Эстрадада үз образына, иҗатына тугры калган җырчылар аздыр, мөгаен.
Баян, гитара белән сәхнәгә чыккан Чәчкә исә хәзер дә үзенә тугры кала. Аның җырларын гына түгел, тормышын да калыпка салып булмый.
— Күптән интервью биргәнегез юк. Ни өчен?
— Дөресен әйткәндә, интервьюларны яратып бетермим. Мин әйткән сүзләрне үзгәртеп язганнары да булды. Берничә тапкыр авыз пешкәч... 5-6 ел интервью биргәнем юк.
— Сез әле ике ел диярлек, гомумән, «югалып» тордыгыз. Социаль челтәрләрдән дә, чыгышлардан да читләштегез кебек. Нәрсә булды?
— Бу сорауны бик күп бирәләр. Кешегә барысын да сөйләп бетереп тә булмый. Чын сәбәбен әйтмим. Әмма сәбәпләрнең берсе — бала туу. Йөклелек вакытым яхшы узды. Әмма бала тапкач, аның үпкәсе ачылмады. Майа сулый алмады.
Ул вакытларны искә төшерәсем дә килми. Балам өчен борчылдым, бик курыктым. Шул вакыйгадан соң төшенкелеккә бирелеп алдым. Гаилә өчен тагын да зуррак җаваплылык тоя башладым. Бүген, Аллаһка шөкер, барысы да яхшы. Әмма бу сынаудан соң балаларны калдырып, айлар буе гастрольләрдә йөрисем килмәде. Тормышка караш, кыйммәтләр үзгәрде.

— Кызларыгызның исемнәре дә үзенчәлекле. Әти-әниләр бу исемнәргә каршы килмәдеме?
— Гаилә коргач, 3 ел балабыз булмады. Кызыбыз Весна тугач, минем тормышка да яз килде. Моңа өстәп, ирем белән бер сериал карый идек. Анда төп героиняның исеме Бахор иде. Бахор исемен тәрҗемә итеп, героиняны Весна дип тә йөрттеләр. Бу исемне үзем өчен билгеләп куйган идем, иремә дә исем ошаган икән. Бервакыт икебез дә: «Кызыбызга әллә Весна дип исем кушыйкмы?» — дидек.
Элегрәк Весна бераз читенсенеп, балалар бакчасыннан кайткач: «Мин Әминә булам», — дип әйтеп куя иде. Ә хәзер инде үз исемен бик ярата. Шундый үзенчәлекле исем кушканга рәхмәт әйтә. Төпчек кызыбыз Майага исә бөтенләй башка исем уйлап куйган идек.
Әмма сабыйга карагач, аңа нәкъ шушы исем туры килүенә инандым. Әти-әниләр бер дә каршы килмәделәр. Онык булуга сөенделәр генә. Шулай да ике кызымның да мәчеттә кушылган мөселман исемнәре бар.
— Җәмәгатьчелек күзеннән югалып торганда нәрсә белән шөгыльләндегез? Ни өчен нәкъ хәзер кире сәхнәгә кайтырга булдыгыз?
— Мин белемем буенча музыка укытучысы, ирем дә театр көллиятен тәмамлады. Шуңа олы кызыбыз тугач, үзебезнең вокал студиясен ачтык. Балачакта Веснаны яратып Веснушка дип йөртә идек. Шуңа студиягә дә «Веснушки» исемен бирдек. Кызыбыз Майа тугач та, эшкә чыктым.
Әле ярый әни янәшәдә булды, аңа рәхмәт. Бер ел баланы карарга әни ярдәм итте. Балалар белән эшләгәч, аларга да җырлар яза башладым. Үземнең репертуарны да тулыландырдым. Һәр иҗат кешесенең әйтер сүзе буладыр. Фикерләрне үземдә яшереп тотасым килми, шуңа җырларымны тамашачыга җиткерә башладым.

— Соңгы тапкыр кайчан концерт куйдыгыз? Сез "тәнәфес«тә булган арада эстрада да бик нык үзгәрде. «Тамашачыны шаккатыра алырмынмы?» — дип борчылмыйсызмы?
— 9 ел тәнәфестән соң ноябрьдә Казанда концерт куям. Дөресен әйткәндә, мин беркемне дә шаккаттырырга теләмим. Үземнең иҗат юлым, тамашачым бар. Әле дә элеккеге җырларымны сорап язалар. Шуңа концертта үткәннәрне сагынып искә алырбыз дип уйлыйм. Әлбәттә, яңа җырларым да күп. Гомумән, иҗат юлымны киләчәктә дә шулай дәвам итәсем килә. Мине сагынган тамашачылар белән күрешеп, бергә истәлекләрне барларга исәп. Барысын үзем теләгәнчә эшлим. Ясалма буласым килми. Ясалма була да белмим.

— Башка хезмәттәшләргә җыр язасызмы?
— «Җыр язып бир әле», — дип сораучылар бар, әмма мин акча өчен җыр яза алмыйм. Кайбер кешеләр китапны ачып, теләсә кайсы шигырьгә дә җыр яза ала. Бу да үзенә күрә бер сәләт. Бер кешене дә хурлап әйтмим, әмма бу минем юл түгел. Иҗат җимеше барыбер акча өчен эшләнергә тиеш түгелдер.
Хәзер композиторлар ясалма фәһем белән дә иҗат итә. Андый җырларны да тыңлап караганым бар. Җырлар артык җиренә җиткереп эшләнгән, шуңа ясалмалык та күренә. Мөгаен, бу вакытлыча күренештер. Иҗат итүне калыпка салып булмый. Кешегә чын, ихлас күңелдән эшләнгән җырлар якынрак.
Интервьюның дәвамы иртәгә. Чәчкә социаль челтәрләргә ни өчен күп вакыт сарыф итми? «Кабәхәт» җыры аңа ничек популярлык алып килә? Җырчының мәхәббәт тарихы һәм гаилә тормышы турында икенче өлештә укыгыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар