Катнашучыларны бай программа көтә. Алар Казан тарихы һәм мәдәнияте белән танышачак, Кремль буенча экскурсиядә булачак, милли ризыклар — чәк-чәк һәм өчпочмак пешерү серләренә төшенәчәк. Моннан тыш, вокал, визаж, ораторлык сәнгате, стиль һәм этикет дәресләре, спорт күнегүләре каралган.
6 март көнне конкурсантлар Республика балалар клиник хастаханәсенә барачак. Анда алар кечкенә пациентларга бүләкләр тапшырып, игелекле гамәл кылачак. Кич белән хәйрия аукционы узачак: җыелган акчалар Анна Вавилова фондына юнәлтеләчәк.
Йолдызлы финал
Конкурсның тантаналы ябылуы масштаблы шоу белән тәмамланачак. Сәхнәдә Дима Билан, Клава Кока, L'One, JONY һәм башка популяр артистлар чыгыш ясаячак. Кичәне Яна Чурикова белән Ксения Бородина алып барачак.
Чарада шулай ук Ксения Собчак, Ольга Бузова, Ханна, Нюша, Ольга Серябкина, Эльдар Джарахов һәм башка кунаклар катнашачак.
Халыкара бәя
Көньяк Африка Республикасы вәкиле Пумзиле Грейс Нтшабеле татар кунакчыллыгын аерым билгеләп үтте: аэропортта милли җыр-бию белән каршы алу аларда онытылмас тәэсир калдырган. Үзбәкстаннан Өметай Хәйдари конкурсны “чын мәгънәсендә халыкара дәрәҗәдәге мегапроект” дип атады. Казахстан жюри әгъзасы Гаухар Амеркулова исә бәяләүнең тулысынча ачык һәм гадел булуына игътибар итте: махсус IT-платформа һәр тавышны үтә күренмәле итәчәк.
MISS MRS Little MISS BRICS 2026 — матурлык бәйгесе генә түгел, ә мәдәниятләр диалогы, традицияләр очрашуы һәм хатын-кыз көченә мәдхия. 1637 асылташ белән бизәлгән таҗлар исә бу масштаблы проектның затлылыгын һәм амбициясен ачык чагылдыра.
Комментарийлар