16+

Республикада тагын 142 тарихи бина ачыкланды

Мәдәни мирас корылмасын 1 сумга да сатып алып була.

Республикада тагын 142 тарихи бина ачыкланды

Мәдәни мирас корылмасын 1 сумга да сатып алып була.

“Татарстанда тарихи-мәдәни мирасны үстерүгә традицион рәвештә зур игътибар бирелә. Тарихи-мәдәни мирас биналарын саклауда, төзекләндерүдә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге “Яңарыш” фонды колачлы эшләр башкарды. Хәзер республикада 4 корылма ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегендә”, – диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов быел узган Петербург халыкара икътисад форумында.

Таш белән агач та яратуны сизә

– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә узган ел мәдәни мирас корылмаларын төзекләндерү чараларына 5,7 миллиард сум бирелгән иде. 2025 елның 8 аенда, федераль үзәк һәм Россиянең Мәдәният министрлыгы белән тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, республикадагы тарихи биналарны төзекләндерүгә 2,5 миллиард сум тотылды. Россия Президенты Владимир Путин үзенең 2024 елдагы Юлламасында мәдәни мирасны торгызу һәм саклауның мөһимлеген искәртте. Төзекләндерелгән таш яки агач биналар кабаттан балкып, торак җирлекләр тормышын җанландырып җибәрә,  – диде Татарстанның мәдәни мирасны саклау буенча комитеты рәисе Иван Гущин “Татар-информ”мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Моның бер мисалы – Кукмара районының Мәчкәрә авылында 1791-1793 елларда төзелгән мәчет. Әлеге гыйбадәтханә төзекләндерелеп, быелның 6 июнендә кабат ишекләрен ачты. Шушы мәчетне карарга Россия төбәкләреннән дә инде 1 мең кеше килгән.

Казанда 1823 елда төзелгән “Һәлак булган хәрбиләр һәйкәле” төзекләндерелеп ачылды. Алабугада сәүдәгәр Емельянов йорты төзекләндерелде, аңа “Балалар иҗат йорты” урнашты. Чистайда “Сәүдәгәрләр йорты” яңартылды. Казанда Яшь тамашачы театрында, Баратынский утарында эшләр тәмамланды.

Бу биналар үз “бәйрәмен” көтә

Казанда “Пионерлар һәм укучылар сарае” төзекләндерелә, анда балалар иҗат үзәге урнашачак. Я. Шамов йортында, А. Толстой, Каюм Насыйри яшәгән йортларда, Казан укытучылар семинариясендә, “Дворяннар җыены” бинасында, Бертуган Крестовниковлар йортында төзекләндерү эшләре бара. “Петцольда сыра заводы комплексы” яңартыла. Менделеев шәһәрендә Ушков заводы конторасы, Кукмарада Комаровлар бинасы, Мамадышта К. И. Жуков йорты, Балтач районының Карадуган авылында Мортаза бай йорты төзекләндерелә. Биектау районының Айбаш авылы мәчетен төзекләндерү инде тәмамланып килә. Зәй районының Югары Багряҗ авылында керәшен чиркәвен төзекләндерү эшләре бара.

– Ташландык хәлдәге тарихи йортлар символик 1 сумга да сатыла. Ләкин, аны торгызу өчен уннарча миллион сум акча тотарга кирәк. Шунлыктан, бу эшләргә тарихны, мәдәниятне хөрмәтли белгән инвесторлар гына алына. “Дом.рф” сайтына 1 сум бәясеннән 30 бинаны сатуга куйдык, – диде Иван Гущин.

Татарстанның бар осталары

Питрәч районының Шәле авылындагы һәм Минзәлә районының Дунай-Кичү авылындагы агач мәчетләр төзекләндерү планына кертелгән.

Балык Бистәсе районының Олы Елга авылындагы агач мәчетне төзекләндергәндә республикадан читтәге остаханәгә заказ биреп аңлашылмаучанлыклар килеп чыккан иде.

– Тарихи агач биналарны республика кешеләре төзекләндерәме, әллә һаман читкә мөрәҗәгать итәбезме? – дип сорау бирдем, әлеге хәлне искә төшереп.

– Хәзер бура бурау, төзекләндерү эшләрен республикадагы оешмалар гына башкара. Балта һәм агач эшләре осталарыбыз бар. Биналардагы аерым өлешләрне башкару мәсьәләсе туса, ул очракта Россия төбәкләрендәге белгечләргә мөрәҗәгать итәбез, – дип җавап бирде Иван Гущин.

Татарстанда 1935 мәдәни мирас корылмасы исәпләнә, исемлек тагын яңа ачыкланган 142 бина белән тулыланган. 446 корылма – федераль, ә 1123 корылма төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас санала.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading