кешеләр бу сораулар белән баш катыра. Берсендә кышкы оверсайз курткадан урамнан барган вакытта каршыма танышым очрады, корсагыма кулын куеп: “Котлыйм, бәби көтәсез икән”, – диде. Шундый кыен булды ул вакытта, артык авырлык җыйганмындыр, көтмибез, дип акланып, кайтып елаган идем. Ничек инде чит кешегә шундый сорау биреп була? Әле өстәвенә рөхсәтсез эчен дә тотасың? Кешеләр кайбер сүзләр ничек яралый ала икәнен аңлап бетерми. Олырак туганнар да: “Карьера дип кенә булмый, бала кирәк”,– дип басым ясыйлар иде. Әби-бабайларны аңлыйм инде, аларның онык сөясе килә. Без бик теләп алып кайтыр идек, әмма килеп чыкмавын белеп бетермиләр иде шул... Хәтта балалар йортыннан сабый алу турында да уйлаган идек, әмма бу очракта дини яктан бик күп нечкәлекләр бар икәнен ассызыклап узарга кирәк.
Сүз уңаеннан, мин үзем шәхси чикләрне билгели белә торган кеше түгел, каты итеп җавап кайтара алмыйм. Шуңа күрә икеләтә авыр булды бу чорда, еш кына елап бушана идем...
Комментарийлар