16+

Өлкән яшьтәге кешеләрне карау буенча пособие нидән гыйбарәт?

Яшь барган саен тәҗрибә һәм зирәклек кенә килми. Кибеткә чыгу, счетларны түләү, өйне җыештыру елдан-ел кыенрак.

Өлкән яшьтәге кешеләрне карау буенча пособие нидән гыйбарәт?

Яшь барган саен тәҗрибә һәм зирәклек кенә килми. Кибеткә чыгу, счетларны түләү, өйне җыештыру елдан-ел кыенрак.

Түләү, стаж һәм пенсия баллары – соңгы үзгәрешләрне исәпкә алып, пенсионерларны карауны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйләп бирербез.
Өлкән яшьтәге кешеләрне карау буенча пособие нидән гыйбарәт? Юридик телдә ул «хезмәткә сәләтсез гражданинны карау буенча компенсация түләве» дип атала. Каралган кеше пенсиясенә өстәмә түләү бу. Ул аны ай саен ала һәм үзен караган кешегә рәхмәт йөзеннән, тулысынча яки өлешчә — килешенгәнчә тапшыра.

Түләүләр тәртибен закон җайга сала. 2025 елның гыйнварыннан кагыйдәләр ике як өчен дә үзгәрде.
Әлеге түләүләрне алырга хокукы булучылар: 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар; I төркем инвалидлар. 80 яше тулмаган кешеләр, ләкин табибның медицина бәяләмәсе буенча аларга даими карау кирәк (әгәр түләүне 2024 ел ахырына кадәр билгеләгән булсалар). «Кеше карау» төшенчәсе көнкүрештә ярдәм итүне күздә тота: төшке аш әзерләргә, киендерергә, фатирны җыештырырга, дару бирергә, хастаханәгә алып барырга... Сөйләшеп утырырга гына кирәк булса да, аның янәшәсендә булу. 

Карт кешене карау, опека һәм патронатны еш кына бутыйлар. Гәрчә аларның аермасы зур булса да.
- Опекунлык - юридик яктан хокукка сәләтсез гражданнарга бәйле өстеннән рәсмиләштерелә. Опекун законлы вәкилгә әверелә.
- Патронат - тәрбияләнүче эшкә сәләтле, ләкин аңа нинди дә булса эшләр авыр бирелә. Гади сүз белән әйткәндә, ярдәмче.
- Тәрбия - аек акыллы пенсионер, ләкин аңа үз-үзен карау авыр.

Без өченче вариантны карап үтәрбез: әби-бабайлар көнкүреш ярдәменә мохтаҗ булганда, ничек эш итәргә кирәклеген аңлатырбыз.

Түләү күләме
2025 елга кадәр пенсионерны карау буенча айлык федераль компенсация 1200 сум тәшкил иткән. 2025 елның гыйнварыннан хәзер бу 1314 сум. Апрельдә дәүләт һәм социаль пенсияләргә өстәмә түләүне индексацияләгәч -1377 сумга кадәр була ала. Шулай ук өстәмәнең күләме регионга бәйле.

Өлкәннәрне кем карый ала?
Карт туганнарга, күршеләргә, танышларга һәркем ярдәм итә ала. Бу яхшы эш. Әмма рәсми рәвештә иминият стажы узсын һәм акча булсын өчен, закон барысына да рөхсәт итми.

Тәрбияче берничә шартка туры килергә тиеш: 14 яшьтән өлкән һәм хезмәткә сәләтле кеше; хезмәт килешүе яки ГПХ килешүе буенча эшләми һәм шәхси эшмәкәр булырга тиеш түгел; пенсия (картлык, инвалидлык, туендыручысын югалту), эшсезлек буенча пособие алмый.
Стипендия алучылар яки өлкән сыйныф укучылары картларны рәсми рәвештә карый ала. Бу шактый киң таралган практика. Бергә яки аерым яшәргә мөмкин. Туган булу мәҗбүри түгел. 

Күпме пенсия баллары өстәләчәк?
Күп кенә ирекле ярдәмчеләр өчен стаж баллары алу мөһим, чөнки алар булачак пенсия күләменә йогынты ясый. Тәрбиячеләргә иминият стажы һәм баллар элеккечә исәпләнә. 12 ай караган өчен бер ел стаж һәм 1,8 шәхси пенсия коэффициенты өстәләчәк.

Түләүне билгеләсеннәр өчен нишләргә?
Бернәрсә дә! Бу компенсация өстәмәсен хәзер автомат рәвештә пенсиягә кертәләр. 2025 елдан I төркем инвалид яки 80 яшьтән өлкәнрәк гражданнар пенсиясе составына «тәрбиягә өстәмә» кертелгән. Аны алу өчен бернинди гаризалар язарга яки конкрет кешегә карауны рәсмиләштерергә кирәкми.

Караучылар өчен исә шәхси пенсия коэффициентын алу өчен 2025 елдан башлап тәрбияләнүчене карау чорын расларга кирәк. Автомат рәвештә аларны санамаячаклар.

Шәхсән МФЦга яки өлкән кешенең яшәү урыны буенча социаль фондның территориаль бүлегенә гариза бирегез.

Лилия Яфизова әзерләде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading