Төзү һәм төзекләндерү базарында үзләренең бу өлкәдә тәҗрибәсен раслый алган партфолио туплаган белгечләргә ихтыяҗ арткан.
"Авито хезмәтләр" тикшеренү нәтиҗәләре буенча, 10 россияленең 9 сы останы яисә компанияне сайлаганда партфолио булырга тиеш дигән фикердә. Андый тупланмалары булган, эш шартларын алдан ук аңлатып, килешә белгән, шул ук вакытта, хезмәтләре өчен югары бәя алган осталарга респонтентларның 53 проценты түләргә әзер булуын белдергән.
Сораштыруда катнашучыларның 61 проценты быел өйләрендә ремонт эшләре яисә төзү эшләре белән шөгыльләнгән яисә шул өлкәдә белгечләр эзләгән. Һәр дүртенчесе тулысынча ремонт ясаткан, һәр бишенчесе зур булмаган эшләр өчен оста чакырткан. Респондентларның 14 проценты шәһәр читендәге йортларын ремонтлаган. Тагын 15 процентны осталарга әле мөрәҗәгать итмәгән, әмма планлаштыруын белдергән.
Иң зур ихтыяҗ обой ябыштыручыларга, буяучыларга, сантехника урнаштыручыларга, электрикларга, тәрәзә, ишек куючыларга һәм идән җәючеләргә булган.
Әлбәттә инде партфолиодан тыш останың репутациясе дә зур роль уйный. Клиентларның аның хакында язып калдырган фикерләрен дә карарга кирәк, ди белгечләр. Аралашканда, оста эшенә җаваплы карыймы, срокларын вакытында үтиме, ышанычлы кеше икәненә игътибар итәргә кирәк дип искәртә, респонтентлар.
Тагын бер мөһим фактор - бәяләрнең үтәкүренмәле булуы. Тәҗрибәле оста һәрвакыт прайс буенча эшли. Әгәр дә эш барышында хезмәте өчен түләүне арттырып сорый икән, андый оста белән хушлашу хәерле.
Түләүгә бәйле тагын бер нечкәлекне билгеләп үтәргә кирәктер. Тәҗрибәле оста эшне этаплап, технологияләрне үтәп башкара һәм һәр эшләнгән этап өчен акчасын ала. Бу эшчегә дә, ремонт ясатучыга да уңайлы. Аванс 20 проценттан да күбрәк булырга тиеш түгел.
Әгәр дә сез ремонт ясауны компаниягә тапшыргансыз икән, оешма белән килешү төзегез. Документта ремонтның этаплары, эшләнү вакыты, түләү турында төгәл мәгълүмат күрсәтелергә тиеш.
Түләү ике өлешкә бәйле. Беренчесе гамәлләр, башкарылырга тиешле эш: демонтаждан алып, ремонтка кадәр.
Икенчесе эш барышында кулланыла торган "каралама" (черновой - рус.) материаллар. Сүз штукатурка, профильләр, чыбыклар, шөрепләр һ.б. хакында бара. Әгәр дә сметада бик түбән бәя күрсәтелгән икән, димәк, материаллар бәясе анда кермәгән булырга һәм эш башлангач смета үсәргә мөмкин. Шуңа да бу өлешкә игътибар итәргә кирәк.
Ышанычлы оешма ремонтны дизайн проекты буенча эшли. Гадәттә, проект ясауны компания үзе тәкъдим итә һәм шуның нигезендә генә эш башкара.
Компаниянең штатта эшли торган үз хезмәткәрләре булырга тиеш. Сезнең белән элемтәдә тора торган менеджер гына түгел, дизайнер, прораб, осталар хакында сүз бара. Кемнең нәрсә өчен җавап бирүен аерым-ачык күрергә була.
Ышанычлы компанияләрне һәм аерым эшләүче осталары, беренче чиратта, танышларыгыз аша эзләгез. Бу очракта кеше фикере мөһим роль уйный. Ремонтны кем ясаган, срокларны үтәгәнме, эш нәтиҗәсе нинди- барысын да җентекләп сорашыгыз.
Әгәр дә ремонт ясауны компаниягә тапшырасыз икән, ул очракта дизайннан алып, соңгы кадакка кадәр эшли торганын сайлагыз.
Ремонт тәмамлаганнан соң осталар гарантия бирәме? Компанияләр, гадәттә, килеп чыккан җитешсезлекләрне, гарантия нигезендә, 1 ел дәвамында төзекләндерергә мөмкин. Шәхси осталар да, намус буенча эшләнгәндә, әлбәттә, гарантия бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар