Стратегик запас дигән сүзләр соңгы арада еш яңгырый. Бу хакта ишетүгә нигәдер әбиләрнең келәте искә төшә.
Менә келәт стратегик запас урыны иде ул. Ул сугыштан соңгы елларны да, 90 еллар авырлыгын үз җилкәсендә күтәрде. Келәткә беркайчан кирәкмәс әйбер куймыйлар. Монда бар да кирәкле, артык әйберне келәткә кертмиләр. Хәзер келәт ролен подвал-гаражлар башкара. Тик ризыкны саклау мәсьәләсен генә һәрвакыт дөрес хәл ителми.
Саклый белмәгәч, запас җыюның да мәгънәсе югала. Әлбәттә, озак кулланылышта булган продуктлар сәүдә ноктасында да, өйдә дә саклау кагыйдәләре үтәлгән очракта гына куркынычсыз. Ризык сыйфатлы һәм файдалы үзлекләрен саклап калганда гына запас җыю кирәк. Иң элек ярмалар, макарон ризыклары, он озак вакыт сакланылышка куела ала. Аларның яраклылык вакыты 3 елдан 5 елга кадәр. Саклау вакыты ягыннан ярмалар арасында дөге, карабодай беренче булып тора.
Аларның яраклылык срогы – 2-3 ел. Шунысы мөһим: ярмалар дөрес сакланганда үзләренең туклыклы кыйммәтләрен югалтмыйлар. Бу исемлектә иң начар саклана торган ризык ул – он. Аны 6-8 ай гына саклап була. Ярмаларны һәм онны дөрес саклау кагыйдәләре бар. Мәсәлән, каты бодай сортларыннан җитештерелгән макаронны саклауга кую яхшырак. Макароннарны коры, караңгы һәм җилләтелә торган урында саклау кирәк. Он яки башка ярмаларны алдан ук иләргә һәм кортлары булу-булмавын тикшерү мөһим.
Балык консерваларын саклау вакыты 3 елга кадәр. Балык консервалары запасы турында сатып алганда, майлы булмаган сортлы балык продукциясенә өстенлек бирергә кирәк. Вакыт-вакыт консерваларның капкачы кабармаганмы икәнен тикшереп тору мөһим. Кабарган капкачны күрсәгез, аны ачмыйча да ташлагыз. Чир йоктыру куркынычы бар. Балык консервларына хас булмаган ис сизсәгез, шунда ук чыгарып ташлагыз. Ачылган балык консерваларын шунда ук ашап бетерү яхшырак.
Татлы ризыклардан балны саклауга куярга мөмкин. Аның яраклылык вакыты 3 елга кадәр. Бал шикәргә бик яхшы альтернатива, аның составында бик күп файдалы матдәләр бар. Продуктны җылыда, кояш нурларыннан ераграк тоту яхшырак. Әлбәттә, вакыт узу белән бал кайбер файдалы үзлекләрен югалтачак, төсен үзгәртәчәк, шикәрләнәчәк, ләкин бозылмаячак.
Яшелчә һәм җиләк-җимеш консервалары яраклылык вакыты 3 елга кадәр. Консервланган килеш яшелчә һәм җиләк-җимешләр үз тәмен һәм файдалы матдәләрнең күп өлешен шактый озак саклый ала. Мәсәлән, консервланган яшел борчак яки кукурузны саклау вакыты ике елга, ә җиләк – җимеш, помидор яки фасоль консервлары өч елга җитәргә мөмкин. Күпчелек мондый ризыклар салкын һәм караңгы урыннарда саклана. Ә менә чәй һәм каһвәнең куллану вакыты 5 елга кадәр.
Кыздырылган каһвә бөртекләре үзлекләрен ике елга кадәр саклый. Чәй белән дә шул ук хәл. Яраклылык вакыты беткәч, чәй тәме буенча саламга күбрәк охшаячак. Аларны саклау урыны дымлы булмаска тиеш.
Иткә килгәндә, ГОСТ тамгасына да игътибар итсәгез иде. “Тушенка»лар шулай ук караңгы урында яхшырак торачак. Гомумән, ачылмаган ризыкның нинди булуына бәйле аларны суыткычта да, базда да, келәттә дә да сакларга мөмкин. Ә менә алкогольнең яраклылык вакыты 10 елдан артык икән. Виски, коньяк яки аракы шактый озаграк сакланганын беләбез. Исегезгә төшерәбез, алкогольле эчемлекләрне чиктән тыш күп куллану сезнең сәламәтлеккә зыян китерә.
Стратегик запасның бер өлешен тоз тәшкил итә. Аның шулай ук яраклылык вакыты 10 елдан артык. Кешелекнең бөтен тарихы дәвамында диярлек тоз, үзенең кулинар үзлекләреннән тыш, искиткеч табигый консервант функциясен дә үтәгән.
Әлбәттә, илнең ризык һәм ит запаслары бар. Махсус складларда алар куелган еллары белән тамгаланган. Запассыз яшәп булмый шул. Менә уйлап куйдым әле: запас ризык туплау өчен тиешле шартлар да, урыным да юк икән бит минем. Әбиләрнең келәте дигәннән, анда саклау өчен бөтен шартлар бар иде. Агач бүрәнәдән эшләнгән әлеге урын шактый хезмәт күрсәтте безгә.
Зифа Шәйдуллина
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар