16+

Россия юлларындагы фаҗигаләр: аварияләр артында кем гаепле?

Юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы ел саен яңара.

Россия юлларындагы фаҗигаләр: аварияләр артында кем гаепле?

Юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы ел саен яңара.

Әмма бу саннар артында коры цифрлар гына түгел – алар артында өзелгән гомерләр, якынын югалткан гаиләләр, ятим калган балалар язмышы тора. 2025 ел нәтиҗәләре Россия юлларында хәлнең һаман да катлаулы булуын күрсәтә. Белгечләр әйтүенчә, проблеманың төп сәбәбе – техник мөмкинлекләрдә түгел, ә кеше факторында.

Саннар артында – фаҗига
2025 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә юл-транспорт һәлакәтләре саны буенча лидерлыкны кабат Мәскәү алган. Бу – илдә иң күп машина йөргән шәһәр булу белән дә аңлатыла.

РИА Новости мәгълүмат агентлыгында иминият компанияләренең берсе тапшырган мәгълүматлар бастырылган. Аннан күренгәнчә, аварияләр саны күп булган төбәкләр арасында шулай ук Краснодар крае, Мәскәү өлкәсе, Новосибирск өлкәсе, Ростов өлкәсе һәм Башкортстан бар.

Шул ук вакытта кайбер төбәкләрдә уңай динамика күзәтелә. Санкт-Петербургта һәм Чиләбе өлкәсендә юл-транспорт һәлакәтләре саны кимүе теркәлгән.Ләкин белгечләр кисәтә: статистика яхшырса да, гомуми вазгыять әле дә борчуга сала. Чөнки һәр авария – бер гаилә фаҗигасе белән бәйле. Бер мизгеллек ваемсызлык кеше гомерен өзәргә мөмкин.

2025 елда аварияләр саны иң күп булган төбәкләр
* Мәскәү
* Краснодар крае
* Мәскәү өлкәсе
* Новосибирск өлкәсе
* Ростов өлкәсе
* Башкортстан

Аварияләр саны кимү күзәтелгән төбәкләр
* Санкт-Петербург
* Чиләбе өлкәсе

Машина түгел – кеше гаепле
Кайберәүләр юл-транспорт һәлакәтләрен автомобиль маркасы белән бәйләргә ярата. Әмма статистика моны кире кага.

Аварияләрдә еш катнашкан автомобиль маркалары арасында:
* LADA
* Toyota
* Kia
* Hyundai
* Nissan

Шулай ук соңгы елларда Россия юлларында киң таралган кытай маркалары – Chery, Haval, Geely – дә статистикада күренә башлады.
Ләкин белгечләр бер фикердә: юл һәлакәтләренең төп сәбәбе – техника түгел, ә кеше факторы хәлиткеч роль уйный. 

Тизлекне арттыру, куркыныч маневрлар ясау, каршы полосага чыгу, игътибарсызлык – аварияләрнең төп факторлары.

Корпоратив машиналар – яңа хәвеф
Соңгы елларда юл статистикасында тагын бер күренеш игътибарны җәлеп итә.

Такси һәм каршеринг машиналары катнашындагы аварияләр саны артканнан – арта бара.

Корпоратив транспорт катнашындагы аварияләр:
* 2024 ел – 18%
* 2025 ел – 20%

Белгечләр моны транспорт агымының артуы белән аңлата.
Такси йөртүчеләр еш кына көненә 10–12 сәгать руль артында утыра. Ару, стресс, тиешле вакытка өлгерергә тырышу – болар барысы да хәвефне арттыра.

Ир-атлар – гамьсезлек күрсәтә
Статистика тагын бер кызыклы фактны күрсәтә.

Юл һәлакәтләрендә гаепле йөртүчеләр:
* Ир-атлар – 80%
* Хатын-кызлар – 20%

Белгечләр моны ир-атларның руль артында агрессив стильдә йөрүе белән аңлата.
Куркыныч маневрлар, тизлекне арттыру, сабырлык җитмәү – болар барысы да фаҗигаләргә китерә.

Татарстан: каршы полоса – иң тупас кагыйдә бозу

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның иң куркыныч төрләренең берсе – каршы як полосага чыгу.
2026 елның беренче ике аенда гына да Татарстанда:
* 45 авария – каршы полосага чыгу аркасында барлыкка килгән
* 21-  кеше һәлак булган
* 75 - кеше җәрәхәтләнгән

Бу саннар артында – кеше язмышлары. Кемдер өйгә кайтып җитмәгән. Кемдер гомерлеккә гарип калган.

Белгеч фикере
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге башлыгы Илдар Нуриев:
– Каршы як полосага чыгу – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның иң куркыныч формаларының берсе. Ул еш кына авыр нәтиҗәләргә китерә. Без машина йөртүчеләрне мөмкин кадәр сак булырга чакырабыз– диде ул. 

Җәзалар җитәрлекме?
Юристлар фикеренчә, хәзерге штрафлар системасы җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле түгел.
Адвокат Марат Гайнуллин фикеренчә:
– Юл кагыйдәләрен тупас бозган өчен җәзалар катгыйрак булырга тиеш. Озын вакытка машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү генә кешеләрне уйланырга мәҗбүр итә ала, – ди ул.
Ләкин белгечләр бер фикердә: кануннар гына хәлне тулысынча үзгәртә алмый.
Иң мөһиме – машина йөртү культурасы.

*Аварияләрне киметү өчен кирәкле чаралар:
* юл инфраструктурасын яхшырту
* контрольне көчәйтү
* машина йөртүчеләрне укытуны камилләштерү
* җәмгыятьтә юл культурасы тәрбияләү

Юл культурасы – җәмгыять көзгесе
Юлда кешеләрнең үз-үзен тотышы җәмгыятьнең торышын да күрсәтә.
– Сабырлык җитмәү, бер-береңә хөрмәт күрсәтмәү, ашыгу – болар барысы да юлларда ачык чагыла. Шуңа күрә юл куркынычсызлыгын арттыру өчен берничә юнәлештә эш кирәк, - ди психолог Гөлүсә Ахунова. 

Юлларда иминлек – дәүләт органнары эше генә түгел. Ә һәр кешенең шәхси җаваплылыгы. Бер секунд сабыр итү кайчакта кеше гомерен саклап кала. Бер куркыныч маневрдан баш тарту – фаҗигане булдырмый калу дигән сүз. Юлда без барыбыз да тигез, шофер да, пассажир да, җәяүле дә.

Билгеле булганча, Татарстанда «Эффектив транспорт системасы» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading