16+

Россия Герое Лапин Казанда «Абилимпикс» чемпионатында: «Без сезнең белән горурланабыз»

Россия Герое Александр Лапин Казанда «Абилимпикс» чемпионатында махсус хәрби операция ветераннары белән очрашты.

Россия Герое Лапин Казанда «Абилимпикс» чемпионатында: «Без сезнең белән горурланабыз»

Россия Герое Александр Лапин Казанда «Абилимпикс» чемпионатында махсус хәрби операция ветераннары белән очрашты.

Казанда уза торган «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча чемпионатында катнашучылар һәм экспертлар белән Россия Герое, генерал-полковник Александр Лапин очрашты. Ул махсус хәрби операция ветераннары арасында узучы ярышлар барышы белән танышты, катнашучылар белән аралашты һәм аларның яңа һөнәрләр үзләштерүгә омтылышын билгеләп үтте.

Александр Лапин чемпионат мәйданчыкларын карады. Ул «пешекче эше», «челтәр һәм системалы администратор», «БПЛА операторы», «пилотсыз очу аппаратларын эшләү һәм җыю», «эретеп ябыштыру технологияләре» һәм башка компетенцияләр буенча ярышлар барышы белән танышты.

«Абилимпикс» чемпионатының бәйге биремнәре турында Россия Герое өчен «Һөнәри белем бирүне үстерү институты»ның «Абилимпикс» милли үзәге инклюзив белем бирү буенча Федераль методик үзәге җитәкчесе Динә Макеева сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, әлеге чемпионат махсус хәрби операция ветераннарына яңа һөнәри күнекмәләр алырга, үз мөмкинлекләрен ачарга һәм җәмгыятьтә актив тормыш алып барырга ярдәм итә.

«Теләсә нинди эштә мотивация мөһим. Хәрби хезмәттә ул бүләкләр, исемнәр, җаваплылык булса, монда да алга барырга этәрүче көч булырга тиеш», — диде Александр Лапин.

Генерал-полковник чемпионат мәйданчыкларында бер сәгатьтән артык булды, катнашучылар һәм белгечләр белән сөйләште.

«Бүген мин үземнең сугышчан иптәшләремне күрдем. Аларның нормаль кеше тормышы белән яшәргә, Ватанга файда китерергә, белем алырга, үсәргә һәм алга барырга теләкләрен күрдем», — дип билгеләде Александр Лапин.

Аның сүзләренчә, «Абилимпикс» чемпионаты ветераннарга яңа мөмкинлекләр табарга, һөнәри яктан үсәргә һәм үзләрен төрле юнәлешләрдә сынап карарга ярдәм итә.

«Чемпионат үзеңне табарга, яңа эштә ачылырга мөмкинлек бирә. Күп кенә катнашучылар узган ел да ярышларда булды, ә быел алар яңа белем һәм күнекмәләр алу өчен яңадан килгән», — дип йомгаклады генерал.

Быел Казандагы «Абилимпикс» чемпионатында катнашучылар 21 компетенция буенча көч сынаша. Алар арасында адаптив физик культура буенча инструктор, беренче ярдәм күрсәтү белгече, буяучы, массажист, вокалист, пицца әзерләү остасы, БПЛА операторы һәм пешекче юнәлешләре бар.

Моннан тыш, чемпионат кысаларында сәнәгать робот техникасы, бариста, рәссам-бизәүче кебек җиде демонстрацион компетенция дә тәкъдим ителгән.

Махсус хәрби операция  ветераннары арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» ярышлары «Казан Экспо» мәйданчыгында уза һәм 1 июльдә тәмамлана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading