16+

Таш очып пыяла ватылды: иминияттән акча алу серләре

Машина тәрәзәсенә таш очып килсә, һәр машина йөртүченең йөрәге жу итеп китә.

Таш очып пыяла ватылды: иминияттән акча алу серләре

Машина тәрәзәсенә таш очып килсә, һәр машина йөртүченең йөрәге жу итеп китә.

Шулай булмыйча, эзе китсә, пыяла алмаштыру кесәгә суга бит.

КАСКО полисы буенча зыянны иминият компаниясе каплаячак. ОСАГО буенча түләүне бер очракта гына алырга мөмкин – таш алгы пыялага икенче катнашучы гаебе белән очып килсә генә. Таш эләгү өчен чыгымнарны каплау КАСКО полисларының төренә һәм килешүнең шартларына бәйле. Шуңа да иминият оешмасына мөрәҗәгать итеп, барлык нечкәлекләрне белешеп була. 

Әгәр дә зыян зур булмаса, пыяланы үзеңә ремонтлау җиңелрәк һәм тизрәк. Шулай итеп иминият компанияләре иминият полисын рәсмиләштергәндә куллана торган коэффициент – авариясез йөргән өчен ташламаны саклап калачаксыз. Ягъни, аварияләр азрак булган саен, иминиятләштерү бәясе дә арзанрак булачак.

Иминиятләштерү оешмасы түбәндәге очракларда зыянны каплаудан баш тартырга мөмкин, әгәр:
- Машина гомуми файдалану юлында яки йорт яны территориясендә булмаган.
- Пыяла инде зарарланган булган. Ягъни пыялада таш очып килгәнче үк зыян булган һәм милекче аны ремонтламаган. 
- Машина йөртүче тәрәзәне үзе төзәтергә тырышкан.
- Машина хуҗасы иминият очрагы турында килешүдә күрсәтелгән вакытта хәбәр итмәгән.

КАСКО буенча алгы пыяланы ничек алыштырырга?
Әгәр иминият оешмасы белән эш итәргә телисез икән, этаплап эш итегез. 

1. Пыялага зарар килүне теркәгез. Таш бәрелгәннән соң куркынычсыз урында туктагыз. Зарарлануларны төрле ракурстан фотога төшерегез. Әгәр видеорегистратор эшли икән – язманы саклагыз. ГАИ чакыру һәм зарарлануларны теркәү мәҗбүри түгел. Машинаны иминиятче күргәнче мөстәкыйль төзәтергә тырышмагыз.

2. Иминият бүлекчәсенә шалтыратыгыз. Мөрәҗәгать итү вакыты  3-5 эш көн эчендә эшләнергә тиеш. Сузмагыз: әгәр тәрәзәдәге зыян тагы да арырак китсә, иминият оешмасы моны зыянны арттыру дип санарга һәм түләүне киметергә мөмкин. Оператор сезгә нинди документлар тапшырырга кирәклеген санап чыгачак. Документларны ике төрле юл белән: офиста яки дистанцион рәвештә — иминият компаниясе сайтындагы шәхси кабинет яки электрон почта аша бирергә мөмкин.

3. Машинаны иминиятләштерүчегә күрсәтегез. Әгәр зыян зур түгел икән, иминият оешмасы пыяланы ремонтларга, алыштырмаска тәкъдим итә ала. Әгәр тәрәзәдәге зыян зур булса яки машина йөртүченең күз күреме урынында икән, аны алыштырачаклар.

4. Пыяланы сервиста алыштырыгыз. Әгәр элеккеге пыялада тонировка, яңгыр датчиклары яки җылыту булса, аларны ябыштыру һәм тоташтыру өчен аерым түлиләр.

ОСАГО буенча пыяланы алыштыру
Зыянны каплау өчен башка катнашучының гаебен исбатлау мөһим. Машина йөртүченең номерын видеорегистраторда саклап, аны куып тотарга мөмкин. Әгәр ул гаебен таныса, ГАИ чакыртырга һәм юл-транспорт һәлакәтен рәсмиләштерергә кирәк. Бу очракта гына иминият оешамасы ремонт яки алмаштыру чышымнарын каплаячак.

Әгәр иминиятче баш тарткан икән, нишләргә?
Әгәр үзегезнең хаклы булуыгызга ышансагыз, иминият компаниясенә судка кадәр дәгъва бирегез. Документларның күчермәләрен кушыгыз һәм ни өчен баш тартуны законсыз дип санавыгызны күрсәтегез. Җавапны 30 көн эчендә бирергә тиешләр. Әгәр яңадан баш тартсалар, судка мөрәҗәгать итегез.

Тәрәзәгезне дә, үзегезне дә саклагыз!

Лилия Яфизова әзерләде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading