16+

«Приют человека»да кеше язмышлары: «Балаларым киләчәге өчен өйгә кайтмыйм»

Приют белән һәркем хезмәттәшлек итеп, акчалата да, әйберләтә дә ярдәм итә ала.

«Приют человека»да кеше язмышлары: «Балаларым киләчәге өчен өйгә кайтмыйм»

Приют белән һәркем хезмәттәшлек итеп, акчалата да, әйберләтә дә ярдәм итә ала.

Үзегездән калган, киелмичә ятучы чиста киемнәрне дә, урын-җирләрне дә биредә бик теләп кабул итәләр. 

Шәфкатьлелекнең тамыры киң
Моның шулай икәнлегенә Казан шәһәрендә урнашкан “Приют человека” хәйрия оешмасына баргач тагын бер кат инандык  пз

Шәһәр урамнары буйлап меңәрләгән кеше атлый. Тик аларның нинди язмышта, эчләрендә нинди сагыш барлыгын беркем дә белми. Бәлкем араларында ярдәм кирәк булучылар да бардыр. Ә авыл җирендә кеше язмышы һәркемнең күз уңында. Ярдәм кирәк булса, сала халкы бер-берсен ташламый. 

Язмышка яңа сулыш өрүче җир
“Приют человека” хәйрия оешмасында 2018 елда авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итү максаты белән сукбайларны кайнар аш белән тәэмин итә башлыйлар. Тик йортсыз-җирсезләргә караганда, аз пенсия алучы ялгыз өлкәннәребезнең кайнар аш эзләп килүе аларны уйланырга мәҗбүр итә. Әлеге проблеманың җитдилеген аңлап, алар республика Рәисе аппаратына, Казан шәһәре мэриясенә мөрәҗәгать итәләр. Җитәкчелек бу мәсьәләнең актуальлеген аңлап, эшче төркем белән ныклы күпер урнаштыра. Тормыш арбасына утыра алмаган кешеләрне кабат яшәешкә кайтару өчен планнар төзелә. 

– Шөкер, бу изге эшебезне Татарстан буенча гына түгел, Россиянең башка төбәкләренә дә кертә башладык, – ди приют директоры Александр Суханов. – Кешеләр күңелендәге шәфкатьлелек орлыклары милләтенә, диненә карамастан, һәркемнең йөрәгенә уелып язылган. Без бер йодрык булып авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итәргә тырышабыз. Моның кадәр эшне берничә кеше генә башкарып чыга алмый. Рәисебез Рөстәм Миннеханов эшебезгә һәрчак хәерхаклы. Без республикада эшләп килүче бик күп ведомстволар белән тыгыз элемтәдә. Эре, урта, кече эшкуарларыбыз ярдәм итеп тора. Волонтерларыбыз килеп, һәрвакыт булышалар. Без ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү максаты белән берләшкән оешма. 

Сукбайлар дип кенә уйламагыз
Бүген алар кемнәргә генә булышмыйлар. Ялгыз өлкәннәргә дә, күп балалы гаиләләргә дә, качакларга да, янгыннан зыян күрүчеләргә дә, төрмәдән чыгучыларга да, эшкә килгән мигрантларга да... Аларның һәрберсендә үзе генә чишә алмый торган проблема. Нинди генә мәсьәлә белән килмәсеннәр, баш иеп кергән бусагадан һәркемгә чишелеш табып чыгарырга тырышалар. Әгәр дә проблеманы биредәге белгечләр генә хәл итә алмый икән, сорауга җавап табарлык ведомоство хезмәткәрләренә чыгалар. «Күпләр: «Бу эшләрне социаль яклау идарәләре башкарырга тиеш, сез түгел», диләр. Әмма мин бу сүзләр белән килешеп бетмим. Без бергәләп хәл итәргә, авыр хәлдә калган кешегә ярдәм кулы сузарга тиешбез. Безгә мөрәҗәгать иткән кайбер кешеләргә бары бер туры юл күрсәтү генә кирәк. Юристыбыз белән сөйләшкәннән соң, алар шунда ук чишү юлын табып, безгә рәхмәтле булып китә», – ди Александр Суханов. 

Кечкенә булса да, эче төш кенә
Казан Үзәк базары янында урнашкан «Приют человека» биләмәсе кечкенә генә вагон кебек йортлардан тора. Тыштан карап торганда биредә кеше проблемасын хәл ителә торган урын дип тә уйламыйсың. Тик шушы биләмәләрдә булганнан соң, биредә чын тормыш кайнавын үз күзләрең белән күреп китәсең. Биредә барлык белгечләр дә бер түбә астында урнашкан. Психолог, юрист, финанс мәсьәләләрен көйләргә өйрәтүче белгеч тә бар. Хәзрәтләр, поплар килеп, авыр хәлдә калган кешеләр белән сөйләшүләр алып баралар. Шунда ук кайнар ашын да ашаталар, кешеләргә төн кунар өчен 51 кешегә исәпләнгән урыннар да бар. Киемен дә бирәләр, ризыгын да. Бирегә ярдәм сорап урамнан керүчеләргә иң башта медицина тикшерүе уздыралар. Туберкулез, башка йогышлы тире авырулары юкмы икәнен ачыклыйлар. Кайвакыт ачык формадагы туберкулез йоктырган кешеләр булуы да беленә. Андыйларны тиз арада тиешле учреждениеләргә дәвалануга җибәрәләр. Сәламәтлек саклау министрлыгы белән бу уңайдан килешү төзелгән. Шул ук вакытта авырулары юкмы, планлы тикшерүләр дә узалар. Документсыз кешеләргә дә медицина тикшерүе уздырып, авыруларын ачыклыйлар. 

Мондый программа хәтта ил күләмендә юк икән. «Россия иҗтимагый палатасында бу хакта сөйләгәндә, татарлар тагын алда, диделәр. Татарстанда туып үскән рус егете буларак, бу сүзләрне ишетү шулкадәр куандырды. Башкаларга караганда алда баруыбыз белән чын күңелдән горурланып кайттым», – ди Александр Суханов. 

Татарстанда авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм оештырылуын белеп, чит төбәкләрдән дә мөрәҗәгать итәләр. Берничә көн элек кенә кеше язмышына битараф булмаган кешеләр, такси яллап Башкортстаннан бер әбине алып килгәннәр. Белгечләр аны караганнан соң, дәваларга хастаханәгә салганнар. «Киров өлкәсеннән киләме, Чувашиядәнме, без аларның берсен дә кире бормыйбыз, ярдәм итәргә тырышабыз. Беркемнән дә документ сорамыйбыз, кайнар ризыгыбызны килгән һәркемгә бирәбез. Бары салмыш килеш килгән сәрхүшләрне генә ашатмыйбыз, айныгач килергә кушабыз», – ди директор.

Күпчелек кемнәр килә?
Ярдәм сорап килүчеләрнең 80 проценты ир-егетләр. Яшерен-батырын түгел, «Приют человека» фондына килүчеләрнең күпчелеге хәмер дуслары. Айнырга теләүчеләр өчен (мәҗбүр итмиләр), наркология диспансеры белән килешүләр төзелгән. Аракыга бәйлелектән котылырга теләүчеләрне бушлай дәвалыйлар.

Берничә ел эчендә 514 кеше алкоголь һәм накотик бәйлелектән дәваланган.
Бирегә килгән кеше гомеренең ахырынача ярдәм ала дигән сүз түгел. Ул төрле дәвалау курслары узганнан, документларын тәртипкә китергәннән соң, үзен тәэмин итәрлек эшкә урнашырга тиеш. Үзләре эш таба алмаган кешеләрне социаль кадрлар агентлыгына җибәрәләр. Дөресен әйтергә кирәк, эчкечеләрне, төрмәдән чыгучыларны эшкә алган очракта да көне килеп җиткәч, хезмәт хакларын түләмәүчеләр бар. Менә шуңа күрә дә мондый кешеләр агентлык аша эшкә урнашканда хокуклары яклана һәм саклана. Ә менә авыруы көчле булганнарны, инвалидларны социаль яклау министрлыгы белән сөйләшеп, республиканың картлар йортларына урнаштыралар. 

Түбәнгә тәгәрәүчеләргә югалтканнарын кире кайтарырга ярдәм итә алар. Күпчелегенең туганнары, якыннары белән элемтәсе югалган, өзелгән кылны да ялгарга ярдәм итәләр. Эчми башлагач, кулына акча кергәч, кеше кайдадыр баласы барлыгын исенә төшерә. Алган хезмәт хакының бер өлешен якыннарына җибәрә башлый. Аерылган гаиләләр кабаттан кушылган очраклар да бар. Кайберләре башка насыйп ярлар табып, бер-берсенә терәк булып яшәп китә. 
Приютка мөрәҗәгать иткән йөз кешенең утызы тормыш баткагыннан туры юлга чыга. «Без кешеләргә юл күрсәтер өчен төрле юнәлешләрдә эшләп, тормышка кире кайтырырга тырышабыз. Бер йодрык булып төрле ведомостволар белән эшләвебез, күпләргә сазлыктан чыгарга ярдәм итә, – ди Александр Суханов. – Өч ай эчендә кеше эшкә урнашмый, үзен яхшы яктан күрсәтми, үзгәрергә теләми икән, без аның белән хушлашырга мәҗбүрбез».

Һәр җирлектә ярдәм булсын
Республиканың һәр районында да «Приют человека» булырга тиеш, дигән фикердә алар. Сала халкына да ярдәм итәселәре килә. Авыл районнарында исә үз проблемасын читкә чыгарудан ояла торган халык яши. Казанда бу яктан җиңелрәк, кеше бер-берсен белмәгәч, кайнар ризык өчен бирегә килүне оятка санамый. Лаеш районында, мәсәлән, андый кешеләр өчен 80ләп волонтер авыллар саен барып, ялгыз өлкәннәргә кайнар ризык өләшә. «Ярдәм алуның ояты юк, дип халыкка күпме генә әйтсәк тә, авыл җирендә яшәүчеләр бу хәлгә башкачарак карый. Анда халык бер-берсен яхшы белгәч, авыр хәлдә калган өлкәннәрне ташламыйлар, үзләренә пешергән ризыктан да күршесенә өлеш чыгарып яшиләр», – ди Александр Александрович. 

Татарстан районнарында гына түгел, Россиянең һәр төбәгендә шундый приютлар эшләргә җыеналар. Ижау, Саранск, Ульян, Пенза шәһәрләрендә кайнар ризык белән тәэмин итүче урыннар бар. Башкортстан, Мәскәү өлкәсе белән дә сөйләшү алып бара башлаганнар. Республикада эшләп килүче «Чишмә» проекты нигезендә, эчәр суга тилмерүче Луганск өлкәсенең Лисичанск шәһәрендә ике кое эшләгәннәр. 

Аларның планнары зурдан. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен махсус пансионат төзергә дә уйлыйлар. «Безгә килүче кешеләрнең күбесе ялгыз яшәүче әби-бабайлар. Аларның пенсияләре дә, тора торган фатирлары да бар, тик аралашу җитми, күңелләрен ялгызлык хисе биләп алган. Зур шәһәрләрдә яшәүчеләр таш стена артында нинди сагыш яшеренгәнен дә белми. Ул яктан авыл өлкәннәре күпкә бәхетле. Ялгыз өлкәннәр өчен махсус проект эшләргә булдык. Аны тормышка ашыру өчен ике районда урыннар карадык. Аларга бирегә килеп аралашу, медицина ярдәме алу мөмкинлеге булачак. Әлеге эш социаль яклау министрлыгы белән берлектә тормышка ашырылачак», – ди директор Александр Суханов.

Бу эшләрнең башы кемнән?
Без Александр Алексанрович белән сөйләшеп утырганда, аның телефоны берничә тапкыр шалтырады. Берсен алмый булдыра алмады. Чөнки телефонның икенче ягында бу эшләрне оештыручы кеше Азат Галимҗан улы Гайнетдинов иде. 

Александр Александрович телефонын куйгач: «Бу кеше турында ниләр генә әйтсәң дә аз. Ул үз янындагы вакыйгаларны яхшыга үзгәртә торган кеше. Актив позиция алып бара, аннан һәрвакыт якты нур бөркелә. Иртәнге өчтә дә шалтыратырга, Саша, йоклыйсыңдыр инде, дип, авыр хәлдә калган кешеләрнең язмышын хәл иткән мәсьәләләрне дә җиткерергә мөмкин. Әгәр дә хилафлыклар белән очраша икән, ул аларны хәл итмичә, киртәләрне җимермичә туктамый», – ди директор.  

2015 елда Азат Галимҗан улы авыр хәлдә калган кешеләрне туры тормышка алып чыгар өчен эш алып бара башлый. Аның бу эшен хуплаучылар да, киресенчә, аңламаучылар да табыла. Һәм башкалар язмышына битараф булмаган кешеләр аның янына туплана барып, республика буенча гына түгел, ил күләмендә игелекле эшләр башкарырга керешәләр. 
– Республикада кеше язмышына битараф булмаган җитәкчеләрнең, эшмәкәрләрнең күп булуы мине шулкадәр сөендерә. Мин үзем христиан кешесе. Безгә ярдәм кулы сузучыларның 80 проценты мөселманнар. Игелек кылырга мөселманнардан өйрәндем, алар мине тормышка башка яктан карарга өйрәтә, – ди Александр Суханов. 

Баба Нина
Бүгенге көндә пансионатта 40ка якын кеше төн куна. Салкыннар башлану белән җылы түбә эзләп килүчеләр саны да арта, урыннар җитми башлый икән. «Ярдәм сорап килгән кешене кире бормыйбыз, ярдәм итәргә тырышабыз», – ди җитәкчелек. Регламент буенча, кешеләр биредә өч айдан артык яши алмый икән. Әмма араларында инде өч ел яшәүчеләр бар. 

Шундыйларның берсе Нина ханым Уварова. Аны биредә баба Нина, дип йөртәләр. Аңа 71 яшь. Бердәнбер кызына ышанычнамә язып, милкеннән колак каккан кеше ул. Кызы әнисен куып чыгарганнан соң, аны бирегә волонтерлар урнаштыра. «Беркем дә бу хәлгә төшәрмен дип уйлап гомер итми. Эчми, әле дә булса ике урында эшли. Көндезләрен безгә ярдәм итә. Без аны картлар йортына урнаштырырга да теләп карадык, әмма риза булмады, сезнең яннан беркая да китмим, монда минем гаиләм, дигәч, аны чыгарып җибәрәсебез килмәде», – ди Александр Суханов. 

Биектау районында туып үскән Нина ханым тормыш иптәше белән Казанда гомер итә. Баштарак фатир кебек җирдә, подвалда яшиләр. Кызлары тугач эш урыныннан фатир бирәләр. Менә шул фатирыннан кызы үсеп җиткәч куып чыгара. Подвалларда, чормаларда, подъездларда яши. Паркларда салкыннан дер калтырап утырган вакытлары күп була. Бу хакта белгән кешеләр җәлләп, аңа кайнар ризыклар да алып чыгып бирә. «Салкын бөтен тәнемә үткәндә, кайнар ризык ашап, кайвакыт хәлем начараеп та киткән вакытлар булды», – дип искә ала ул. Кибет кызларына да рәхмәтле ул. Аны күрүгә, кайнар чәй, ризык белән сыйлаганнар. Шул сатучылар «Приют человека»га шалтыратып, Нина ханымның ачы язмышы турында сөйлиләр. Менә шулай килеп эләгә ул бирегә. «Биредә өч ел яшим инде, җитәкчелек бик әйбәт. Мин аларның барысын да яратам, бирегә эләгүем белән дә бәхетле, үз гаиләмне таптым. Миңа кычкырмыйлар, кимсетмиләр. Иртән эшкә барып җыештырып кайтам, аннан приюттагы эшләргә булышам. Аллаһка шөкер, әлегә сәламәтлегем яхшы», – ди баба Нина. 
Кызы белән аралары өзелгән. Оныклары белән дә юллар аерылган. Үлем түшәгендә дә яннарына кайтмыйм, ди ана кеше. 

«Балаларым киләчәге өчен өйгә кайтмыйм»
Һәркемнең үз язмышы. Айсылу Вәлиева биш ел төрмәдә утырган кеше. Чираттагы гаугадан соң, иренә пычак белән кизәнә. Ничек бу хәлгә кулы күтәрелгән, үзе дә аңлатып бирә алмый. 18 ел ир белән яшәү дәверендә төрлесен күрергә туры килә. Дүрт балага гомер бирәләр. Тик тормышлары гына башка гаиләләрнеке кебек бөтен булмый. 

Бирегә ул республиканың тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Сатдинов Илнур Әмирхәйдарович ярдәме белән килә. Приютта яши башлавына 8 ай. «Баштарак миңа шикләнеп карадылар. Ни генә дисәгез дә, авыр статья белән төрмәдә утырган кеше. Өстәвенә заманында баш ташлап эчтем. Ник өйгә кайтмыйммы, тагын алынып китәрмен дип куркам. Шул эчүем аркасында бик күп ялгышлыклар эшләдем. Аналык хокукыннан мәхрүм иттеләр. Балаларым читтә үсте. Олы кызым кияүдә, аның белән генә элемтә тотам. Икенче кызым югары уку йортында, юристлыкка укый. Аның белән аралашмыйм, киләчәген сындырасым килми. Ә менә аны тәрбияләп үстергән әнисе белән гел сөйләшеп торам, кызымны үстергән анага рәхмәтем чиксез. Баламның бәхетенә киртә буласым килми. Суд барышында, әнигә ачу сакламыйм, аның язмышын беркемгә дә күрергә язмасын, диде. Ул кызым спортны бик яратты, мәктәпне медаль белән тәмамлады. Улым исә шахмат буенча урыннар яулый. Кайтып, аларга тагын кара тап төшерергәме, юк, кайтмыйм, язмышларын бозмыйм», – ди Айсылу. Дүртенче баласы инвалид, интернатта тәрбияләнә. Кирәк вакытта приют авыру кызына да ярдәм итә.  

– Лаеш районында менә дигән йортыбыз бар. Иремнең дә кулыннан килә. Тик холкы гына яман. Кире кайтырга куша. Аның аркасында мин шушы хәлгә төштем. Кайтмыйм. Үткәннәргә юл юк. Туганнар белән арам күптән өзелгән. Балаларым бәхетенә мин өйгә кайтырга тиеш түгел, – ди Айсылу. 
Бүген ул Казан шәһәренең бер оешмасында эшли. Тормыш авырлыклары аркасында эпилепсия өянәге алган ханым дарулар белән генә тора. «1990 еллар ахырыда мондый приютлар булса кешеләр бу хәлгә төшеп тә бетмәгән булыр иде. Менә мин дә 50 яшемдә карчыклар кебек күренмәс идем», – дип уфтана ул.  

Автордан:«Приют человека»да кеше язмышлары: бу темаларга киләчәктә дә газета битләрендә әйләнеп кайтырбыз.

Аз керемлеләрне кайнар ризык белән тәэмин итүче 17 пункт эшли. Шуның 11е Казан шәһәрендә. 
Көн саен 3500 кешегә кайнар ризык өләшенә. Проект эшли башлаганнан бирле 2 676 289 кешегә кайнар ризык бирелгән. 
56 308 кеше төн кунып чыккан.  
19 598 азык-төлек наборы өләшенгән. 
35 548 кешегә мунча керү, чәч алдыру, кер юу мөмкинлеге бирелгән.  
Йортсыз-җирсез калучыларны бер көн гадәти тормыш белән яшәтер өчен 647 сум акча тотыла. Йоклап,  юынып, кайнар ризык ашап чыгу әнә шул суммага төшә. 
“Приют человека” оешмасының  8(843) 2251065 телефонына тәүлек әйләнәсе шалтыратырга була. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading