16+

Бүгенге 45 яшьлекләр яшьрәк күренә. Генетиклар картаю серләрен аңлата

Генетик ни өчен яңа буын совет фоторәсемнәрендәге яшьтәшләреннән яшьрәк күренүен ачыклаган.

Генетик ни өчен яңа буын совет фоторәсемнәрендәге яшьтәшләреннән яшьрәк күренүен ачыклаган.

Әти-әниләребез, әби-бабайлар безнең яшьтә булганга еш кына бездән шактый өлкәнрәк булып күренә кебек. Заман кешеләренең организмы шулкадәр үзгәрергә өлгергәнме? Без чыннан да акрынрак картаябызмы? Яки сүз күбрәк иллюзияләр, мода үзенчәлекләре, субъектив кабул итү һәм башкалар турында барамы? Бу хакта “Комсомольская правда” табиб-генетик, фәнни-медицина мәгърифәтчесе, генетик тикшеренүләр өлкәсендәге компаниягә нигез салучы Ирина Жегулина белән сөйләшкән.

"Тормыш коды" шул ук, әмма геннар активлыгы алышына
 – Генетика күзлегеннән караганда, без 50 һәм хәтта 100 ел алданрак туган кешеләрдән аерылмыйбыз. Эволюция өчен бу гомумән срок түгел. Ягъни ДНКда, "тормыш коды"нда бернәрсә дә үзгәрергә өлгермәде, – дип аңлата белгеч. – Шул ук вакытта эпигенетик факторлар да сизелерлек үзгәрде.

Галимнәр геннар эшенә йогынты ясый торган тышкы шартларны шулай атыйлар. ДНК үзе үзгәрешсез кала. Әмма геннарның активлыгына төрле йогынты сәламәтлекне яхшыртуга яки, киресенчә, какшатуга китерергә мөмкин. Шулай ук, һичшиксез, кешенең тышкы кыяфәтендә чагыла. 

– Ярты гасыр элек яшәү рәвеше, көнкүреш бөтенләй башка иде, – дип дәвам итә Ирина Жегулина. – Кешеләр авыр физик хезмәт белән шөгыльләнгәннәр, прозводствода эшләгәннәр. "Чирәм күтәргәннәр" дип әйтергә була. Хәзерге кебек көнкүреш техникасы булмаган. Хатын-кызларның көчен йорт эшләре алган. Болар барысы да буыннарның, организмның башка системаларының тузуын тизләтә. Йөзләре сулыга. 
Элек гомумән бит тиресен ультрашәмәхә нурлардан саклау турында сөйләмәгәннәр. Кешеләр бакчада, басуда эшләгән, ничек туры килә, шулай кызынганнар. Бүген инде беләбез: кояш нурлары аркасында бит тиресе вакытыннан алда шәлперәя, – ди Ирина Жегулина. –хатын-кызлар кояштан саклаучы кремнардан актив файдалана, һәм бу гаять зур роль уйный. Тәнне генә түгел, ә меланомадан саклану өчен дә.

“Космик” косметология
Заманча косметология чаралары, 50 һәм хәтта 30 ел элекке белән чагыштырганда, – космос. Хәзерге косметик чаралар һәм антиэйдж-технологияләр ярдәмендә хатын-кызлар узган гасырның 80-90 нчы елларына караганда уртача ун елга соңрак картая, дип сөйләгән басмага Сәламәтлек саклау министрлыгының баш пластик хирургы Наталья Мантурова. "Әгәр элегрәк яшәрү операцияләрен 45 яшьтән эшли башласалар, бүген аннан башка да 55-60 яшькә кадәр бик яхшы күренергә мөмкин", – дигән нәтиҗәгә килгәннәр Мантурова рәислегендәге «Красота в женских руках»  дискуссия клубы катнашучылары-экспертлар.

– Хәзер чыннан да бик зур мөмкинлекләр барлыкка килде, – дип раслый генетик Ирина Жегулина. – Мин үзем, мәсәлән, суперактив мимика аркасында ботоксны 20 яшьтә кадый башладым. Бу маңгайдагы җыерчыкларны профилактикалау иде. 17 ел узгач та, җыерчык юк, "матурлык уколлары" бик нәтиҗәле эшли. Элек бит бердәнбер киңәш – "кашларыңны җыерма" иде. Ләкин ихтыяр көче белән моны контрольдә тоту мөмкин түгел, бигрәк тә кеше уйланган вакытта.

Табиб-дерматолог Александр Быканов аңлатуынча: рекламалана торган антиэйдж-чаралар арасында суперкыйммәтле, әмма кирәксез процедуралар һәм кремнар җитәрлек. Әмма чыннан да нәтиҗәле эшләүче һәм куркынычсыз сывороткалар һәм аппарат технологияләре дә бар. Шул ук ботокс мәсәлән. 45 яшендәге кеше 20 яшьлеккә әверелми анысы, аны көтәргә дә кирәкми. Әмма, индивидуаль үзенчәлекләр, организм ресурслары мөмкинлек бирсә, теге яки бу дәрәҗәдә яшьне визуаль рәвештә киметергә мөмкин. 

Мода
Еш кына мода кире кайта дигәнне ишетергә мөмкин. Ләкин, философ Гераклит әйткәнчә, бер елгага ике тапкыр кереп булмый. Үткәннән килгән модалы образлар теге яки бу рәвешле яңартыла. Һәм хәтта "90 нчы еллардагы кебек" яки "60 нчы еллардагы" кыяфәт популярлашса да, иске фотосурәтләрдәгеләрдән хәзерге мода артыннан баручыларны барыбер аерабыз. Безнең баш мие замандашларыбызны яшьрәк итеп кабул итәчәк. Элекке буын вәкилләренең киемнәре модадан чыгарга өлгергән һәм хәзерге вакытта кире әйләнеп кайтмаган очраклар турында әйтеп тә торасы юк. Мондый киемле кешеләр өлкәнрәк кебек тоела.

– Кием табу да роль уйный, – дип билгеләп үтә Ирина Жегулина. - Әниегезгә яки әбиегезгә күлмәк, итәк, блузка "табу"ның авырлыгын исегезгә төшерегез. Хәзер исә төрле бәягә төрле кием модельләрен сайлау мөмкинлеге зур. Яхшырак утырганын, матуррак күренгәнен сайлап алып була, ул да яшьне “киметә”. 

Әби түгел
Соңгы берничә дистә елда социаль рольләр үзгәрде. 
– Элек 45-50 яшьлекне "өлкән яшьтәге хатын-кыз", хәтта әби дип санаганнар. Бүген 45тә бала табалар яки мәктәп яшендәге балаларын тәрбиялиләр. 50-55 яшьтәгене "өлкән кеше" дип атарга тел әйләнми, – дип билгеләп үтә Ирина Жегулина. 
Кешеләрнең яшен җәмгыять тарафыннан кабул итү дә, үз яшеңне кабул итү дә үзгәрде. Бу кешенең үз-үзен тотышында да, яшәү рәвешендә дә, тышкы кыяфәтендә дә чагыла. Без 50 яшьтә үзен "өлкән" санаган буын вәкилләреннән үзебезне яшьрәк хис итәбез.
Тикшеренүләрнең берсендә галимнәр шундый нәтиҗәгә килгәннәр: хәзерге заман ир-атлары һәм хатын-кызлары чынлыкта да элекке буыннан акрынрак картая баралар булса кирәк. Моңа тормыш шартлары яхшыру (авыр физик хезмәт, санитария-гигиена үсү һәм башкалар), медицинадагы алга китеш, авыруларны профилактикалау программалары ярдәм итә. Әлбәттә, тискәре факторлар да бар – хроник стресслар, экологик хәлнең начараюы, симерү эпидемиясе. Ләкин уңай шартларны шулай да күбрәк. Чөнки гомер озынлыгы туктаусыз арта, һәм картлык бусагасы артка чигенә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы кабул иткән яшь классификациясе 
18-44 – яшь чак 
45-59 – уртача яшь
 60-74 – өлкән яшь 
75-90 яшь – картлык 
90 һәм аннан да күбрәк – озак яшәүчеләр 

Дилбәр Гарифуллина әзерләде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading