Соңгы араларда әллә ниндигә генә әйләнде әле бу тормыш. Тәмам аңлашылмый башлады.
Әле кичә генә янәшәңдә җир җимертеп эшләп – яшәп йөргән кешенең бүген фанилыктан бакыйлыкка китеп баруын ишетүне күңел дә, акыл да кабул итми. Менә бүген җәйнең өченче көнендә баш мөхәрриребез Радик Рәшит улы Сабировны соңгы юлга озатырбыз дип кем уйлаган? Әле майның 17сендә генә 47сен тутырып йөргән, барыбызны да чәк-чәк белән сыйлаган иде.
Инде бүген иллесе дә тулмаган, типсә тимер өзәрлек ир, әйбәт ул, кызлары өчен үлеп торган кайгыртучан әти, дөнья арбасын җигелеп тартучы эш аты, хезмәттәшебез, ярдәмчебез, киңәшчебез турында үткән заманда язарга-сөйләргә туры килә. Бик кызганыч.
Йөрәк бит ул йодрык кадәр генә. Ә дөнья зур, киң, мәшәкатьләре, кайгы-борчулары да хәттин ашкан. Шуңа ул йодрык-йөрәк аларны җыеп, түзә-түзә дә көннәрдән бер көнне шартлап ярыла, я кинәт туктый. Битараф булмаганнарның, дөньяны яхшы якка үзгәртергә тырышучыларныкы гадәттә. Радик Рәшит улыныкы да мөгаен шулай булгандыр.
Юк, мөгаен гына түгел, тәгаен шулай. Без моны хезмәттәшләре һич икеләнми раслыйбыз. Аны белгән бик күпләр: студентлары, көрәштәш дуслары да шулай дияр. Әйе, келәм тоткан көрәшче дә иде әле - сабантуйлар батыры. Һәм тормышта да көрәшче иде. Яхшылык, игелек өчен көрәшүче. Үзе 7 елга якын җитәкләгән “Шәһри Казан” дилбегәсен газетаның язмышы кыл өстендә калган бик кыен чакларда көчле кулларына урап тотып үргә алып менде, уңышларга күмде.
Киң җәмәгатьчелек тә, җитәкчеләр дә , иң сөендергәне, укучылар да газетабызның халыкчан булуын, аның яшәргә хаклы булуын күрде. Алар аннары безне яратты, безне сайлады. Язылучыларыбызның саны шактый артты. Моңа баш мөхәрриребез үзенең талантлы коллективы белән иреште. Ләкин алар барысы да җан әрнүләре, йөрәк сыкраулары, йокысыз төннәр аша барган инде. Юкса без аның беркайчан да ачуланганын да күрмәдек бит. Бүтән җитәкчеләр шикелле өстәлгә йодрык белән төйгән кеше дә түгел ул. Май кояшы кебек гел елмаеп йөрер иде. Үз хәлен үзе генә белгәндер инде....Дөнья куабыз бит,туктап сөйләшергә дә вакыт тапмыйбыз.
Бу кайгылы хәбәрне мин эшкә барганда гына ишеттем. Хезмәттәшем елап шалтыратты.
Ишекне ачып бүлмәгә кердем, Өстәл өстендә яңа саныбыз. Баш мөхәрриребезнең кичә чабып - тырышып тапшырган соңгы саны. Беренче бит “Язылыйк “Шәһри Казан”га !“ дигән язма белән ачыла. Авторы - баш мөхәрриребез Радик Сабиров. Соңы язмасы. Кабат кабат укыйм. Васыять кебек икән бит ул. Газета өчен борчылуы һәр юлыннан сизелеп тора. Аның фикерен куәтләп, минем дә сезне газетаның гомерен озынайтышырга, укучылар санын арттырышырга чакырасым килә. Яшәтик без “Шәһри Казан”ны. Бергәләп киләчәккә алып барыйк. Радик Рәшит улы Сабировның рухын шулай шатландырыйк!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар