Пенсия билгеләнү өчен төп шартлар Иминият пенсиясен билгеләсеннәр өчен түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш: пенсия яшенә җитү; 15 елдан да ким булмаган иминият стажына ия булу; 30 баллдан да ким булмаган шәхси пенсия коэффициенты туплау. Әгәр дә кешенең стажы яки шәхси пенсия коэффициенты җитәрлек күләмдә түгел икән, аңа социаль пенсия билгеләнә. Әмма бу 5 елга соңрак эшләнә.
Пенсиягә кемнәр иртәрәк чыга ала? Вакытыннан алда пенсиягә чыгуны күздә тоткан һөнәрләр исемлеге канун белән билгеләнә. Мисал өчен, алар арасында: җир астында, кайнар цехларда һәм башка зарарлы шартларда эшләүчеләр яки авыр эш башкаручылар; янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар; медицина хезмәткәрләре; диңгезчеләр, елга һәм балык тоту флотында эшләүчеләр; очучылар; педагоглар һәм тәрбиячеләр; артистлар.
Вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына тагын кемнәр ия? 8 яшьтән олырак өч һәм аннан артык бала аналары; Ерак Төньякта яки аңа тиңләштерелгән районнарда эшләгән ике һәм аннан артык бала аналары; инвалидлыгы булган балаларның ата-аналары һәм опекуннары. Вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы биргән эшкә мобилизация, махсус хәрби операция зонасында контракт буенча хезмәт итү яки хәрбиләргә ярдәм итүче оешмада булган чор тиңләштерелә.
Иминият пенсиясе өчен стаж ни рәвешле исәпләнә? Картлык буенча иминият пенсиясен алу өчен 15 елдан да ким булмаган стажга ия булу кирәк. Аның исәбенә кеше эшләгән һәм Россиянең Социаль фондына кертемнәр түләнгән бөтен вакыт кертелә. Моннан тыш, хезмәт стажына 1,5 яшькә кадәр бала караган чор яки чакырылу буенча хезмәт чоры өстәлә.
Шәхси пенсия коэффициенты баллары нәрсә ул? Һәр эш елы өчен шәхси пенсия коэффициенты исәпләнә. Аларның күләме Социаль фонд тарафыннан бу кеше өчен алынган иминият кертеме күләменә бәйле. Пенсия балларының исәбен «Дәүләт хезмәтләре порталы»ндагы шәхси кабинетта яки Социаль фондның шәхси счет күчермәсеннән белергә мөмкин. Картлык буенча иминият пенсиясен алу өчен кимендә 30 баллга ия булу кирәк.
Стажны һәм балларны арттырып буламы? Әгәр дә шәхси пенсия коэффициенты яки иминият стажы җитәрлек күләмдә булмаса, балларны һәм елларны «сатып алу» мөмкинлеге бирелә. Моның өчен Россия Социаль фондына гариза язарга һәм җитешмәгән кертемнәрне түләргә кирәк. Ләкин чикләүләр бар. Мәсәлән, бер ел эчендә бер елдан да артык стаж өстәп булмый, ә гомумән алганда, иң күбе 7,5 ел стаж «сатып алырга» мөмкин. Россия Социаль фонды сайтында шәхси пенсия коэффициенты һәм стаж «сатып алу»ны исәпләп чыгару өчен калькулятор бар. **********************************************
Пенсионер димә, салым барыбер чигерелә
Билгеле булганча, милек сатып алу, уку, дәвалану, иминиятләштерү, спорт белән шөгыльләнү өчен түләгән акчаның бер өлешен кире кайтарырга мөмкин. Пенсиядәге кеше салым чигерүеннән нинди очракларда файдалана ала соң? Әгәр пенсионер эшли икән, ул хезмәт хакыннан НДФЛ түли, димәк, гомуми нигезләрдә салым чигерүеннән файдалану хокукына ия. Ләкин салымның бер өлешен эшләмәүче пенсионерлар да кайтарырга мөмкин. Моның өчен пенсионерның салым түләнә торган керемнәре булырга тиеш. Мәсәлән: торакны арендага бирсә; банк кертемнәреннән суммар керем салым түләнми торган минимумнан күбрәк булса (2024 елда салым алынмый торган керем күләме – 210 мең сум); милекне сатып алыганга караганда кыйммәтрәккә сатсаң. Күчемсез милек кеше карамагында 5 елдан кимрәк вакыт булган очракта салым түләнә (әгәр торак бүләк итеп алынган яки мирас итеп калдырылган булса милек 3 ел кеше карамагында булырга тиеш);
Әгәр дә пенсионер торак төзегән яки сатып алган булса, шул исәптән ипотекага булса да, ул торак сатып алынган ел һәм аннан алдагы өч ел өчен (ягъни берьюлы дүрт ел өчен) салымны чигерергә мөмкин.
Комментарийлар